Mark 12
Йөзем үстерүче явызлар хакында гыйбрәтле хикәя
1Шуннан Гайсә аларга гыйбрәтле хикәяләр сөйли башлады: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан, аны койма белән әйләндереп алган, йөзем изү өчен махсус чокыр әзерләгән. Бакчаны саклар өчен манара төзегән дә, йөзем үстерүчеләргә бакчасын куллану өчен биреп, чит якларга китеп барган. 2Уңыш җыяр вакыт җиткәч, йөзем бакчасыннан үз өлешен алырга дип, хезмәтчесен озаткан. 3Ә тегеләр аны тотып кыйнаганнар һәм буш кул белән кайтарып җибәргәннәр. 4Бакча хуҗасы икенче хезмәтчесен юллаган. Ләкин аны, башын җәрәхәтләп, мыскыл итеп җибәргәннәр. 5Хуҗа кеше янә бер хезмәтчесен юллаган – анысын үтергәннәр. Башкаларын да җибәреп караган: кайсын кыйнаганнар, кайсын үтергәннәр. 6Ахыр чиктә аның бер генә кешесе – сөекле углы калган. Шуннан әлеге хуҗа: «Углыма алар хөрмәт күрсәтерләр», – дип уйлап, аны озаткан. 7Әмма йөзем үстерүчеләр үзара: «Варис бит бу! Әйдәгез, үтерик аны, һәм аңа каласы мирас милке безнеке булыр», – дип сөйләшкәннәр дә 8хуҗаның углын тотып алып үтергәннәр һәм йөзем бакчасыннан чыгарып ташлаганнар. 9Инде йөзем бакчасының хуҗасы нәрсә эшләр? Ул, әйләнеп кайтып, йөзем үстерүчеләрне үтерер һәм йөзем бакчасын башкаларга бирер. 10– 11Изге язмада: «Төзүчеләр яраксыз дип тапкан ташиң мөһим почмак ташына әйләнде.
Раббы тарафыннан кылынды бу,
һәм безнең күзләр өчен бу могҗизадыр» ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 117:22-23.
, –дигәнне әллә сез укымадыгызмы? 12Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, яһүдиләрнең башлыклары Аны кулга алырга теләгән иде дә, халыктан курка калды. Шуңа күрә алар Аны калдырып китеп барды.
Кайсарга салым түләү турында
13Аннан соң Гайсә янына, Ул берәр гаеп сүз әйтмәсме дип, фарисейларны һәм Һируд тарафдарларын җибәрделәр. 14Алар, Аның янына килеп: – Остаз! Синең туры сүзле булуыңны беләбез. Син берәүгә дә ярарга тырышмыйсың, чөнки кемнең кем булуы Сиңа мөһим түгел. Син хакыйкать кушканча Аллаһы юлына өйрәтәсең. Әйт әле, кайсарга салым түләргә рөхсәт ителәме, юкмы? Салым түләргәме безгә, юкмы? – диде. 15Аларның икейөзлелеген белгәнгә, Гайсә: – Нәрсәгә дип сыныйсыз сез Мине? Бер динарлык тәңкә күрсәтегез әле, – диде. 16Аңа тәңкә алып килеп бирделәр, һәм Гайсә алардан: – Монда кемнең сурәте төшерелгән, кемнең исеме сугылган? – дип сорады. – Кайсарныкы, – дип җавап бирде алар. 17Шуннан Гайсә: – Кайсарныкын – кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез, – диде. Аның бу җавабына тегеләр таң калды.Үледән терелү турында сорау
18Гайсә янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килеп, Аңардан менә нәрсә хакында сорадылар: 19– Остаз! Канунда Муса безгә: «Әгәр берәүнең ир туганы, ата булу бәхетенә ирешмичә үлеп китеп, аның хатыны калса, бу тол хатынны кардәше үзенә алсын һәм үлгән бертуган кардәшенең нәселен дәвам итсен» ▼▼ Карагыз: «Канун», 25:5-6.
