‏ Judges 6

Гидеон – Исраил хөкемчесе

1Исраил угыллары тагын Раббы күз алдында яман гамәлләр кылырга тотындылар, һәм Раббы аларны җиде елга мидьяниләр кулына тапшырды. 2Мидьяниләр күрсәткән җәбер-золымга түзеп яшәү исраилиләргә бик авыр булды, һәм алар таш кыялар арасында, мәгарәләрдә, тау куышларында үзләренә яшеренер урын әзерләделәр. 3Исраилиләр чәчү эшләрен төгәлләүгә, алар җиренә мидьяниләр, амалыкыйлар һәм кояш чыгышы тарафында яшәүче халыклар басып керә иделәр дә, 4чатырларын корып җибәреп, Газа шәһәренә җиткәнче, илнең бөтен уңышын юкка чыгаралар, исраилиләргә тамак туйдырыр өчен ризык та, мал-туардан сарык, үгез, ишәк затын да калдырмыйлар иде. 5Үзләренең көтү-көтү хайваннары, чатырлары белән килгән бу халыклар саранча чирүедәй күп булып, алар үзләре дә, дөяләре дә санап бетергесез иде. Әнә шулай ябырылып киләләр дә илне талап китә иделәр. 6Мидьяниләр Исраилне тәмам бөлгенлеккә төшергәч, исраилиләр, яклау эзләп, Раббыга ялынып ялварырга тотындылар.

7Исраилиләр шулай, мидьяниләрдән яклау эзләп, Раббыга ялвардылар, 8һәм Раббы аларга пәйгамбәрен юллады. Пәйгамбәр аларга менә нәрсә диде:

– Раббы, Исраил Алласы, болай ди: «Мин сезне Мисырдан, коллык йортыннан алып чыктым,
9сезне мисырлылардан вә җәбер-золым кылучылардан коткардым, аларны сезнең күз алдыгыздан куып җибәреп, җирләрен сезгә бирдем 10һәм сезгә әйттем: „Мин – сезнең Раббы Аллагыз! Үзегез яшәгән амориләр җиренең илаһларына табынмагыз!“– дидем. Ләкин сез Минем сүзләремә колак салмадыгыз».

11Берзаман Абигызер токымыннан булган Йоаш биләмәсендәге Офрада үскән имән төбенә Раббы фәрештәсе килеп утырды. Бу вакытны Йоаш углы Гидеон, мидьяниләр күрмәсен дип, йөзем изгечтә бодай суга иде. 12Раббы фәрештәсе, аның янына иңеп:

– Раббы синең белән, баһадир ир-егет! – диде.

13– Әфәндем, әгәр Раббы чыннан да безнең белән икән, ни өчен соң без шушы хәлгә калдык? – дип сорады аңардан Гидеон. – Ата-бабаларыбыз: «Раббы безне Мисыр иленнән алып чыкты», – дип сөйләгән могҗизалары кайда Аның? Раббы бездән йөз чөерде – мидьяниләр кулына тапшырды!

14Раббы шунда аңа таба борылды һәм:

– Бар, бөтен көч-егәреңне куеп, Исраилне мидьяниләрдән коткар! Бу эшне Мин сиңа тапшырам! – диде.

15– И Хуҗам! Ничек итеп мин Исраилне коткара алыйм?! Менашше ыругында безнең нәсел иң кечесе санала, мин үзем дә атам йортында төпчек баламын, – дип җавап кайтарды Гидеон.

16– Мин янәшәңдә булырмын: бер кешене җиңгән сыман, мидьяниләрнең һәммәсен тар-мар китерерсең! – диде аңа Раббы.

17– Әгәр мин күңелеңә хуш килгәнмен икән, минем белән чыннан да Син сөйләшкәнне раслаучы бер билге бир! 18– диде аңа Гидеон. – Хәзер әйләнеп киләм, китми тор, сый алып киләм сиңа.

– Мин сине биредә көтеп торырмын, – дип җаваплады кунак.

19Гидеон, өенә кайтып, кәҗә бәтие ите һәм бер эфа
Эфа – ашлык-ярма, он үлчәү берәмлеге, 22 л.
оннан төче икмәк пешерде; итне кәрзингә, шулпаны чүлмәккә салды да имән төбендә көтеп утырган кунагына китерде.

20– Ит белән икмәкне ташка куй да өсләренә шулпаны түк, – дип боерды аңа Раббы фәрештәсе, һәм Гидеон Ул кушканча эшләде.

