‏ Lamentations 4

Иерусалимнең камалуы һәм тар-мар ителүе

1Алтын әнә ничек төсен югалтты,
алтынның иң яхшысы тоныкланып калды!
Изге асылташлар һәрбер урам чатында аунап ята!
2Саф алтындай кадерле Сион балаларын чүлмәкче ясаган әйбергә –
балчык чүлмәккә тиңлиләр хәзер!

3Хәтта чүл бүреләре дә, имчәк каптырып,
балаларын күкрәк сөте белән туендыра,
ә халкымның хатын-кызлары, чүлдәге тәвә кошы сыман,
кызганмыйча балаларын ташлап калдыра.
4Имчәк баласының, тамагы кибеп, аңкавына теле ябыша;
балалар икмәк сорый,
ләкин һичкем аларга берни бирми.

5Элек тәмле ризыклар белән сыйланганнар
хәзер әнә урамда ачтан үлә,
җете кызыл киемнәр
Җете кызыл киемне гадәттә патшалар гына кигән.
киеп үскән кешеләр чүплектә казына.

6Кылган гөнаһлары өчен бичара халкым
кеше кулы кагылмыйча
мизгел эчендә юк ителгән Сәдүм шәһәреннән дә
катырак җәзага тартылды.
7Сионның аксөякләре кардан чистарак,
сөттән аграк иде,
алсу тәннәре мәрҗәннән матуррак,
үзләре зәңгәр якутка тиң иде.
8Ә хәзер йөзләре корымнан кара –
урамда аларны танымыйлар;
тиреләре сөяккә ябышкан,
кибеп бетеп, агач кайрысыдай булган.

9Басу җимеше азлыктан ачка интегеп үлүчеләргә караганда
кылычтан узганнар – бәхетлерәктер.

10Ана кешенең назлы куллары үз баласын пешерде –
һәлакәткә юлыккан бичара халкыма алар ризык булды.

11Раббының каһәре кайнап ташыды:
ачуыннан ярсып, Сионны Ул утка тотты,
шул ут шәһәрне нигезе белән бергә йотты.

12Җир йөзендәге патшаларның,
дөньяда яшәүче кешеләрнең берсе дә,
Иерусалим дошманнары шәһәр капкасыннан керер, дип ышанмады.

13Болар һәммәсе Иерусалим пәйгамбәрләренең гөнаһлары,
руханиларының җинаятьләре өчен җәза булды –
алар кала диварлары эчендә тәкъва кешеләрнең канын түктеләр.
14Алар, сукырлар сыман, урамнарда адашып йөри хәзер,
канга буялып нәҗесләнеп беткәннәр,
киемнәренә орынырга һичкем кыймый.
15«Китегез, нәҗесләр! – дип кычкыралар аларга. –
Китегез, кит, кагылмагыз безгә!»
Һәм алар, биредән качып,
чит халыклар арасында каңгырып йөриләр,
әмма анда да: «Алар безнең арада калырга тиеш түгел!» –
дигән сүзләрне ишетәләр.
16Раббы аларны Үзе куып таратты;
Ул инде аларга күз-колак булмас.
Кылган җинаятьләре өчен руханиларга инде – хөрмәт,
өлкәннәргә илтифат бетте.

17Юкка гына, ярдәм көтеп, күзләребез талды;
безне коткара алмаган халыкны
юкка гына манарадан күзләп тордык.

18Безнең һәр адымыбызны күзәтеп тордылар –
без урамда йөри алмадык;
соңгы сәгатебез якынлашты,
көннәребез инде санаулы – гомеребезнең ахыры җитте!
19Безне эзәрлекләүчеләр күктә очкан бөркетләрдән җитез иде;
алар безне тау-таш арасында куып йөртте,
чүлләрдә сагалап торды.
20Тормышыбыз сулышы –
башына май сөртелгән, Раббы куйган патшабыз –
алар тозагына эләкте.
Ә без патша турында:
«Халыклар арасында аның күләгәсендә яшәрбез», – дигән идек.

21Утс җирендә яшәүче Эдом-кыз, шатлан һәм күңел ач!
Тик Раббының ачу касәсен
Раббының ачу касәсе – карагыз: «Ишагыйя», 51:17.
син дә татырсың,
эчеп исереп, шәрә калырсың.
22Әй Сион-кыз!
Җинаятең өчен инде җәза тәмамлана,
Раббы сине бүтәнчә сөргенгә җибәрмәс;
ләкин сине Ул, әй Эдом-кыз, җинаятең өчен җәзага тартыр,
гөнаһларыңны фаш итәр!
Copyright information for TatIBT15