Judges 20
Исраилнең беньяминнәргә каршы сугыш башлавы
1Даннан алып Беер-Шебага кадәр җәелгән җирләрдә һәм Гилыгадта яшәүче барча исраилиләр, бөтен Исраил халкы, һәммәсе бер булып, Раббы каршына Миспага килеп басты. 2Халыкның барлык идарәчеләре, Исраил ыругларының бөтен башлыклары да анда иде. Бирегә Аллаһы халкы – кылычлар белән коралланган дүрт йөз мең җәяүле гаскәри җыенып килгән иде. 3Беньямин ыругы исраилиләрнең Миспага җыелганын белде. Исраилиләр: – Бу явызлык ничек кылынды? – дип сорады. 4Шуннан теге леви адәм, вафат булган хатынның ире, җавап биреп: – Мин үземнең кәнизәгем белән Беньямин Гибгасында төн кунарга тукталган идем. 5Төнлә Гибга халкы килде дә, мин тукталган өйне камап алып, мине үтерергә теләде. Кәнизәгемне алар мәсхәрә кылдылар, һәм ул җан бирде. 6Шуннан мин кәнизәгемне кискәләдем дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыктым. Чөнки Исраил җирендә оят, кабахәт эш кылынды. 7Әйдәгез, исраилиләр, уйлагыз, берәр киңәш бирегез! – диде. 8Шунда бар халык, бөтенесе бер булып, болай дип хәл кылды: – Беребез дә чатырына таралмый, өенә дә кайтмый. 9Гибга белән без менә нәрсә эшләрбез: 10жирәбә салып, барча Исраил ыругларыннан йөз кешедән – ун кеше, мең кешедән – йөз кеше, ун мең кешедән – мең кеше сайлап алырбыз, алар бөтен гаскәребезне азык-төлек белән тәэмин итәрләр. Гаскәр исә, Исраил исеменә тап төшергән Беньямин Гибгасына каршы күтәрелеп, кылган кабахәтлеге өчен аның халкыннан үч алыр! 11Шулай итеп, исраилиләр Гибгага каршы сугышыр өчен бөтенесе бер булып тупландылар. 12Исраил ыруглары: «Ничек шундый кабахәтлек кыла алдыгыз сез? 13Гибганың ул бозык бәндәләрен безнең кулга тапшырыгыз! Аларны үтереп, без Исраилне шакшыдан арындырабыз!» – дип әйтергә бөтен Беньямин ыругына үзләренең илчеләрен юлладылар. Әмма Беньямин угыллары үзләренең кардәшләре булган исраилиләр сүзен игътибарга алмады – 14исраилиләр белән сугышыр өчен алар бөтен төбәкләрдән Гибгага җыелдылар. 15Гибга шәһәренең җиде йөз иң оста сугышчысыннан тыш, беньяминнәрнең шәһәр-авылларыннан кылыч белән коралланган егерме алты мең гаскәри җыенып килде. 16Шушы гаскәр сафларында, ташаткычтан атып, чәч бөртегенә тидерә ала торган маһир сулагай мәргәннәр бар иде. 17Беньямин ыругын санамаганда, кылыч белән коралланган исраилиләрнең саны дүрт йөз меңгә җитте; алар һәммәсе тәҗрибәле сугышчылар иде. 18Исраил угыллары, Бәйт-Элгә килеп, Аллаһыдан: – Беньяминнәргә каршы сугышка безне кем әйдәп алып барыр? – дип сорадылар. – Сезне Яһүдә алып барыр, – дип җавап бирде Раббы. 19Иртәгесен исраилиләр Гибга янына килеп тупландылар 20һәм, бәрелешкә әзерләнеп, Гибга каршында саф-саф булып тезелеп бастылар. 21Шуннан соң Гибгадан Беньямин гаскәрләре килеп чыгып, исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм шул көнне аларның егерме ике мең сугышчысын үтерделәр. 22Икенче көнне исраилиләр, гайрәтләнеп, кичәге урыннарына кабат тезелешеп бастылар. 23(Раббы каршына килеп, алар кич җиткәнче күз яшьләре түккәннәр һәм Аңардан: «Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә?» – дип сораганнар иде. «Дәвам итегез!» – дигән иде аларга Раббы.) 24Шулай итеп, исраилиләр икенче көнне кабат Беньямин угыллары белән алышырга әзерләнде. 25Тегеләр исә Гибгадан чыктылар да исраилиләргә һөҗүм иттеләр һәм аларның унсигез мең сугышчысын кырып салдылар. 26Шуннан барча исраилиләр, аларның барлык гаскәрләре, Бәйт-Элгә килеп, кичкә кадәр авызларына ризык капмыйча Раббы алдында күз яшьләре түктеләр, Раббыга багышлап, тулаем яндыру һәм татулык корбаннары китерделәр. 