Lamentations 1
Иерусалимнең бушап калуы
1Бихисап күп халкы булган шәһәр ничек бушап калган!Халыклар арасында бөек булган кала тол хатындай хәзер.
Өлкәләр арасында мәликә ▼
▼ Мәликә – патшабикә.
бу шәһәр кол хәлендә калды.2Төннәрен ачыргаланып елый ул,
күз яшьләре яңакларын юа,
аның сөйгәннәре ▼
▼ …аның сөйгәннәре… – Яһүдә иленең хыянәтче тарафдарлары турында сүз бара (19 нчы аятьтә шул ук мәгънә).
арасында юатучы да юк үзен;барлык дуслары хыянәт итте аңа, дошманына әйләнде.
3Авыр коллык, газап кичергән Яһүдә читкә сөрелде,
чит-ятлар арасында яшәп, тынычлык таба алмый ул –
чарасыз калган хәлендә, эзәрлекләп, куып тоттылар аны.
4Сионга ▼
▼ Сион – әүвәле Иерусалимдәге тау шулай аталган, әмма биредә бөтен шәһәр күздә тотыла.
илтүче юллар кайгыда,чөнки бәйрәмгә баручылар күренми.
Сион капкалары бушап калган,
руханилары ыңгыраша, кызлары боеккан –
хәсрәттәдер Сион.
5Дошманнары, аңа баш булып, рәхәт чигә бүген,
чөнки Раббы Сионны бихисап күп гөнаһлары өчен
газапларга дучар итте;
аның балалары әсир ителде – дошман куып алып китте.
6Сион-кызның ▼
▼ Сион-кыз – Иерусалим шәһәренең шигъри атамасы.
бөтен гүзәллеге юкка чыкты.Түрәләре аның көтүлеген таба алмаган болан сыман,
аучыдан качып хәлдән тайды алар.
7Бәла килгән, каңгырып йөргән көннәрендә,
Иерусалим әүвәлге байлык-зиннәтен
сагынып исенә төшерә.
Халкы дошман кулына эләккәч, һичкем аңа ярдәм итмәде;
көндәшләре, тамаша кылып, җиңелүеннән көлде генә.
8Иерусалим зур гөнаһ кылды,
шуңа күрә күңел кайтаргыч бер нәрсәгә әйләнде;
аңа дан җырлаучылар мыскыл белән карый хәзер,
чөнки аның шәрәлеген күрделәр;
ул үзе дә авыр сулый,
читкә борылып, йөзен яшерә.
9Итәгенә нәҗес ябышса да, киләчәген кайгыртмады ул;
аның түбән тәгәрәве коточкыч булды,
һәм һичберкем аны юатмады.
«Йа Раббым, күр минем газапларны,
күз сал – дошманнарым тантана итә!» – ди Иерусалим.
10Аның бөтен байлык-зиннәтенә кулын сузды дошман;
мәҗүсиләрнең изге йортка аяк басуын күреп торды ул,
гәрчә Син, Раббы, мәҗүсиләргә Үз җыеныңа аяк басарга рөхсәт итмәсәң дә.
11Иерусалимнең бар халкы, икмәк эзләп, авыр ыңгыраша,
җан саклап калыр өчен,
кыйммәтле әйберләрен ризыкка алыштыра.
«Йа Раббым, кара, – ди Иерусалим, –
һәм минем ни дәрәҗәдә түбәнсетелүемне күр!
12Берегезнең дә күңеле эремиме, янәшәмнән узучылар?!
Күз салыгыз һәм күрегез: ачуы ярсыган көнне
Раббы мине дучар иткән, мин тарыган газап сыман,
тагын берәр газап бармы икән?!
13Ул югарыдан ут юнәлтте – әлеге ут сөякләремә үтеп керде.
Минем аякларыма ятьмә салды Ул
һәм кире борылырга мәҗбүр итте.
Көннең-көнендә хәсрәт чиктереп, мине ялгыз калдырды.
14Гөнаһларымны минем камыт итте,
Үз куллары белән үргән камытны муеныма төшерде.
Хуҗа-Хаким хәлемне алды,
мин каршы тора алмастай кешеләр кулына тапшырды мине.
15Диварларым эчендәге барлык гаярь угланнарымны
Хуҗа-Хаким читкә тибәрде,
яшь егетләремне кырып бетерер өчен,
миңа каршы гаскәр җыйды.
Гыйффәтле кыз Яһүдәне йөзем изгәндәй таптады.
16Мин менә шуларны уйлап елыйм,
күзләремнән туктаусыз яшь ага,
рухымны тергезердәй юатучым миннән ерак.
Балаларым өметсезлектә,
чөнки дошман җиңеп чыкты».
17Сион, ярдәм сорап, кулларын суза,
ләкин аны юатырдай һичкем юк.
Ягъкуб ▼
▼ Ягъкуб – аның икенче исеме Исраил. Ягъкуб – Исраил халкының нәселбашы.
дошманнарына Раббы«Уратып алыгыз аны» дигән фәрман бирде.
Дошманнары алдында Иерусалим
күңел кайтаргыч бер нәрсәгә әйләнде.
18«Раббы хаклыдыр, – ди Иерусалим, –
мин бит Аның сүзенә каршы килдем.
Тыңлагыз, барча халыклар,
һәм минем газапларыма күз салыгыз –
кыз вә егетләрем әсир китте минем.
19Сөйгәннәремне мин ярдәмгә чакырдым,
ләкин алар мине алдадылар;
руханиларым вә өлкәннәрем,
җаннарын саклап калыр өчен ризык эзләп йөргәндә,
шәһәр эчендә үлеп калдылар.
20Күр, Раббы, газап эчендә мин,
бөтен эчем актарыла минем,
йөрәгемнең асты өскә килә,
чөнки мин бар көчемә Сиңа карыштым.
Балаларымны әнә урамнарда кылычтан уздыралар,
йортлар эчендә дә үлем хөкем сөрә.
21Минем ыңгырашуымны ишеттеләр,
ләкин мине юатучы табылмады.
Дошманнарым, миңа килгән бәлане күреп,
Синең шушы эшеңә сөенделәр.
Менә, Син алдан искәртеп куйган көн килде!
Инде дошманнарым да минем хәлдә калса иде!
22Аларның бөтен явызлыкларын күз уңында тотсаңчы.
Гөнаһларым өчен миңа нәрсә кылсаң, аларга да шуны кыл!
Ыңгырашуым көчле, йөрәгем дә хәлдән тайды!»
Copyright information for
TatIBT15