‏ Judges 1

Яһүдә һәм Шимун ыругының яңа җирләр яулавы

1Ешуа вафат булганнан соң, исраилиләр Раббыдан:

– Кәнганиләргә каршы сугышка кайсы кавем беренче булып бара? – дип сорадылар.

2– Беренче булып Яһүдә ыругы бара. Ул жирләрне Мин аның кулына тапшырам, – диде Раббы. 3Шуннан Яһүдә гаскәриләре үзләренең кардәшләре булган Шимун ыругына:

– Безнең белән барып, безнең өлешкә чыккан җирләрне кәнганиләрдән тартып алырга ярдәм итегез. Аннары без дә сезгә булышырбыз, – диделәр; һәм Шимун угыллары аларга ияреп киттеләр.
4Яһүдә гаскәрләре яуга ташланды, һәм Раббы кәнгани белән фәризиләрне алар кулына тапшырды. Яһүдиләр Безектә ун мең кешене кылычтан уздырды. 5Шунда, Безектә, алар Адони-Безек белән очрашып сугыштылар һәм кәнгани белән фәризиләрне тар-мар иттеләр. 6Адони-Безек качып котылмакчы иде, әмма аны куып тотып, аяк-кулларының баш бармакларын чабып өзделәр. 7Адони-Безек шунда: «Аяк-кулларының баш бармакларын мин чабып өзгән җитмеш патша минем өстәл астына коелган валчыкны җыя торган иде; инде менә, кылган гамәлләремә карап, Раббы миңа әҗерен бирде», – диде. Аны Иерусалимгә алып киттеләр, һәм ул шунда җан тәслим кылды.

8Аннан яһүдиләр, Иерусалимгә һөҗүм итеп, аны кулга төшерделәр – халкын кырып бетерделәр, шәһәргә исә ут төрттеләр. 9Аннары алар тау ягына, Нәгебтә һәм тау итәге Шефелада яшәүче кәнганиләргә каршы яу чаптылар. 10Шуннан алар, әүвәле Кыръят-Арба, хәзер Хебрун дип исемләнгән калада яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, Шешай, Ахиман вә Талмайның җанын кыйдылар. 11Аннан Дебир халкына һөҗүм иттеләр; Дебир әүвәле Кыръят-Сәфәр дип атала иде.

12– Кыръят-Сәфәрдә җиңү яулап, шәһәрне кулга төшергән кешегә кызым Аксуны хатынлыкка бирәм, – диде Кәлеб. 13Шәһәрне Кәлеб энесе Кыназның углы Отниел яулап алды, һәм Кәлеб үзенең кызы Аксуны аңа хатынлыкка бирде. 14Отниел янына күчеп килгәч, Аксу, иреннән рөхсәт алып, атасы Кәлебтән җир кишәрлеге сорарга булды.

Аксу үзенең атланып килгән ишәгеннән төшкәч, Кәлеб аңардан:

– Нәрсә телисең? – дип сорады.

15– Фатихаңны күндер миңа, – диде Аксу. – Син миңа Нәгеб чүленнән җир бирдең, инде чишмәләр дә бирсәң иде.

Шуннан Кәлеб аңа шул җирдәге югары һәм түбән чишмәләрне бирде.
16Муса кайнатасы нәселеннән кынлылар Яһүдә угыллары белән бергә Хөрмәләр шәһәреннән
Хөрмәләр шәһәре – ягъни Әрихә шәһәре.
китеп, Яһүдә чүленә – Нәгебтәге Арад каласы тирәсендә яшәүче халык арасына килеп җирләштеләр.
17Шуннан Яһүдә һәм Шимун ыруглары, Сефатта яшәүче кәнганиләргә һөҗүм итеп, шәһәрне тәмам кырып бетерделәр; шуңа күрә дә әлеге шәһәр Хорма
Хорма – яһүд телендә әлеге сүз яңгырашы белән «тар-мар итү» дигән гыйбарәгә охшаш.
дип атала.
18Яһүдә гаскәрләре шулай ук әйләнә-тирәсендәге җирләре белән бергә Газа, Ашкылун һәм Экрон шәһәрләрен яулап алдылар.

