‏ Mark 9

1Гайсә янә аларга:

– Хак сүз әйтәм сезгә: шушында басып торучылардан кайберләрегез кодрәт белән килүче Аллаһы Патшалыгын күрмичә дөнья куймас, – диде.

Гайсәнең кыяфәте үзгәрү

2Алты көн узганнан соң, Петер, Ягъкуб һәм Яхъяны Үзе белән алып, Гайсә биек тауга күтәрелде. Анда алар үзләре генә иде. Шулчак аларның күз алдында Гайсәнең кыяфәте үзгәреп китте. 3Аның киеме җир йөзендә һичкем шулай агарталмаслык, күз чагылдырырлык ак төскә керде. 4Шунда шәкертләр каршында Ильяс һәм Муса пәйгамбәр пәйда булдылар да Гайсә белән сөйләшә башладылар. 5Петер Гайсәгә:

– Остаз! Безнең монда булуыбыз ничек яхшы! Әйдә өч чатыр корыйк: берсе – Сиңа, берсе – Мусага, берсе Ильяска булыр, – диде.

6Бу сүзләрне ул нәрсә дияргә дә белмәгәнгә әйтте, чөнки шәкертләр шулкадәр куркып калган иде.

7Шулчак аларны болыт каплап алып, болыт эченнән «Бу Минем сөекле Углымдыр, тыңлагыз Аны!» дигән өн килеп иреште. 8Шәкертләр кинәт кенә як-якларына каранып алдылар, әмма яннарында Гайсәдән башка һичкемне күрмәделәр.

9Таудан төшкән чакта, Гайсә аларга, Адәм Углы үледән терелгәнчегә кадәр биредә күргәннәрегезне һичкемгә әйтмәгез, дип боерды. 10Алар әлеге боерыкны үтәделәр, әмма үзара: «Аның „үледән терелү“дигәне нәрсә аңлата икән?» – дип баш ваттылар. 11Шәкертләре Гайсәдән:

– Ни өчен канун белгечләре, башта Ильяс килергә тиеш, дип әйтәләр? – дип сорадылар.

12– Дөрестән дә, әүвәле Ильяс, килеп, бар нәрсәне әзерләп куяр
Карагыз: «Малахи», 4:5-6.
, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни өчен Изге язмада, Адәм Углына күп газаплар, кимсетүләр кичерергә туры киләчәк, дип язылган?
13Тик Мин сезгә, Ильяс килде инде һәм, алдан язылганча, аның белән ни теләсәләр, шуны эшләделәр, дип әйтәм.

Гайсәнең җен орган малайны савыктыруы

14Калган шәкертләр янына әйләнеп кайткач, Гайсә һәм өч шәкерте тегеләр тирәсенә җыелган күп санлы халыкны һәм алар белән бәхәсләшеп торучы канун белгечләрен күрделәр. 15Гайсәне күреп гаҗәпкә калган халык төркеме шунда ук Аны сәламләргә йөгерде. 16Гайсә Үзенең шәкертләреннән:

– Нәрсә хакында бәхәсләшәсез сез алар белән? – дип сорады.

17Халык арасыннан берәү, җавап биреп:

– Остаз! Мин Сиңа үземнең углымны алып килдем. Аның эченә явыз рух оялап, углымны телсез итте, – диде. –
18Явыз рух аны кайда эләктереп алса, шунда җиргә атып бәрә дә, малайның авызыннан күбек ага башлый, ул тешләрен шыкырдата, аннан соң бөтен гәүдәсе катып кала. Шәкертләреңнән явыз рухны кууларын үтенгән идем дә, булдыра алмадылар.

19– Әй, имансыз буын! – диде Гайсә. – Сезнең янда Миңа әле озак булыргамы? Күпме сезгә түзеп торырга? Китерегез Минем янга малайны!

20Аны Гайсә янына китерделәр. Гайсәне күрүгә, явыз рух малайны калтыратырга тотынды, һәм малай, җиргә егылып, авызыннан күбекләр агыза-агыза тәгәрәргә кереште.

21– Бу хәл кайчаннан бирле дәвам итә? – дип сорады Гайсә малайның атасыннан.

– Балачактан бирле шулай, – дип җавап бирде ул. –
22Харап итәр өчен, явыз рух аны күп тапкырлар әле утка, әле суга ташлады. Әгәр кулыңнан килсә, кызган безне, ярдәм ит!

23– Ни дигән сүз ул «кулыңнан килсә»? Ышанган кеше бар нәрсәне булдыра ала.

24Шулчак малайның атасы кычкырып җибәрде:

– Ышанам! Әмма шикләнүемне җиңәргә ярдәм ит!

