Judges 5
Дебораның җыры
1Ул көнне Дебора белән Абиногам углы Барак мондый җыр җырлады: 2 Хакимнәр Исраилне сугышларга әйдәп барды,халык үз теләге белән кузгалды – Раббыны данлагыз!
3Патшалар, тыңлагыз! Хакимнәр, аң булыгыз!
Раббыга дан җырлармын,
Исраилнең Раббы Алласы өчен көй уйнармын мин.
4Син, Раббы, Сәгыйрьдән чыккан чакта,
Эдом җиреннән кузгалган вакытта
җир калтырап торды, һәм күкләрдән яңгыр койды,
болытлар су булып түгелде.
5Раббы алдында,
Синай Алласы, Исраил Алласы каршында таулар тетрәп торды.
6Анат углы Шамгар һәм Ягил заманында юллар бушап калды,
әүвәле турыдан йөрүчеләр әйләнгеч юллардан йөри башлады,
7Исраил җитәкчесез калды;
син – Исраил әнкәсе Дебора – хакимлеккә килгәнче, шулай булды.
8Үзебезгә яңа илаһлар сайлагач,
капка төбендә сугыш башланды!
Кырык меңлек Исраил халкының ни калканы, ни сөңгесе күренмәде.
9Минем йөрәгем – Исраилнең гаскәрбашлары,
үз теләге белән яуга кузгалган халык белән!
Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
10Дан җырлагыз, әй сез,
ак ишәкләргә атланып келәмнәр өстеннән баручылар һәм җәяүлеләр!
11Кое янында мал куучылар тавышы яңгырый:
анда Раббы җиңүләренә,
Исраил хакимнәренә дан җырлыйлар!
Шулчак Раббы халкы капкаларга таба омтылды.
12Кузгал, Дебора, кузгал!
Кузгал һәм җыруыңны җырла!
Тор, Абиногам углы Барак!
Үзеңнең әсирләреңне алып кит!
13Исән калганнар шунда баһадирлар янына килде,
Раббы халкы Раббы янына җыелды –
сугышчылар килде!
14Эфраим төбәгеннән алар үзәнгә юл алдылар,
синең халкың белән бергә, сиңа ияреп, әй Беньямин.
Макир ыругыннан – гаскәрбашлары,
Зәбулун ыругыннан хөкемдарлык таягын күтәреп йөрүчеләр килде.
15Исәсхәр түрәләре – Дебора белән!
Барак кебек үк, Исәсхәр угыллары да үзәнгә омтылды!
Рубин ыругы исә – тирән уйдадыр.
16Нәрсә син, Рубин, сарык абзарлары арасында
көтүче курае тыңлап утырасың?
Әйе, Рубин ыругы – тирән уйдадыр.
17Гилыгад угыллары Үрдүн аръягында яшәп калды;
Дан угыллары үзенең кораблары янында тоткарланды;
Ашер угыллары диңгез ярында, култыклар буенда яшәп калды.
18Ә Зәбулун халкы үз тормышын куркыныч астына куйды,
аның белән бергә – яу кырындагы калкулыкларда Нәптали угыллары да.
19Менә, патшалар яуга кузгалды;
Кәнган патшалары Мегиддо су буйларында,
Тәгънәк шәһәре янында сугышты.
Тик аларга көмеш эләкмәде!
20Күктәге йолдызлар да яуда катнашты,
барыр юлларында Сисера белән көрәште!
21Борынгы елга, Кыйшон елгасы,
ургылып, дошманны себереп ташлады.
Көч-гайрәтем, дошманга ташлан!
22Яңгырый тояк тавышлары!
Айгырлары томырылып чаба!
23«Мероз каласына ләгънәт яудырыгыз! – ди Раббы фәрештәсе. –
Аның халкына каргыш укыгыз,
чөнки алар Раббыга, Аның сугышчыларына ярдәмгә килмәде».
24Кыни Хебер хатыны Ягил фатихалы булсын!
Чатырларда көн күрүче хатыннар арасында фатихалы булсын ул!
25Кунагы аңардан су сорады,
ул исә затлы савытта сөт өсте китерде.
26Бер кулына – казык,
икенчесенә һөнәрче чүкече алып, Сисерага сукты!
Башына бәрде аның,
чигәсен тишеп, баш сөяген ярды.
27Ягилнең аягына ауды Сисера,
ауган урынында ятып калды!
Ягилнең аягына егылды ул!
Кайда егылса, шунда әҗәлен тапты.
28Сисераның әнкәсе, тәрәзәгә күзләрен текәп, егълый-такмаклый:
«Ни өчен сугыш арбасы һаман күренми?
Ни өчен аның арба тавышы һаман ишетелми?»
29Янәшәдәге зирәк хатыннар һәм ул үзе бу сорауга:
30«Күрәсең, алар табыш бүләләр;
һәр сугышчыга – берәр кыз, ә бәлки – икедер!
Ганимәт ▼
▼ Ганимәт – сугышта кулга төшкән байлык; русчасы: трофей.
малыннан төсле тукыма – Сисераныкы!Һәр ике ягы чигеп эшләнгән чуар киемнәр – аның иңенә!» –
диярәк җавап бирәләр.
31Бар дошманнарың, Раббы, шушы рәвешле кырылса иде!
Сине яратканнар көн үзәгендәге кояшка тиңләшсә иде!
Шуннан җиргә кырык елга тынычлык килде.
Copyright information for
TatIBT15