‏ Judges 10

Тола – Исраил хөкемчесе

1Әбумәликнең вафатыннан соң Исраилнең коткаручысы тумышы белән Исәсхәр ыругына караган Доду углы Пуаһтан туган Тола була. Ул Эфраим таулыгындагы Шамирдә яши. 2Исраил белән егерме өч ел дәвамында идарә итеп дөньядан китеп барганнан соң, Тола үзенең шәһәре Шамирдә дәфен кылына.

Яһир – Исраил хөкемчесе

3Аңардан соң гилыгадлы Яһир егерме ике ел буена Исраил хөкемчесе булып тора. 4Аның утыз углы була һәм аларның утызы да ишәккә атланып йөри. Гилыгад төбәгендә аларның утыз шәһәре булып, алар бүген дә Яһир авыллары дип аталалар. 5Вафатыннан соң Яһир Камонда гүргә иңдерелә.

Раббының Исраилне дошман кулына тапшыруы

6Исраил угыллары, Раббы күз алдында яман гамәлләр кылуын дәвам итеп, Багал һәм Аширә сыннарына, арамиләр, сидунлылар, мәабиләр, аммониләр һәм пелештиләрнең илаһларына баш ияләр. Раббыдан йөз чөереп, Аңа табынудан туктыйлар. 7Шуннан Раббы, ярсуыннан кайнап, исраилиләрне пелештиләр һәм аммониләр кулына тапшыра. 8Шул елны әлеге халыклар, Үрдүннең көнчыгыш ярында, амориләр җирендәге Гилыгадта яшәүче Исраил угылларын җиңеп чыгып, унсигез ел дәвамында аларга көн күрсәтмиләр. 9Аннары аммониләр Яһүдә, Беньямин һәм Эфраим ыругларына каршы сугыш башлау нияте белән Үрдүнне кичеп чыгалар. Исраилиләр бик мөшкел хәлдә калалар. 10Шунда алар:

– Синең алда гөнаһ эш кылдык без! Үз Аллабыздан йөз чөереп, Багал сыннарына табына башладык! – дип, ялынып-ялварып Раббыга мөрәҗәгать итәләр.

11Раббы исә аларга:

– Мисырлылар, амориләр, аммониләр, пелештиләр,
12сидунлылар, амалыкыйлар һәм магониләр кул астында җәфа чиккән чакта, ялынып-ялварып Миннән ярдәм сорауга, Мин һәрчак сезне коткара килдем! 13Ә сез, Миннән йөз чөереп, башка илаһларга табына башлый идегез. Шуның өчен Мин сезне бүтән коткармаячакмын! 14Барыгыз, үзегез сайлаган илаһларга ялварыгыз, авыр чакта алар коткарсын сезне! – дип җавап кайтарды.

15– Гөнаһлы без! Нишләтсәң дә – без Синең ихтыярыңда! Тик бу юлы гына ярдәмеңнән ташлама! – дип ялварды Исраил угыллары Раббыга.

16Шуннан алар, чит илаһлардан баш тартып, Раббыга табына торган булдылар, һәм исраилиләрнең җәфа чигүләренә Ул тыныч кына карап тора алмады.

17Бервакыт аммониләр, исраилиләргә каршы сугыш ачарга хәл кылып, Гилыгадка килеп тукталдылар; Исраил угыллары да, гаскәр туплап, Миспага җыйналды. 18Гилыгад түрәләре бер-берсенә:

– Аммониләргә каршы сугышка безне кем әйдәп алып барса, Гилыгад белән шул идарә итсен! – диде.

Copyright information for TatIBT15