Judges 21
Исраилнең Беньямин ирләренә хатын табарга булышуы
1Миспа шәһәренә җыелгач, исраилиләр үзләренең кызларын Беньямин угылларына кияүгә бирмәскә ант иттеләр. 2Шуннан соң алар Бәйт-Элгә килделәр һәм, Раббы каршына утырып, кич җиткәнче кычкыра-кычкыра бик нык еладылар. 3– И-и Раббы, Исраил Алласы! – диде алар. – Ни өчен Исраил белән мондый хәл булды соң? Ни өчен Исраил бер ыругка кимрәк бүген? 4Икенче көнне иртән исраилиләр таң белән тордылар да, шунда мәзбәх төзеп, тулаем яндыру һәм татулык корбаны китерделәр. 5(Бер-берсеннән алар: – Без Раббы каршына җыелган чакта, Исраил ыругларыннан бирегә килми калучылар бармы? – дип сораша иделәр, чөнки алар «Раббы каршына Миспага килми калучыларның җаны кыелырга тиеш!» дип ант иткән булалар.) 6Исраилиләр үзләренең кардәшләрен – Беньямин ыругын кызганып: – Исраил үзенең бер ыругын югалтты! 7Без шулай, Раббы белән ант итеп, үзебезнең кызларыбызны аларга кияүгә бирмәскә хәл кылгач, исән калган беньяминнәргә ничек хатын табарга? – диештеләр. 8Шуннан алар бер-берсеннән: – Исраил ыруглары арасыннан Миспага, Раббы каршына килми калучылар бармы? – дип сорашырга тотындылар, һәм Гилыгад Явешеннән Раббы каршына җыенга берәү дә килмәгән булып чыкты, 9чөнки халыкны барлаганда Гилыгад Явешеннән килүчеләр күренмәде. 10Шунлыктан Исраил халкы, әлеге шәһәргә унике мең гаскәрине озатып, аларга: – Гилыгад Явешенә барып, хатын-кызлары һәм бала-чагалары белән бергә бар халкын юк итегез! 11Сезгә боерык шулдыр: ир күргән һәрбер хатын-кызны, шулай ук һәрбер ир затын кырып бетерегез! 12Гаскәриләр, Гилыгад Явешендә ир-ат татымаган дүрт йөз гыйффәтле кыз табып, аларны Кәнган җирендәге Шилоһка алып килделәр. 13Аннары Исраил халкы, Риммун кыясында сыеныр урын тапкан Беньямин угылларына иминлек игълан итәр өчен, үзенең илчеләрен юллады. 14Шуннан, Беньямин сугышчылары өйләренә әйләнеп кайткач, Гилыгад Явеше кызларын аларга хатынлыкка бирделәр. Әмма кызлар барсына да җитмәде. 15Беньямин ыругын халык бик кызганды, чөнки Раббы исраилиләрне бер ыругларыннан мәхрүм иткән иде. 16Исраил халкының өлкәннәре уйга калды: – Исән калган сугышчыларга кайдан хатын табарга? Беньямин ыругы хатыннары кырылып бетте бит! 17Исраилнең бер ыругы шулай эзсез югалмасын өчен, беньминнәрнең биләмә җирләре исән калган Беньямин угылларына калсын. 18Ләкин без аларга хатынлыкка кызларыбызны бирә алмыйбыз, чөнки Исраил угыллары: «Кызын Беньямин ыругы егетенә кияүгә биргән кешегә каргыш төшсен!» – дип ант иттеләр. 19– Менә, Бәйт-Элдән төньякта, Бәйт-Элдән Шәкемгә бара торган юлдан көнчыгышта һәм Лебонадан көньяктарак урнашкан Шилоһта елның-елында Раббы бәйрәме оештырыла, – диде алар, исләренә төшереп, 20ә Беньямин угылларына әйттеләр: – Шунда барыгыз да йөзем бакчаларында посып торыгыз. 21Кызлар әйлән-бәйлән уйный башлагач, йөгереп чыгыгыз да, һәркайсыгыз үзенә бер кызны эләктереп, Беньямин җиренә алып кайтыгыз. 22Аталары яки ир туганнары сезгә дәгъва белән килә калса, без аларга: «Зинһар, кызларыгызны калдырырга рөхсәт итегез! Чөнки сугыш кырында егетләрнең һәркайсын хатынлы итә алмадык. Ә инде кызларыгызны сез үз кулларыгыз белән бирмәгәч, бу эштә сезнең гаебегез юк», – дип әйтербез. 23Беньямин угыллары шулай эшләделәр дә: әйлән-бәйлән уйнап йөргән кызлар арасыннан һәркайсы үзенә хатынлыкка берсен алып качты. Аннары алар, биләмә җирләренә әйләнеп кайтып, шәһәр-авылларын яңадан төзеделәр һәм шунда яшәп киттеләр. 24Исраилиләр дә өйләренә таралышты, аларның һәркайсы үз ыругына, үз нәселенә әйләнеп кайтты – барысы да үзләренең биләмә җирләренә таралышты. 25Ул заманнарда Исраил илендә әле патшалар булмыйча, һәркем үзе кирәк тапканча гамәл кыла иде.
Copyright information for
TatIBT15