Mark 11
Гайсәнең тантана белән Иерусалимгә керүе
1Иерусалимгә якынлашып, Зәйтүн-тау итәгендәге Бәйт-Фәги һәм Бәйт-Әния авылларына җиткәндә, Гайсә ике шәкертен чакырып алды да 2аларга: – Каршыгыздагы авылга барыгыз. Анда керү белән моңарчы һичкем атланмаган, бәйдәге яшь ишәкне күрерсез. Аны бәйдән ычкындырыгыз да монда алып килегез, – диде. – 3Әгәр берәрсе: «Ник алай эшлисез?» – дип сораса, сез: «Ишәк безнең Хуҗага кирәк, Ул аны тиздән кире кайтарыр», – дип җавап бирегез. 4Алар, китеп, тыкрыкта ишек янына бәйләп куелган яшь ишәкне күрделәр дә чишә башладылар. 5Шул тирәдә басып торган кешеләр алардан: – Нәрсә эшлисез сез? Ни өчен ишәкне бәйдән ычкындырасыз? – дип сорадылар. 6Әмма Гайсә кушканча җавап кайтаргач, аларны тоткарламадылар. 7Ишәкне Гайсә янына китереп, өс киемнәрен хайванның сыртына салдылар, һәм Гайсә ишәккә менеп атланды. 8Халыкның күбесе юлга өс киемен җәйде, башкалар исә кырда үсеп утырган агач ботакларын кисеп түшәде. 9Алда баручылар да, арттагылар да: «Һошанна! ▼▼ Һошанна! – яһүдчә «Коткар безне!». Гайсә заманында әлеге сүз Аллаһыны мактау өчен кулланылган.
Раббы исеменнән Килүче мөбарәктер! ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 117:25, 26.
10Атабыз Давытның якынлашып килгән патшалыгы мөбарәк!
Югарыда, күкләрдә һошанна!» – дип кычкырды.
11Иерусалимгә керүгә, Гайсә Аллаһы йортына юнәлде. Һәммә нәрсәне күздән кичергәнче, кич җитте, һәм Гайсә унике шәкерте белән Бәйт-Әниягә әйләнеп кайтты.
Аллаһы йорты – дога кылу урыны
12Иртәгесе көнне Бәйт-Әниядән чыкканда, Гайсә ачыгып киткән кебек булды. 13Еракта куе яфраклы инҗир агачы күреп, Ул, җимеше булмасмы дип, агач янына килде, әмма анда яфрактан башка берни күренмәде: җимеш өлгерергә әле иртә иде. 14Инҗир агачына Гайсә: – Моннан ары җимешеңне мәңге беркем ашамасын! – диде. Шәкертләре исә моны ишетеп тордылар. 15Менә алар Иерусалимгә килеп җиттеләр. Аллаһы йортына керүгә, Гайсә андагы сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгара башлады, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады; 16Аллаһы йортының ишегалды аша нәрсәдер күтәреп узучыларны да тыйды. 17Аннары Гайсә, халыкка гыйлем биреп: – Изге язмада: «Минем Йортым барча халыклар өчен дога кылу йорты дип аталыр» ▼▼ Карагыз: «Ишагыйя», 56:7.
, – дип әйтелмәгәнмени? Ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез! ▼▼ Карагыз: «Иремия», 7:11.
– диде. 18Баш руханилар һәм канун белгечләре бу хакта ишеткәч, Гайсәне һәлак итү әмәлен эзләргә тотындылар. Чөнки бар халык Аның гыйлем бирүен таң калып тыңлаганга, алар Аңардан курка иделәр. 19Кич җиткәч, Гайсә шәкертләре белән шәһәрдән китте. Корыган инҗир агачы
20Иртәгесен инҗир агачы яныннан үтеп барганда, алар агачның очыннан алып тамырына тикле корыган булуын күрделәр. 21Петер исә, кичә нәрсә булганын исенә төшереп, Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, Син каргаган инҗир агачы корып төшкән бит! – диде. 22Аларга җавап итеп, Гайсә: – Аллаһыга ышаныгыз! – диде. – 23Хак сүз әйтәм сезгә: әгәр кем дә булса шушы тауга: «Күтәрел дә диңгезгә ташлан!» – дип әйтсә һәм күңеленнән һич шикләнмичә әйткән сүзләренең үтәләсенә ышанса, нәкъ шулай булыр да. 24Шуңа күрә Мин сезгә әйтәм: дога кылып Аллаһыдан нәрсә генә сорасагыз да, аны инде алдым дип ышаныгыз – һәм сез аны алырсыз! 25Шулай ук дога кылып торган чакта да берәрсенә үпкәгез булса, Күктәге Атагыз гаеп эшләрегезне кичерсен өчен, үзегез дә һәммә кешене кичерегез. [ 26] ▼▼ Кайбер кулъязмаларда 26 нчы аять тә бар: «Ә инде кичермәсәгез, Күктәге Атагыз да гаеп эшләрегезне кичермәс».
Гайсәгә мондый вәкаләтне кем биргән?
27Алар янә Иерусалимгә килделәр. Гайсә Аллаһы йортының ишегалды буйлап йөргән чакта, янына баш руханилар, канун белгечләре һәм өлкәннәр килделәр. 28– Мондый эшләр башкарырга Синең нинди хокукың бар? Боларны эшләргә Сиңа кем вәкаләт бирде? – дип сорады алар. 29– Мин сезгә бер сорау бирәм, – диде Гайсә. – Әгәр сез җавап бирсәгез, Мин дә бу гамәлләрне нинди вәкаләт белән эшләвемне әйтермен. 30Суга чумдыру хокукы Яхъяга күктән бирелгәнме, әллә кешеләрдәнме? Җавап бирегез! 31Алар үзара: – Әгәр: «Күктән», – дип әйтсәк, Ул: «Ә ни өчен сез аңа ышанмадыгыз?» – дип сорар. 32«Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – дип фикерләштеләр. Бар халык Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, алар, халыктан куркып: 33– Белмибез, – дип җавап кайтардылар. – Алай булгач, Мин дә сезгә бу эшләрне нинди вәкаләт белән башкаруымны әйтмим, – дип җавап бирде Гайсә.
Copyright information for
TatIBT15