25Йөгерә-чаба халык җыелганны күреп, явыз рухка Гайсә:

– Телсез һәм чукрак рух! Мин сиңа боерамын: чык аңардан һәм моннан ары һичкайчан керәсе булма! – дип әмер бирде.

26Явыз рух, малайны дер калтыратып, үкерә-үкерә аңардан чыгып китте. Малай исә мәет сыман ята бирде; бик күпләр үзара, малай үлде, дип сөйләште. 27Әмма Гайсә, кулыннан тотып, малайны торгызды, һәм ул аягына басты.

28Гайсә, өйгә кереп шәкертләре белән ялгызы гына калгач, тегеләр Аңардан:

– Ни өчен без аны куып чыгара алмадык? – дип сорадылар.

29– Мондый җеннәрне бары тик дога белән генә куып чыгарып була, – дип җавап бирде Гайсә.

30 31Шуннан алар, ул җирләрдән китеп, Гәлиләя төбәге аша үттеләр. Шәкертләренә гыйлем бирү белән мәшгуль Гайсә Үзенең бу якларга килүе турында һичкемнең белүен теләмәде. Ул аларга:

– Адәм Углын кешеләр кулына тотып бирерләр, һәм алар Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул үледән терелер, – дип сөйләде.

32Шәкертләре Гайсә әйткәннәрне аңламадылар, әмма Аңардан сорарга курыктылар.

Кем бөегрәк?

33Алар Кәпәрнаумга әйләнеп килделәр. Өйгә керүгә, Гайсә алардан:

– Юлда сез нәрсә хакында бәхәсләшеп бардыгыз? – дип сорады.

34Алар дәшмәделәр, чөнки, арада кайсыбыз бөегрәк, дип бәхәсләшкән иделәр. 35Гайсә утырды да, унике шәкертен янына чакырып:

– Беренче булырга теләгән кеше иң соңгысы һәм барысының да хезмәтчесе булсын, – диде.

36Шунда Гайсә, урталарына бер баланы бастырып, кочаклап алды һәм шәкертләренә әйтте:

37– Шушындый балаларның берсен Минем хакка күңеле белән кабул иткән кеше Мине кабул итә, ә Мине кабул итүче Мине генә түгел, бәлки Мине Җибәрүчене кабул итә дигән сүз.

Безгә каршы булмаган кеше безнең яклы

38– Остаз, – диде Яхъя, – без бер кешенең, Синең исемне әйтеп, җеннәрне куып чыгаруын күрдек. Безгә ияреп йөрмәгәнгә, без аны бу эшеннән тыйдык.

39Гайсә, аларга җавап биреп:

– Тыймагыз аны. Минем исемем хакына кодрәтле эшләр кылган кеше Минем хакта начар сүз сөйләмәс, – диде. –
40Безгә каршы булмаса, димәк, ул безнең яклы! 41Хак сүз әйтәм сезгә: Мәсих тарафдары булган өчен, кемдер сезгә бер чынаяк су эчерсә, ул кеше әҗерсез калмаячак!

42Ә инде Миңа иман итүче шушы кечкенә кешеләрнең берәрсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташы асып, диңгезгә ташласалар, аның өчен яхшырак булыр иде. 43Әгәр сине кулың вәсвәсәгә салса, аны чабып ташла! Ике кулың сау килеш җәһәннәмгә, сүнмәс утка барып кергәнче, бер куллы булып тормышка керүең яхшырак. [ 44]
Кайбер кулъязмаларда 44 нче һәм 46 нчы аятьләр дә бар: «Анда кешеләрне бертуктаусыз кортлар кимереп һәм һич сүнмичә ут янып тора».
45Әгәр сине аягың вәсвәсәгә салса, аны чабып ташла! Ике аягың сау килеш җәһәннәмгә барып кергәнче, бер аяклы булып тормышка керүең яхшырак. [ 46]
44 нче аятьнең искәрмәсен карагыз.
47 48Әгәр сине күзең вәсвәсәгә салса, аны йолкып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар кимереп һәм һич сүнмичә уты янып торган»
Карагыз: «Ишагыйя», 66:24.
җәһәннәмгә ике күзең сау килеш барып кергәнче, бер күзле булып Аллаһы Патшалыгына керүең яхшырак.

49Һәркем ут белән сыналыр
…сыналыр. – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: тозланыр.
.

50Тоз – яхшы нәрсә. Әмма ул үзенең тәмен җуйса, аңа ничек итеп тәм кайтарасың? Тоз сезнең үзегездә булсын! Һәм бер-берегез белән тату яшәгез.

Copyright information for TatIBT15