Judges 2
Бохимга Раббы фәрештәсенең килүе
1Беркөн Гилгәлдән Бохимга Раббы фәрештәсе, килеп, болай диде: – Мин сезне Мисыр иленнән алып чыктым һәм, бабаларыгызга ирештергән ант-карарымны үтәп, сезне әлеге җирләргә китердем, «Сезнең белән төзегән изге килешүемне Мин мәңге бозачак түгелмен, 2сез исә бу илнең халкы белән килешү төземәгез, аларның мәзбәхләрен җимерегез!» – дидем. Ләкин сез Минем сүзләремне игътибарга алмадыгыз. Ничек шулай эшли алдыгыз сез? 3Шуңа күрә Мин сезгә болай дип әйтәм: «Мин аларны сезнең яннан куып җибәрмәячәкмен. Биредә яшәүче халыклар сезнең өчен – элмәк, илаһлары исә тозак булыр». 4Раббы фәрештәсе әлеге сүзләрне исраилиләргә ирештергәч, халык кычкырып еларга тотынды. 5Шуңа күрә бу урын Бохим ▼▼ Бохим – яһүдчә «күз яше түгелгән урын» мәгънәсендә.
дип атала. Исраилиләр анда Раббыга корбан китерделәр. Нун углы Ешуаның вафаты
6Ешуа халыкка китәргә рөхсәт иткәннән соң, исраилиләр үз өлешенә тигән җирләренә таралышты; һәм әлеге җирләр аларның биләмәсенә әйләнде. 7Ешуа үзе һәм аңардан соң яшәгән өлкәннәр Раббының Исраил хакына башкарган бөек эшләрен күргән заманнарда халык Раббы юлында булды. 8Әмма Раббы колы Нун углы Ешуа йөз дә ун яшенә җитеп дөнья куйганнан, 9һәм аны Гәгаш тавыннан төньяктарак – Эфраим таулыгындагы Тимнат-Херес шәһәрендәге үз биләмәсендә җир куенына тапшырганнан, 10һәм аның чордашлары үзләренең ата-бабалары янына бакый дөньяга күчкәннән соң, аларга алмашка Раббыны һәм Исраил хакына Ул башкарган эшләрне белмәүче яңа буын килгәч, 11исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла һәм Багал сыннарына табына башладылар. 12Алар, үзләренең ата-бабаларын Мисыр җиреннән алып чыккан Раббы Алладан йөз чөереп, әйләнә-тирәләрендә яшәүче халыкларның илаһларын үз итә һәм аларга табына башлап, Раббының ачуын чыгардылар, 13Раббыдан йөз чөереп, Багал белән Аширәгә табына башладылар! 14Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул аларны талаучылар иркенә калдырды – һәм тегеләр таладылар; исраилиләрне Ул төрле яктан урап алган дошманнары кулына тапшырды – исраилиләрнең инде дошманга каршы торырлык хәле юк иде. 15Исраил кай тарафка яу чапса да, Раббы, алдан кисәтеп куйганча һәм ант иткәнчә, аларны бәла-казага дучар итә торган булды. Исраилиләрнең хәлләре авыр иде.Аллаһының Үз халкын коткаруы
16Шуннан Раббы, исраилиләрне талаучылар кулыннан коткарыр өчен, хөкемчеләр билгели башлады. 17Әмма халык хөкемчеләр сүзенә дә колак салмады – Раббыга тугрылык сакламыйча, башка илаһларга табынды. Аталары йөргән юлдан бик тиз читкә тайпылды. Ата-бабалары Раббы кушканнарны үтәгән булса, балалары исә башкача гамәл кылды. 18Хөкемчеләр билгеләгән чакта Раббы, Үзе дә хөкемче янында булып, хөкемче исән чакта исраилиләрне дошманнарыннан коткара килде, чөнки җәберләүчеләрнең һәм залимнәрнең ▼▼ Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
кысу-изүеннән ыңгырашкан исраилиләрне кызганды. 19Әмма хөкемче дөнья куюга, исраилиләр, чит илаһларны үз итеп, аларга ияреп китә һәм табына, аталарыннан да уздырып, әүвәлге эшләренә тотына – үзләренең явыз гамәлләрен һәм үҗәтләнүләрен дәвам итә иделәр. 20Шуннан соң Раббының исраилиләргә бик нык ачуы чыгып, Ул: – Аларның аталары белән Мин төзегән килешүне санламаган һәм Минем сүзләремә илтифат итмәгән өчен, 21Ешуаның вафатыннан соң биредә калган халыкларның берсен дә исраилиләр яныннан куып җибәрмәячәкмен! 22Әлеге халыклар ярдәмендә Мин исраилиләрне сынармын: ата-бабалары сыман, алар Раббы юлыннан йөрерләрме икән? 23Шул рәвешле, Раббы бу халыкларны шундук куып җибәрмәде һәм, Ешуа кулына тапшырмыйча, яшәгән җирләрендә калдырды.
Copyright information for
TatIBT15