21Раббы фәрештәсе кулындагы юл таягының очы белән иткә вә төче икмәккә орынуы булды – таш эченнән ут бөркелеп чыкты да ит белән икмәкне яндырып бетерде; Раббы фәрештәсе исә күздән юк булды. 22Аның дөрестән дә Раббы фәрештәсе булуын аңлагач:

– И-и Хуҗа-Раббым, – диде Гидеон авыр көрсенеп. – Раббы фәрештәсен йөзгә-йөз күрдем бит!

23Әмма Раббы аңа:

– Имин булырсың, курыкма! Үлмәссең син! – диде.

24Шул урында Раббы хөрмәтенә Гидеон мәзбәх корды һәм аңа «Раббы – иминлек ул» дип исем бирде. Әлеге мәзбәх Абигызер токымының биләмәсендәге Офрада бүгенге көндә дә исән-имин торадыр. 25Шул ук төнне Гидеонга Раббы:

– Атаңның көтүеннән бер үгез, аннары тагын җиде яшьлек бер үгез ал да, атаң куйдырган Багал мәзбәхен җимереп һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлап,
26әлеге калку урында үзеңнең Раббы Аллаңа тиешле рәвештә мәзбәх кор; аннары, үзең чапкан Аширә колгасын ягып, җиде яшьлек үгезне тулаем яндыру корбаны итеп китер, – диде.

27Үзенә ярдәмгә ун хезмәтчесен алып, Гидеон һәммәсен Раббы кушканча эшләде; ләкин үзенең гаилә әһелләреннән һәм шәһәр халкыннан курыкканга, боларны ул төнлә башкарды. 28Иртәгесен шәһәр халкы йокысыннан уянса – Багал мәзбәхе җимерелгән, янәшәсендәге Аширә колгасы чабып ташланган, яңа гына төзелгән мәзбәх өстендә исә корбан үгезе яндырылган.

29– Кем эшләгән моны? – дип сораштырды халык бер-берсеннән.

Эзләнә-сораша торгач, Йоаш углы Гидеон эше икәнлеге ачыкланды.

30– Углыңны китер монда! – дип таләп итте Йоаштан шәһәр халкы. – Багал мәзбәхен җимергән һәм аның янындагы Аширә колгасын чабып ташлаган өчен, ул үләргә тиеш!

31Ләкин үзен әйләндереп алган халык төркеменә Йоаш:

– Сезгәме инде Багалны якларга, сезгәме инде аны сакларга?! Аны яклаганнар таң атканчы әҗәлен табар! Әгәр Багал дөрестән дә алла икән – җимерүчеләрдән үз мәзбәхен үзе сакласын! – диде.

32Багал мәзбәхен җимергән өчен, шул көннән Гидеонны «Багал үзе хөкем итсен аны» дигән мәгънәне аңлатучы яңа исем белән – Еруб-Багал дип атый башладылар.

Гидеонның Раббыдан берәр билге күрсәтүен үтенүе

33Ул арада мидьяниләр, амалыкыйлар һәм шәрык тарафыннан килгән башка кавемнәр берләштеләр дә, елганы кичеп, Изрегыл үзәненә килеп тупландылар. 34Шулвакыт Гидеонга Раббы Рухы иңеп, Гидеон үзенең быргысын уйнатты – һәм бөтен Абигызер токымы аның артыннан иярде; 35Менашше ыругына үзенең хәбәрчеләрен юллады – һәм бөтен ыруг аның артыннан иярде; шулай ук Ашер, Зәбулун һәм Нәптали ыругларына ул үзенең хәбәрчеләрен озатты – бу ыруглар да аңа ярдәмгә кузгалды. 36Шуннан соң Гидеон Раббыга әйтте:

– Әгәр Син, Үзең вәгъдә иткәнчә, минем кул белән Исраилне коткарырга җыенасың икән,
37менә кара: шушында, ындыр табагында, яңа гына кыркып алынган йон җәям. Әнә шул йонга чык төшеп, әйләнә-тирәдәге бөтен җир коры калса, Үзең вәгъдә иткәнчә, чынлап та минем кул белән Исраилне коткарасыңа ышанырмын, – диде. 38Нәкъ шулай булды да: Гидеон иртәгесен, таңнан торып, йонны сыгып караса – аңардан бер тустаган су чыкты. 39Шуннан Раббыга Гидеон болай диде:

– Ачуланма миңа, тагын бер генә үтенечемне әйтим һәм тагын бер генә тапкыр әлеге йон белән сынау уздырыйм: хәзер инде йон коры калып, әйләнә-тирәдәге бөтен җиргә чык төшсен.

40Ул төнне Раббы нәкъ шулай эшләде: йон коры калып, әйләнә-тирәдә бөтен җиргә чык төште.

Copyright information for TatIBT15