‏ Judges 12

Ифтахның эфраимнәргә һөҗүм итүе

1Бервакыт эфраимнәр, Сапонга җыелып килеп, Ифтахка:

– Аммониләргә каршы сугышка барганда, ник безне чакырмадың? Шуның өчен без сине йортың белән бергә яндырабыз! – диделәр.

2– Аммониләр белән безнең арада бик зур низаг чыккан иде, – дип җавап бирде аларга Ифтах. – Мин сезне чакырдым, ләкин бит сез миңа ярдәмгә килмәдегез. 3Сездән ярдәм булмасын аңлагач, тормышымны куркыныч астына куеп, мин аммониләргә каршы ялгызым киттем, һәм Раббы аларны минем кулыма тапшырды. Нәрсәгә дип соң сез бүген миңа каршы яуга чыктыгыз?

4Шуннан Ифтах, бөтен Гилыгад халкын яуга күтәреп, эфраимнәргә һөҗүм итте, һәм бу көрәштә гилыгадлылар җиңеп чыкты. («Качкын гилыгадлылар! Гилыгад бит ул Эфраим белән Менашше арасындагы бер төбәк кенә!» – дип кычкырган иде аларга эфраимнәр.)

5Гилыгадлылар, Үрдүн кичүләрен яулап алып, эфраимнәрнең чигенер юлларына каршы төштеләр. Качып баручы эфраимнәрдән кем дә булса: «Елга аръягына чыгарга рөхсәт итегез», – дип үтенә калса, гилыгадлылар аңардан: «Ә син Эфраим нәселеннән түгелме?» – дип сорый иделәр. Әгәр инде теге: «Юк!» – дисә, 6аңарга: «Алайса, „шибболет“дип әйтеп күрсәт әле», – диләр иде. Ул адәм дөрес итеп әйтә алмыйча «сибболет» диюгә, аны шунда ук тотып алалар да Үрдүн кичүе янында үтерәләр иде. Ул вакытны Эфраим ыругыннан кырык ике мең гаскәринең җаны кыелды.

7Ифтах алты ел дәвамында Исраилнең хөкемчесе булды. Гилыгадлы Ифтах дөнья куйганнан соң, аны Гилыгад шәһәрләренең берсендә дәфен кылдылар.

Ивсан – Исраил хөкемчесе

8Аңардан соң Исраилдә Бәйт-Лехемнән Ивсан идарә итте. 9Аның утыз углы бар иде. Үзенең утыз кызын кияүгә биреп, ул утыз углына хатын алып бирде. Исраилдә ул җиде ел хөкемче булып торды. 10Вафат булганнан соң, Ивсанны Бәйт-Лехемдә гүргә иңдерделәр.

Элон – Исраил хөкемчесе

11Аңардан соң Исраилдә ун ел дәвамында Зәбулун ыругыннан Элон хакимлек итте. 12Вафатыннан соң, аны Зәбулун җирендәге Аялунда дәфен кылдылар.

Абдун – Исраил хөкемчесе

13Аңардан соң Исраил белән пиргатонлы Һиллел углы Абдун идарә итте. 14Әлеге Абдунның кырык углы һәм утыз оныгы булып, алар җитмеш ишәккә атланып йөрер иделәр. Абдун сигез ел дәвамында Исраил хөкемчесе булып торды. 15Дөнья куйганнан соң, пиргатонлы Һиллел углы Абдунны Эфраим җирендәге Пиргатонда, амалыкыйлар таулыгында гүргә иңдерделәр.

Copyright information for TatIBT15