Яңа җирләр яулаганда, Исраилнең уңышсызлыкка таруы

19Раббы яһүдиләрнең янәшәсендә булды, һәм алар тау битләвендәге җирләрне яулап алдылар. Әмма үзәндә яшәүче халыкларны куып җибәрә алмадылар, чөнки тегеләрнең тимер сугыш арбалары бар иде. 20Кәлебкә, Муса кушканча, Хебрунны бирделәр; һәм Кәлеб әлеге шәһәрне анакыймнар кавеменең өч нәселеннән тартып алды. 21Әмма Беньямин угыллары Иерусалимдә яшәүче явүсиләрне куып җибәрә алмадылар, һәм явүсиләр бүген дә алар белән янәшә яши бирәләр. 22Йосыф угыллары исә Бәйт-Элгә һөҗүм итте, һәм Раббы аларның юлдашы булды. 23Йосыф угыллары, әүвәлендә Луз исемен йөрткән Бәйт-Элне карап-тикшереп кайтырга дип, үзләренең күзәтчеләрен җибәрделәр, 24һәм тегеләр, шәһәрдән бире таба килүче бер ирне күреп алып:

– Әгәр безгә шәһәргә керү юлларын күрсәтсәң, яхшылыгыңа яхшылык белән җавап бирербез, – диделәр.

25Әлеге кеше шәһәргә кайдан керергә икәнен күрсәтте, һәм Йосыф угыллары анда яшәүче халыкның һәммәсен кылычтан уздырдылар; теге адәмне исә бөтен нәсел-нәсәбе белән аяп калдылар. 26Шуннан әлеге адәм, киттиләр җиренә китеп, шәһәр төзеде һәм аңа Луз дип исем кушты; шәһәр әлегәчә шул исемне йөртә.

27Менашше ыругы исә Бәйт-Шеан, Таганак, Дор, Иблегам, Мегиддо шәһәрләрендә һәм аларның әйләнә-тирәсендәге авылларда гомер итүче халыкны куып җибәрмәде, һәм кәнганиләр шул җирләрдә яшәп калды. 28Ныгып-көчәеп киткәннән соң, исраилиләр аларны мәҗбүр эшчеләр иттеләр, тик үз араларыннан кумадылар. 29Эфраим ыругы да Газер шәһәрендә тереклек итүче кәнганиләрне кумады, һәм алар шунда – эфраимнәр арасында яшәп калды.

30Зәбулун ыругы да Кытрон һәм Наһалол шәһәрләрендә көн күрүче кәнганиләрне кумады; кәнганиләр, алар арасында яшәп калып, ялланып эшләргә мәҗбүр булды. 31Ашер ыругы шулай ук Акко, Сидун, Ахлаб, Акзиб, Хелба, Афык һәм Рәхуб шәһәрләрендә гомер сөрүче халыкны кумады; 32шуңа күрә ашерлар әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды. 33Нәптали ыругы да Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкын кумады: нәпталиләр әлеге җирләрне биләүче кәнганиләр арасында яшәп калды; Бәйт-Шемеш һәм Бәйт-Анат халкы исә Нәптали угылларына ялланып эшләргә мәҗбүр булды. 34Дан угылларына амориләр тау битләвеннән үзәнгә төшәргә бирмәделәр. 35Амориләр Хар-Хереста, Аялунда һәм Шагалбимдә яши бирделәр, әмма Йосыф угыллары ныгып-көчәеп киткәннән соң, аларга ялланырга мәҗбүр булдылар. 36Амориләрнең чикләре, Акраббим үткеленнән һәм Селадан башланып, ары таба сузыла иде.

Copyright information for TatIBT15