‏ Judges 7

Гидеонның мидьяниләрне җиңеп чыгуы

1Еруб-Багал дип яңа исем кушылган Гидеон һәм аның янындагы бар халык, таң белән уянып, Харод кизләве буена килеп тупланды; мидьяниләр исә алардан төньяктарак – Мөре тау итәгендәге үзәндә урнашкан иде.

2– Сугышчыларың артык күп синең, – диде Гидеонга Раббы, – алар кулына мидьяниләрне тапшыра алмыйм мин. Югыйсә исраилиләр: «Без үзебезне үз көчебез белән коткардык», – дип, Минем алда борыннарын чөеп йөрер иде. 3Халкыңа җиткер: куркып һәм калтырап торучылар Гилыгад тауларын ташлап өенә кайтып китсен!

Шуннан егерме ике мең гаскәри кайтып китте, ун меңе исә сугыш кырында калды.

4– Халкың һаман да күп әле, – диде Гидеонга Раббы, – аларны чишмә буена алып кил, шунда Мин сиңа сайлап бирермен; «Синең белән барсын» дигәннәр синең арттан китәр, «Синең белән барырга тиеш түгел» дигәннәре өйләренә кайтыр.

5Гидеон үзенең кешеләрен чишмә буена алып килгәч, Раббы аңа:

– Суны эт кебек ялап эчүчеләр бер якка бассын, тезләнеп эчүчеләр икенче якка бассын, – диде.

6Суны ялап эчүчеләрнең саны өч йөз булды; калганнары исә суны тезләнгән килеш учына алып эчте.

7– Суны ялап эчкән әнә шул өч йөз кеше белән Мин сезне коткарырмын һәм мидьяниләрне сезнең кулга тапшырырмын! Калганнар исә өйләренә таралсын! – диде Раббы.

8Үзләре белән алып килгән ризыкларын һәм мөгез быргыларын калдырырга кушып, Гидеон исраилиләрне чатырларына кайтарып җибәрде, үз янында исә өч йөз сугышчыны гына калдырды. Мидьяниләр аста, үзәндә тупланганнар иде.

9Шул төнне Гидеонга Раббы болай диде:

– Аска төш тә мидьяниләр станына һөҗүм ит – Мин аларны синең кулга тапшырам!
10Ялгызың гына барырга курыксаң, үзең белән хезмәтчең Пураны ал да 11мидьяниләрнең ни-нәрсә сөйләшкәнен тыңла – ишеткәннәрең сиңа дошманга һөҗүм итәргә көч бирер.

Шуннан Гидеон үзенең хезмәтчесе Пура белән, үзәнгә төшеп, дошман сакчылары янына якын ук килде.
12Үзәндә тупланган мидьяниләр, амалыкыйлар һәм шәрык халкы саранча чирүедәй күп санлы булып, аларның дөяләре диңгез буендагы ком бөртеге сыман исәпсез-хисапсыз иде. 13Гидеон якынрак килде һәм бер кешенең икенче берәүгә күргән төшен сөйләп торуын ишетте:

– Төшемдә, имеш, мидьяниләрнең станы буйлап түп-түгәрәк арпа икмәге тәгәрәп бара икән. Менә ул чатыр янына килеп җитте һәм аңа шундый итеп бәрелде ки, чатыр авып китте дә ишелеп төште.

14Икенчесе, аңа җавап итеп:

– Йоаш углы исраили Гидеонның кылычы ул! Мидьяниләрне һәм бөтен шушы станны Раббы аның кулына тапшыра, димәк, – диде.

15Төшнең эчтәлеген һәм әлеге юрауны ишеткәч, Гидеон Раббыга сәҗдә кылды; аннары исраилиләр янына әйләнеп кайтып:

– Кузгалыгыз! Раббы мидьяниләр станын сезнең кулга тапшыра! – диде дә,
16өч йөз гаскәрине өч төркемгә бүлеп, һәркайсының кулына быргы һәм эчендә ут янып торган буш чүлмәк тоттырды.

17– Миңа карагыз һәм мин нишләсәм, шуны эшләгез, – диде ул үзенең сугышчыларына. – Дошман станына килеп җиткәч, мин нишләсәм, сез дә шуны эшләгез. 18Мин һәм минем белән баручылар быргы кычкырта башлауга, сез дә, станны әйләндереп алып, быргыларыгызны кычкыртыгыз һәм: «Раббы өчен! Гидеон өчен!» – дип сөрәнләгез.

19Төн уртасында алышына торган сакчылар каравылга басуга, Гидеон һәм аның йөз сугышчысы дошман туктаулыгына якын ук килде дә, быргыларын кычкыртып, кулларындагы чүлмәкләрен бәреп ватты. 20Һәр өч төркемдәге сугышчылар, быргыларын кычкыртып һәм чүлмәкләрен ватып, сул кулына янып торган чырагларын, уңына быргыларын тоткан килеш, «Раббы кылычы! Гидеон кылычы!» дип сөрәнләргә һәм быргыларын кычкыртырга тотындылар. 21Алар шулай станны камап алып, бер урында басып тора бирделәр, дошман исә ары-бире килеп йөгерергә, кычкырырга тотынды, аннары кача башлады. 22Берьюлы өч йөз быргы кычкырта башлауга, стандагы Мидьян сугышчылары, кылычларын күтәреп, бер-берсенә ташланды. Бу – Раббы кодрәте белән эшләнде. Аннары дошман гаскәрләре Серера тарафына, Бәйт-Шиттага таба качарга тотынды. Алар шулай Таббат янындагы Әбел-Мехола шәһәренең чигенә җиткәнче чаба бирделәр.

23Шуннан исраилиләр – Нәптали, Ашер һәм Менашше ыругының барча кабиләләре – бергә җыелдылар да мидьяниләрне куа киттеләр. 24Гидеон исә «Тауларыгыздан төшеп, мидьяниләргә каршы чыгыгыз да Бәйт-Бара шәһәренә кадәр Үрдүн кичүен үз кулыгызга алыгыз!» дигән хәбәр белән Эфраим тауларына үзенең хәбәрчеләрен юллады. Эфраимнәр, җыелып килеп, Бәйт-Барага кадәр Үрдүн кичүен үз кулларына алдылар. 25Мидьяниләрне куа барганда, алар дошманнарының ике гаскәрбашын – Ореб белән Зеевны әсир иттеләр һәм Оребны – Ореб кыясында, ә Зеевны исә Зеевның йөзем изгечендә үтерделәр; Ореб белән Зеевның башын Үрдүн аръягыннан Гидеонга алып кайтып бирделәр.

Copyright information for TatIBT15