Lamentations 3
Төшенкелек һәм өмет
1Мин – Раббының ачу таягынүз җилкәмдә татыган кешемен.
2Ул мине, җитәкләп алып китеп,
яктыга түгел, ә караңгыга китереп кертте.
3Әйе, Үзенең кулы белән
Ул мине һәрдаим, көннәр буе җәзалый.
4Бәдәнемне вә тән тиремне арыгайтты Ул,
сөякләремне җимерде.
5Һәр яктан камап алып, авыр газапларга урады.
6Ул мине, күптән үлгән кешедәй,
караңгыга кертеп утыртты.
7Чыкмасын дип, мине дивар белән урап алды,
авыр богаулар кидерде.
8Күпме генә ярдәм сорап ялварсам да,
догама колак салмады.
9Юлларымны ташлар белән томалады,
сукмакларымны кыегайтты.
10Ул мине аю кебек сагалап торды,
арысландай посып көтте.
11Барган юлымнан төртеп чыгарып,
мине ботарлап ташлады.
12– 13Садагыннан ▼
▼ Садак – ук савыты.
ук алып, җәясен киерде,миңа төбәп, бөерләремә укларын батырды.
14Мин бар халкым өчен көлкегә әйләндем –
үзләренең җырларында алар мине көнозын мәсхәрәли.
15Ул мине ачы үлән белән туендырды,
әче әрем суын туйганчы эчерде.
16Чуерташка бәреп, тешләремне җимерде,
мине тузанга салып таптады.
17Җаным тынычлыгын җуеп,
иминлекнең нәрсә икәнен оныттым.
18«Түземлегем бетте,
Раббыга өметем юкка чыкты!» – дидем.
19Кичергән газапларымны, каңгырып йөрүләремне уйласам –
анда бары әрем вә үт әчесе генә.
20Шул турыда уйланам да,
җаным егәрен җуя.
21Әмма өметемне өзмим,
чөнки менә нәрсәне исемә төшерәм:
22Раббы мәрхәмәт күрсәткәнгә юкка чыкмадык без,
Аның рәхим-шәфкате мәңге бетәрлек түгел.
23Аның шул сыйфатлары һәр иртәдә яңарып тора.
Синең тугрылыгың бөектер, и Раббым!
24«Раббы – минем өлешем-язмышым», – дим үз-үземә,
шуңа күрә мин Аңа өметләнәм.
25Раббы Үзенә өмет баглаган,
Аның йөз нурын эзләгән җанга игелекледер.
26Түземлек күрсәтүче,
Раббы коткарыр, дип өметләнүче – бәхетледер.
27Раббыга буйсыну камытын
яшь чагында тарткан кеше – бәхетледер.
28Берьялгызы сүзсез генә утырсын ул кеше,
Раббы аңа камытны кидергәндә.
29Буйсыну күрсәтеп, йөзе белән җиргә орынсын –
бәлки, әле өмет бардыр.
30Кыйнаучыга яңагын куйсын ул,
күңеле кайтканчы тиргәлсен.
31Хуҗа-Хаким бөтенләйгә ташламый!
32Кайгы-хәсрәткә дучар итсә дә, рәхим-шәфкатен дә күрсәтә,
чөнки Аның мәрхәмәте чиксездер.
33Адәм балаларын газапка вә кайгыга салырга яратмый Ул.
34Җирдәге барча әсирләрнең аяк астында тапталуын,
35кешенең Аллаһы Тәгалә күз алдында хокуклардан мәхрүм ителүен,
36гадел хөкем чыгарылмавын Хуҗа-Хаким күрмимени?!
37Хуҗа-Хаким боермаса,
кемнең сүзе тормышка ашыр икән?!
38Бәла-каза да, яхшылыклар да Аллаһы Тәгалә ихтыярында түгелме?!
39Җәзаны үз гөнаһлары өчен алгач,
адәм баласына нигә зарланырга?!
40Йөргән юлларыбызга җентекләп карыйк та Раббыга кире кайтыйк.
41Йөрәгебезне һәм кулларыбызны күктәге Аллаһыга сузыйк.
42Без гөнаһ кылдык, кирелек күрсәттек,
һәм Син безне кичермәдең.
43Син, ачуыңа төренеп, безне эзәрлекләдең,
һич кызганмый һәлак иттең.
44Бер генә дога да Сиңа барып ирешмәсен өчен,
болытларга бөркәндең.
45Халыклар арасында чүп вә җирәнгеч нәрсә иттең Син безне.
46Барлык дошманнарыбыз безне мыскыллап көлде.
47Безгә тигән өлеш – коточкыч курку вә тозактыр,
бөлгенлек вә һәлакәттер.
48Бичара халкымның кырылуын күреп,
күземнән яшьләрем елга булып ага.
49– 50Раббы, күкләрдән карап, шушыларны күргәнчегә кадәр
күз яшьләрем һич туктамый, берөзлексез агар минем.
51Шәһәрем кызларының язмышын күреп,
җаным өзгәләнә минем.
52Сәбәпсезгә миңа нәфрәтләнгән дошманнарым
мине кош тоткан кеби тотмак булды.
53Гомеремнән яздырыр өчен, чокырга ташлады,
өстемә ташлар ыргытты.
54Сулар башымнан ук күмеп китә язды,
«Беттем!» – дип уйладым мин.
55Тирән чокырдан, Раббым, Сине ярдәмгә чакырдым.
56«Ялваруыма, аһ оруыма колагыңны томалама», – дидем,
һәм Син мине ишеттең.
57Дәшкән чагымда Син, якын килеп,
миңа: «Курыкма!» – дидең.
58Син, Хуҗа-Хакимем, минем эш-дәгъвамны якладың,
җанымны саклап калдың.
59Миңа каршы кылынган гаделсезлекне күрәсең Син, Раббым, –
минем эшемә хак хөкемеңне чыгар!
60Дошманнарның никадәр үчле булуын,
миңа каршы корган хәйлә-мәкерләрен күреп торасың.
61Аларның мине тиргәүләрен,
миңа каршы нәрсә ниятләвен,
62көнозын минем хакта пышылдашуын
һәм ниләр сөйләвен Син ишетеп торасың, Раббым.
63Күрче: утырганда да, аяк өсте торганда да,
минем хакта мәсхәрәле җырлар җырлый алар.
64Кылган эшләренә карап, җәзасын бир аларга, Раббым;
65йөрәкләрен авыр хәсрәткә сал,
өсләренә каргышыңны яудыр!
66Ачуыңнан ярсып эзәрлеклә,
күкләрең астында яшәүче дошманнарымны юк ит, Раббым!
Copyright information for
TatIBT15