‏ Judges 3

Яулап алынган җирләрдә кәнганиләрнең яшәп калуы

1Кәнган җирләрен яулауда катнашмаган исраилиләрне сынар өчен, Раббы биредә калдырган халыклар шушылардыр 2(бу эшне Ул яулап алуда катнашмаган яңа буын исраилиләрне сугыш һөнәренә өйрәтү максатыннан эшләде): 3пелештиләрнең биш түрәсе, барча кәнганиләр, Багал-Хәрмун тавыннан алып, Хамат үткеленә кадәр Ливан тауларында яшәүче сидунлылыр һәм хиввиләр. 4Раббы әлеге халыкларны Исраилне сынар өчен калдырды: Муса аша исраилиләрнең ата-бабаларына Ул ирештергән кагыйдәләрне яңа буын үтәрме? 5Ә Исраил угыллары исә, кәнганиләр, хиттиләр, амориләр, фәризиләр, хиввиләр вә явүсиләр белән янәшә яшәп, 6аларның кызларын үзләренә хатынлыкка ала, үзләренең кызларын аларның угылларына кияүгә бирә һәм аларның илаһларына табына башладылар.

Отниел – Исраил хөкемчесе

7Шул рәвешле, исраилиләр Раббы күз алдында яман гамәлләр кылдылар: үзләренең Алласы Раббыны онытып, Багал һәм Аширә сыннарына табындылар. 8Шуннан Раббының бик нык ачуы чыкты, һәм Ул аларны Арам-Наһараим патшасы Кушан-Ришатаим кулына тапшырды. Сигез ел дәвамында исраилиләр Кушан-Ришатаимгә буйсынып яшәргә мәҗбүр булдылар. 9Әмма алар ярдәм сорап Раббыга ялваргач, Раббы аларга коткаручы – Кыназ токымыннан булган Отниелне, Кәлебнең энесен юллады, һәм ул аларны коткарды – 10Отниелгә Раббы Рухы иңеп, ул Исраил хөкемчесе булды. Шуннан Отниел Арам патшасы Кушан-Ришатаимгә каршы сугыш башлады, һәм Раббы аны Отниел кулына тапшырып, Кушан-Ришатаимне ул җиңеп чыкты. 11Аннары җирдә кырык елга тынычлык урнашты.

Күпмедер вакытлар үткәч, Кәлеб углы Отниел үлеп китте.

Эхуд – Исраил хөкемчесе

12Исраил угыллары янә Раббы күз алдында яман гамәлләр кыла башладылар, һәм Раббы шуның өчен Мәаб патшасы Эглонга исраилиләрне җиңәргә көч-куәт бирде. 13Үзенә ярдәмгә аммониләр белән амалыкыйларны чакырып, Эглон исраилиләргә каршы сугышка кузгалды һәм, аларны тар-мар китереп, Хөрмәләр шәһәрен яулап алды. 14Унсигез ел дәвамында исраилиләр Мәаб патшасы Эглон кул астында кала бирделәр.

15Шуннан алар, ярдәм сорап, кабат Раббыга ялвардылар, һәм Раббы аларга коткаручы – Беньямин ыругыннан Гера углы сулагай Эхудны юллады; Исраил угыллары аны бүләкләр белән Мәаб патшасы Эглон катына озаттылар. 16Эхуд ике ягы да үткен, терсәк
Терсәк – 45 см.
озынлыгындагы үзе ясаган хәнҗәрен киеме астыннан уң ягына асты да,
17бүләкләрен алып, Мәаб патшасы Эглон хозурына килде. Әлеге Эглон бик таза адәм иде. 18Бүләкләрен тапшыргач, бүләк күтәреп килгән кешеләрен Эхуд озата китте 19һәм, Гилгәл сыннары янына җитәрәк, кире борылып, кабат Эглон янына килде дә:

– Патша, минем сиңа яшерен хәбәрем бар! – диде.

– Әкрен! – диде аңа Эглон, һәм янындагы хезмәтчеләр барысы бүлмәдән чыктылар.

20Эхуд, патшаның икенче катта урнашкан бүлмәсенә күтәрелеп, аңа:

– Раббыдан сиңа җиткерәсе хәбәр бар миндә! – диде.

Эглон аягүрә торып басты.
21Шулвакыт Эхуд, сул кулын сузып, уң янтыгына яшергән хәнҗәрен тартып чыгарды да Эглонның корсагына кадады – 22май баскан патшаның корсагына хәнҗәр, сабына кадәр кереп китеп, аркасыннан чыкты. Эхуд хәнҗәрен тартып алмады. 23Шуннан ул алгы якка чыкты һәм югары каттагы бүлмә ишеген үзе артыннан бикләп куйды. 24Эхуд китеп баруга килеп җиткән Эглон хезмәтчеләре, ишекнең бикле икәнлеген күреп, патша үз бүлмәсендә хаҗәтен үти булса кирәк, дип уйладылар. 25Байтак вакыт көтеп тә ишекне ачучы күренмәгәч, ачкыч алып килеп ишекне ачсалар – хуҗаларының үле гәүдәсе идәндә ята. 26Хезмәтчеләр шулай аптырашып торган арада, Эхуд качып өлгерде һәм, Гилгәл сыннары яныннан узып, Сеира шәһәрендә яшеренде. 27Шунда, Эфраим тауларында, Эхуд үзенең быргысын кычкыртты, шуннан Исраил угыллары аның белән бергә таулардан төште; гаскәрнең башында Эхуд иде.

28– Тизрәк минем арттан! – диде Эхуд. – Раббы дошманыгыз Мәабны сезнең кулга тапшыра!

Эхуд җитәкчелегендә таулардан төшкән исраилиләр Үрдүн кичүен кулга төшерделәр, һәм юллары киселгән мәабиләрнең берсе дә елга аръягына чыга алмады.
29Әлеге бәрелештә ун меңгә якын көчле-таза Мәаб сугышчысы һәлак булды, һичкем исән калмады! 30Ул көнне мәабиләр исраилиләрдән җиңелде. Илдә сиксән елга тынычлык урнашты.

Шамгар – Исраил хөкемчесе

31Эхудтан соң Исраил хөкемчесе Анат углы Шамгар булды. Бервакыт ул үгез куалый торган көтүче таягы белән алты йөз пелештинең башына җитте. Шулай итеп, ул да Исраилнең коткаручысы булды.

Copyright information for TatIBT15