Lamentations 5
Котылу хакында дога
1Безнең белән булган хәлләрне исеңә төшер, Раббым;карап бак һәм хурлыгыбызны күр:
2биләмә җиребез – читләргә,
йортларыбыз ят кешеләргә күчте.
3Без атасыз, ятимнәр булып калдык,
аналарыбыз – тол хатыннар хәзер.
4Суыбызны да көмеш түләп эчәбез,
утыныбызны да акчага сатып алабыз.
5Эзебезгә басып, эзәрлекләп киләләр безне,
тәмам хәлдән тайдык, бернинди ял күрмибез.
6Туйганчы ашарлык икмәк табар өчен,
кулларыбызны мисырлыларга, ашшурлыларга сузабыз.
7Гөнаһ кылган ата-бабаларыбыз инде юк,
ә без аларның җинаятьләре өчен җәза кичерәбез.
8Безнең өстән коллар хакимлек итә. –
Алар кулыннан безне кем йолып алыр?!
9Икмәк юнәтеп, җаныбызны хәвеф астына куябыз,
чөнки чүлдән безгә кылыч яный.
10Ачлык газабыннан тән тиребез
мичтә кызгандай каралып күмерләнде.
11Хатыннарны – Сионда,
кызларны Яһүдә шәһәрләрендә мәсхәрәлиләр.
12Түрә-хакимнәребезне дошман асып куйды,
өлкәннәргә сан бетте.
13Егетләр тегермәндә он тартырга мәҗбүр,
яшүсмерләр абына-абына утын ташый.
14Өлкәннәр инде шәһәр капкасы төбендә утырмый,
егетләр көй уйнамый.
15Йөрәгебезнең шатлыгы сүнде,
биюләребез кайгы җырына әверелде.
16Башыбыздан таҗ төште.
Гөнаһ кылдык без! Кайгы безгә!
17Шунлыктан йөрәгебез әрни,
күзләребезнең нуры сүнде.
18Сион тавы бушап калды,
анда чүл бүреләре эзләнеп йөри.
19Ләкин Синең хакимлегең, Раббы, – мәңгелектер,
Синең тәхетең буыннан-буыннаргача дәвам итәдер!
20Тик нигә Син безне болай бөтенләйгә оныттың?
Ник безне шулай озакка ташладың?
21Безне Үзеңә кайтар, Раббы,
һәм без кайтырбыз!
Электәге көннәребезне кайтар!
22Син безне бөтенләйгә кире кактыңмы?
Безгә булган ачуың шулай чиксезме?
Copyright information for
TatIBT15