, – дип язган. 20Бертуган җиде ир кардәш булган. Беренчесе өйләнгән һәм бала калдырмыйча үлеп киткән. 21Аның хатынын икенче туганы үзенә алган, ләкин бала калдырмыйча үлеп киткән. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булган. 22Җиде агай-эне арасында берсе дә нәсел варисын калдыра алмаган. Барысыннан соң хатын үзе дә үлеп киткән. 23Үлеләр терелгән вакытта, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аның ире булган бит! 24– Сез ялгышасыз. Ни өчен дисәгез, Изге язманы һәм Аллаһы кодрәтен белмисез, – диде аларга Гайсә. – 25Үледән терелгәннәр өйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар күктәге фәрештәләр сыман булырлар. 26Ә инде үлгәннәрнең терелүе мәсьәләсенә килгәндә, Муса китабындагы хикәядә Аллаһының янып торган күгән куагы арасыннан: «Мин – Ибраһим Алласы, Исхак Алласы һәм Ягъкуб Алласы» ▼▼ Карагыз: «Чыгыш», 3:6.
, – дип әйткән сүзләрен укымадыгызмыни? 27Аллаһы – үлеләр Алласы түгел, Ул тереләрнеке. Сез бик тә ялгышасыз. Иң мөһим әмер
28Аларның бәхәсен ишетеп һәм Гайсәнең аларга яхшы итеп җавап бирүен күреп, канун белгечләреннән берсе Аның янына килде дә: – Әмерләрнең кайсысы мөһимрәк? – дип сорады. 29– Иң мөһим әмер шушыдыр, – дип җавап бирде Гайсә: – «Тыңла, Исраил халкы! Раббы Аллабыз – бердәнбер Раббы! 30Раббы Аллаңны бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың белән һәм бар көчеңә ярат» ▼▼ Карагыз: «Канун», 6:4-5.
. 31Ә менә икенчесе: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат» ▼▼ Карагыз: «Левиләр», 19:18.
. Бу әмерләрдән дә мөһимрәге юк. 32– Яхшы әйттең, Остаз, – диде канун белгече, – «Аллаһы бердәнбер һәм Аннан башка илаһ юк», – дип, Син дөрес әйтәсең. 33«Аны бөтен йөрәгең, бөтен акылың белән һәм бар көчеңә ярату» һәм «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярату» барлык яндыру корбаннарыннан һәм башка төр корбаннардан мөһимрәк. 34Аның акыллы җавабын ишетеп, Гайсә: – Син Аллаһы Патшалыгыннан ерак түгелсең, – диде. Шуннан соң инде бер кеше дә Гайсәдән нәрсәдер сорарга батырчылык итмәде. «Мәсих – Давыт Углымы?»
35Аллаһы йортында гыйлем биргәндә, Гайсә әйтте: – Ни өчен канун белгечләре, Мәсих Ул – Давыт Углы, дип әйтә ала? 36Изге Рух белән илһамланган Давыт та бит болай дигән: «Раббы минем Хакимемә:„Дошманнарыңны Синең аяк астына түндергәнче,
Минем уң ягымда утыр“, – ди» ▼
▼ Карагыз: «Зәбур», 109:1.
.37Давыт үзе Мәсихне «Хакимем» дип атый. Алай икән, ничек итеп Мәсих аның Углы була ала? Җыелган бар халык Аны рәхәтләнеп тыңлады. 38– 39Халыкка гыйлем биреп, Гайсә: – Канун белгечләреннән сакланыгыз, – диде. – Алар озын киемнән йөрүне, мәйданнарда үзләрен ихтирам белән сәламләгәнне, гыйбадәтханәләрдә дәрәҗәле урыннарда, мәҗлесләрдә иң түрдә утыруны яраталар. 40Алар, хәйләләп, тол хатыннарның йортларын үзләренә алалар, кешеләр күрсен дип, озак итеп дога кылалар. Андыйларны иң каты хөкем көтә!
Тол хатынның бүләге
41Гайсә, сәдака сандыгы янына утырып, халыкның акча салуын күзәтеп торды. Байларның күбесе акчаны мулдан салды. 42Шунда бер фәкыйрь тол хатын, килеп, ике данә вак акча ▼▼ …ике данә вак акча… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: ике лептон. Лептон – грекларның иң вак акча берәмлеге. Бер кодрант – римлыларның акча берәмлеге; 64 кодрант бер динарга тигез.
(бер кодрант) салды. 43Гайсә, шәкертләрен чакырып, аларга: – Хак сүз әйтәм сезгә: бу фәкыйрь тол хатын акчаны барысына караганда күбрәк салды. 44Сәдака сандыгына акча салучыларның барысы да үзеннән артканын салды, ә ул, фәкыйрь була торып, бар акчасын, яшәү өчен кирәк булганның бөтенесен салды, – дип әйтте.
Copyright information for
TatIBT15