‏ Joshua 4

Истәлекле ташлар куелу

1Бар халык Үрдүннең аръягына чыгып беткәннән соң, Раббы Ешуага:

2– Халык арасыннан – һәр ыругтан берәр кеше исәбеннән – унике кеше билгеләгез 3һәм аларга Үрдүн елгасының уртасыннан, руханилар басып торган урыннан, унике данә таш алып, бүген төн кунасы урынга илтергә боерыгыз, – диде.

4Ешуа, Исраил ыругларыннан сайланган унике кешене чакырып алып:

5 6– Үрдүннең уртасына керегез дә, Раббы Аллагызның Килешү сандыгы яныннан һәркайсыгыз җилкәсендә берәр таш күтәреп алып чыксын, – диде. – Исраил ыруглары санынча алынган шушы ташлар сезнең өчен бер истәлек булыр. Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Нинди ташлар бу?» – дип сораса, 7аларга: «Раббының Килешү сандыгы Үрдүн аша чыккан чакта, аның алдында суларның ике якка ярылып китү истәлеге бу», – диярсез. Әлеге ташлар Исраил халкы өчен мәңгелек истәлек булып калыр.

8Шул рәвешле, Исраил угыллары Ешуаның боерыгын үтәделәр: алар, Раббы Ешуага кушканча, Үрдүн елгасы уртасыннан Исраил ыруглары санынча унике таш алып, төн кунасы урынга китереп өйделәр. 9Тагын унике ташны Ешуа Үрдүн елгасының уртасына – Килешү сандыгын күтәреп баручы руханилар басып торган урынга куйдырды. Ул ташлар әле дә шундадыр.

10Муса Ешуага васыять итеп калдырганча, Ешуа халыкка җиткергән Раббы әмерләре үтәлгәнгә кадәр, Килешү сандыгын күтәргән руханилар шулай Үрдүн уртасында басып тора бирделәр. Халык елганы ашыга-ашыга кичте. 11Исраилиләр елга аша чыгып бетүгә, Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар да халыкның күз алдында ярга чыктылар.

12Муса әйтеп калдырганча, Рубин вә Гәд ыруглары, шулай ук Көнчыгыш менашшелар да, кулларына корал тотып, исраилиләр алдыннан барды. 13Яуга керергә әзер торган кырык меңгә якын кораллы гаскәри, Раббы каршында елганы кичеп, Әрихә үзәненә аяк басты.

14Ул көнне Раббы бөтен Исраилнең күз алдында Ешуаны данга күмде; һәм Ешуа гомере буена, Муса кебек үк, хөрмәт иясе булды.

15Раббы Ешуага:

16– Боерыклар сандыгын күтәргән руханиларга Үрдүннән чыгарга боер, – дип әйткән була, һәм 17Ешуа руханиларга:

– Үрдүннән чыгыгыз! – дип әмер бирә.

18Раббының Килешү сандыгын күтәргән руханилар, Үрдүнне кичеп, коры җиргә аяк басуга, елганың сулары үз урынына кайтып төшә һәм әүвәлгечә ярларына сыешмыйча ага башлый.

19Шул рәвешле, исраилиләр беренче айның унынчы көнендә, Үрдүнне кичеп, Әрихә шәһәреннән көнчыгышта, Гилгәлдә, чатырларын кордылар. 20Үрдүннән алынган унике ташны да Ешуа Гилгәлдә куйдырды. 21Исраилиләргә ул болай диде:

– Киләчәктә балаларыгыз сездән: «Бу ташлар нәрсәне аңлата?» – дип сорый калса,
22исраилиләрнең Үрдүнне җәяүләп кичүен сөйләп бирерсез. 23Чөнки сез Үрдүн аша чыккан чакта, Раббы Аллагыз елганы сусыз кылды. Кайчандыр Ул нәкъ шулай, без диңгез аръягына чыга алсын өчен, каршыбыздагы Камышлы диңгез суларын киптергән иде. 24Җир йөзендә яшәүче бар халык Раббының көч-гайрәтен белсен һәм сез һәрдаим үзегезнең Раббы Аллагыздан куркып яшәсен өчен эшләде Ул моны.

Copyright information for TatIBT15