27Аннары алар Раббыдан (ул вакытларда Аллаһының Килешү сандыгы шунда булып, 28Һарун углы Элгазардан туган Пинхәс шул сандык янында хезмәт күрсәтә иде): – Кардәшебез Беньямин ыругына каршы сугышны дәвам итәргәме безгә? – дип сорадылар. – Дәвам итегез, – диде Раббы, – иртәгә Мин аларны сезнең кулга тапшырам! 29Шуннан Исраил сугышчыларының бер өлеше Гибга тирәли аулак урыннарда яшеренде. 30Өченче көнне исраилиләр, Беньямин ыругына каршы тагын яуга кузгалып, Гибга янында әүвәлгечә сафларга тезелделәр. 31Беньямин гаскәре исә һөҗүмгә күчте һәм сугыш барышында үзенең шәһәреннән ерагайды. Алар, алдагы көннәрдәге сыман, исраилиләрне кырырга, Бәйт-Эл белән Гибганы тоташтыручы юл буйлап аларны куарга тотындылар; әлеге бәрелештә юл өстендә һәм кырларда утызга якын исраили ятып калды. 32Беньямин сугышчылары: «Без әүвәлгечә аларны кыра бирәбез!» – дип уйлады, Исраил гаскәриләре исә, алардан качкан булып, дошманны шәһәрдән ераккарак алып китәргә ниятләде. 33Исраилиләрнең төп көчләре Багал-Тамарга таба күчте, Гибганың көнбатышында аулак урында яшеренеп утыручылар исә Гибгага омтылды. 34Бөтен Исраил җиреннән җыелган ун мең иң батыр сугышчы һөҗүмгә ташланып, ике арада аяусыз көрәш башланды. Беньяминнәр җиңелербез дип уйламадылар да, 35әмма Раббы ихтыяры белән алар исраилиләр тарафыннан тар-мар ителде; ул көнне исраилиләр кулыннан беньяминнәрнең егерме биш мең дә бер йөз кораллы сугышчысы һәлак булды. 36Беньяминнәр үзләренең җиңелүен аңлады. Бу хәл шулай була: Гибга янында яшеренеп торган сугышчыларга ышанган исраилиләр дошман алдында һаман чигенә бирә. 37Яшеренеп утырган сугышчылар, чыгып, Гибгага омтыла һәм, шәһәргә бәреп кереп, андагы халыкны кырып бетерә. 38– 39«Шәһәр өстендә төтен күренүгә, беньяминнәрдән качып баручы исраилиләр кирегә борылыр» дип, поскында ▼▼ Поскын – русчасы: засада.
калган сугышчылар белән алдан сүз куешылган була. Исраилиләрнең утыз сугышчысын үтергән беньяминнәр: «Беренче яудагы сыман, Исраил гаскәрен тар-мар китердек», – дип уйлап бетерергә дә өлгерми – 40шәһәр өстендә төтен баганасы күренә! Беньямин сугышчылары артларына борылып караса – шәһәрне ялкын чолгап алган, төтене күкләргә ашкан! 41Исраил гаскәре кирегә борылуга, Беньямин сугышчыларын курку биләп ала: димәк, алар тар-мар ителгән! 42Шуннан алар, исраилиләрдән качып, юл буйлап чүлгә таба чабарга тотына, Исраил сугышчылары исә аларны эзәрлекли чыга. Шәһәр ягыннан да исраилиләр килеп җитеп, дошманны кыра башлый. 43Исраилиләр, беньяминнәрне камап алып, Гибганың көнчыгышындагы җирләргә кадәр артларыннан куа бара. 44Беньяминнәрнең унсигез мең сугышчысы яу кырында ятып кала – алар һәммәсе гаярь ир-егетләр була. 45Беньяминнәрнең калганы, борылып, чүлгә – Риммун кыясына таба чаба башлагач, аларның биш меңе юл өстендә ятып кала. Исраилиләр аларны Гидгомга җиткәнче куа бара һәм тагын ике мең Беньямин сугышчысын юк итә. 46Ул көнне барлыгы егерме биш мең Беньямин сугышчысының гомере киселә – кылыч белән коралланган әлеге гаскәриләрнең һәммәсе гаярь ир-егетләр була. 47Чүлгә, Риммун кыясына таба йөгергән алты йөз сугышчы исә дүрт ай буена шунда, тау-ташлар арасында кала бирә. 48Ә исраилиләр, Беньямин ыругы биләгән җирләргә әйләнеп кайтып, андагы халыкны, мал-туарны һәм юлларында очраган барча җан иясен кылычтан уздыра, авыл-шәһәрләрне исә яндырып бетерә.
Copyright information for
TatIBT15