Mark 13
Ахыр заман билгеләре
1Аллаһы йортыннан чыгып барганда, шәкертләрнең берсе Гайсәгә: – Остаз! Кара әле, нинди зур ташлар, нинди матур биналар! – диде. 2– Син шушы зур биналарны күреп таң калдыңмы? – диде Гайсә. – Монда таш өстендә таш калмаячак, бар нәрсә җимереләчәк! 3Гайсә Зәйтүн тавында Аллаһы йорты каршында утырган чакта, Петер, Ягъкуб, Яхъя һәм Әндри, Аның белән ялгызлары гына калгач, Аңардан: 4– Әйт әле безгә: ул хәлләр кайчан булыр, аларның тиздән гамәлгә ашачагын нинди билге-ишарә аша белербез? – дип сорадылар. 5Гайсә аларга болай дип сүзен башлады: – Карагыз аны, алдамасыннар үзегезне! 6Күпләр, килеп, үзләрен Минем исем белән атарлар һәм: «Мин – Ул», – дип әйтеп, байтак кешене алдарлар. 7Якындагы сугыш авазын һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәндә курыкмагыз: шулай булырга тиеш. Әмма моның белән генә бетмәс әле: 8халык – халыкка, патшалык патшалыкка каршы чыгар, төрле урыннарда җир тетрәүләр, ачлык булыр. Болар – тулгак газапларының башы гына. 9Сез исә әзер булып торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хөкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Минем хакка сез, патшалар һәм идарәчеләр каршына килеп басып, шаһитлык бирерсез. 10Әмма аңарчы бар халыкларга Яхшы хәбәр килеп ирешергә тиеш. 11Үзегезне хөкемгә алып барганда, нәрсә сөйләрбез, дип хафаланмагыз: шул сәгатьтә үзегезгә нәрсә хәбәр ителсә, шуны сөйләрсез, чөнки сез үзегез түгел, сезнең өчен Изге Рух сөйләр. 12Кардәш – кардәшен, ата үзенең баласын үлемгә тапшырыр, ә балалар, ата-аналарына каршы чыгып, аларны үтертер. 13Минем аркада барысы да сезгә нәфрәт белән карар. Әмма ахырга кадәр чыдаган кеше котылыр. 14Сез «ташландык хәлгә китерүче нәҗес нәрсәнең» тиешсез урында торуын ▼▼ Карагыз: «Даниил», 9:27; 11:31; 12:11.
күрерсез (бу сүзләрне укыган кеше аңласын). Шулвакыт Яһүдия җирендәгеләр тауларга качсын. 15Өй түбәсендә булганнар, әйберләрен алыр өчен, өйгә төшеп тормасыннар, 16кырда булганнар өс киемен алырга өйләренә кайтмасыннар. 17Ул көннәрдә авырлы булган һәм бала имезгән хатыннарга – кайгы! 18Бу хәлләр кыш көненә туры килмәсен дип, дога кылыгыз. 19Ул көннәрдә дөнья яралганнан, Аллаһы дөньяны яратканнан бирле булмаган һәм киләчәктә дә булмаячак афәт килер. 20Әгәр Раббы шул көннәрне кыскартмаса, һичкем исән калмас иде. Әмма Үзе сайлаган кешеләр хакына Раббы ул көннәрне кыскартты. 21Әгәр сезгә шул вакытта: «Кара, Мәсих менә монда!» яки «Ул анда!» – дип әйтсәләр, ышанмагыз! 22Чөнки ялган мәсихләр вә ялган пәйгамбәрләр килер; алар, Аллаһы тарафыннан сайланганнарны алдамакчы булып, галәмәтләр һәм могҗизалар күрсәтер. 23Әмма сез сак булыгыз: барысы хакында Мин сезгә алдан әйтеп куйдым. 24Ул көннәрдә, шул афәттән соң, «кояш каралыр,ай яктыртмас,
25йолдызлар күктән коелып,
күк җисемнәре тетрәнер» ▼
▼ Карагыз: «Ишагыйя», 13:10; «Йоил», 2:10, 31.
,26шул чагында бөек кодрәт вә дан белән болытлар эчендә килүче Адәм Углын ▼
▼ Карагыз: «Даниил», 7:13.
күрерләр; 27Ул, фәрештәләрен җибәреп, дөньяның дүрт тарафыннан – җир читеннән башлап күк читенә кадәр Үзе сайлаганнарны җыеп алыр. 28Менә инҗир агачына күз салыйк: бөреләре бүртеп, яфрак яра башласа, сез тиздән җәй җитәсен беләсез. 29Монда да нәкъ шулай: бу хәлләрнең гамәлгә ашуын күргәндә, белеп торыгыз: ул вакыт якын ▼▼ …ул вакыт якын… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: ул якын. Моны болай да аңларга мөмкин: «Ул, димәк, Адәм Углы, озакламый киләчәк».
, инде ишек төбендә! 30Хак сүз әйтәм сезгә: болар һәммәсе гамәлгә ашканчы, бүгенге буын әле юкка чыкмас. 31Күк һәм җир юкка чыгар, әмма Минем сүзләрем һичкайчан юкка чыкмас. Көне һәм сәгате билгесез
32Ул көннең һәм сәгатьнең кайчан җитәсен һичкем белми: күктәге фәрештәләр дә, Угыл да. Бу турыда бары тик Ата гына белә. 33Карагыз аны, уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәсен сез белмисез. 34Сәфәр чыкканда, кеше, үзенең йортын хезмәтчеләренә калдырып, аларның һәркайсына аерым эш куша, капка сакчысына уяу булырга боера. 35Шуңа күрә уяу булыгыз! Йорт хуҗасының кайчан әйләнеп кайтасын белмисез бит: кичтәнме, төн уртасындамы, тәүге әтәч кычкыргандамы, әллә иртәнме. 36Көтмәгәндә хуҗагыз кайтып керә калса да, карагыз аны, сезне йоклап яткан хәлдә күрмәсен! 37Сезгә әйткән бу сүзләрне Мин бар кешегә кабатлыйм: уяу булыгыз!
Copyright information for
TatIBT15