‏ Mark 7

Ата-баба йолалары

1Бервакыт Гайсә янына фарисейлар һәм Иерусалимнән килгән берничә канун белгече җыелды. 2Алар Гайсә шәкертләреннән кайберләренең пычрак кул белән, ягъни кулларын юмыйча ашауларына игътибар иттеләр.

3Фарисейлар, барлык яһүдиләр кебек үк, ата-бабадан килгән йолаларны төгәл үтәп, кул юмыйча ашарга утырмыйлар иде. 4Базардан кайткач та, алар рәвешен китереп юынмыйча ашарга утырмыйлар, шулай ук бик күп башка нәрсәләрне, мәсәлән, касә, чүлмәк, бакыр савытларны юуга караган күрсәтмәләрне төгәл үтиләр иде.

5Фарисейлар һәм канун белгечләре Гайсәдән:

– Ни өчен Синең шәкертләрең ата-бабадан килгән йолаларны үтәмиләр, ризыкны пычрак кул белән ашыйлар? – дип сорадылар.

6Ул аларга болай дип җавап бирде:

– Икейөзлеләр сез! Ишагыйя пәйгамбәр үзенең язмаларында сезнең хакта, алдан күреп, дөрес әйткән:

«Бу халык Мине телдә генә хөрмәт итә,
ә йөрәге аның Миннән ерак.
7Миңа табынулары да бушка:
алар кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә өйрәтәләр»
Карагыз: «Ишагыйя», 29:13.
.

8Сез, Аллаһы әмерен читтә калдырып, кеше урнаштырган йолаларны үтисез.

9Үзегезнең йолаларны үтәр өчен, шундый оста итеп Аллаһы әмерен кире кагасыз! – дип дәвам итте Гайсә. – 10Муса: «Үзеңнең атаңны һәм анаңны хөрмәт ит»
Карагыз: «Чыгыш», 20:12; «Канун», 5:16.
һәм «Атасын яки анасын хурлаган кеше үлем җәзасына тартылырга тиеш»
Карагыз: «Чыгыш», 21:17; «Левиләр», 20:9.
, – дип әйткән.
11Ә сез: «Әгәр кеше үзенең атасына яки анасына: „Сиңа бирәсе әйберне мин Аллаһыга корбан (ягъни, Аллаһыга тиешле бүләк) итәргә вәгъдә бирдем“, – дип әйтә икән, 12ул кеше инде ата-анасы өчен бернәрсә дә эшләмәскә мөмкин», – дип өйрәтәсез. 13Сез үзегез өйрәткән тәртипләрегез белән Аллаһы сүзен юкка чыгарасыз һәм шуның ише нәрсәләрне байтак эшлисез.

14Ул, янә Үз янына халыкны чакырып алып:

– Әйткәннәремне тыңлагыз һәм аңларга тырышыгыз! – диде. –
15Кеше эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмый, киресенчә, эченнән чыккан нәрсә кешене нәҗесли. [ 16]
Кайбер кулъязмаларда 16 нчы аять тә бар: «Колагы булганнар – ишетсен!»

17Гайсә, халыкны урамда калдырып өйгә кергәч, шәкертләре Аңардан бу сүзләрне аңлатып бирүен сорадылар.

18– Әйткәннәремне әллә сез дә аңламыйсызмы?! – диде Ул аларга. – Кешенең эченә читтән кергән һичнәрсә аны нәҗесли алмаганны аңламыйсызмы? 19Кешенең йөрәгенә түгел, ә карынына керә ул һәм аннары чыгарып ташланыла бит! (Бу сүзләре белән Гайсә бөтен ризыкның да чиста булуын белдерде.)

20– Ә кешене исә эченнән чыккан нәрсә нәҗеслидер, – дип дәвам итте Гайсә. – 21 22Фәхешлеккә, урлашуга, кеше үтерүгә, зиначылыкка этәрүче явыз ниятләр, шулай ук саранлык, яманлык, мәкерлек, әхлаксызлык, көнчелек, хурлау, тәкәбберлек, акылсызлык кешенең йөрәгеннән килә. 23Әнә шул яманлыкларның һәммәсе, кешедән чыгып, аны нәҗеслидер.

Мәҗүси хатынның Гайсәгә ышануы

24Аннары Гайсә Сур шәһәре тирәсенә юл алды. Анда Ул бер йортта тукталды. Бирегә килүе турында Ул һичкемгә белдерергә теләмәгән иде, әмма моны яшереп калу мөмкин булмады. 25Кызына явыз рух кагылган бер хатын, Гайсә хакында ишеткәннән соң шундук Аның янына килеп, аягына егылды. 26Мәҗүси бу хатын чыгышы белән Сүрия Фойникәсе төбәгеннән иде. Ул Гайсәдән кызының эчендәге җенне куып чыгаруын үтенде. 27Гайсә исә аңа:

– Башта балалар тамак туйдырсын, – диде. – Икмәкне, балалардан тартып алып, көчекләргә ташлау яхшы түгел.

28– Шулай, Әфәндем, – дип җавап бирде хатын, – ләкин көчекләр дә өстәл астында балалардан коелган валчыкларны ашый бит.

29– Шулай дип җавап биргәнең өчен, өеңә кайта аласың: җен инде кызыңнан чыкты, – диде аңа Гайсә.

30Хатын өенә әйләнеп кайтты һәм кызының түшәктә исән-сау ятуын күрде. Җен аның эченнән чыккан иде инде.

Гайсәнең телсез, чукрак кешене савыктыруы

31Сур якларыннан кайтышлый Гайсә, Сидун аша үтеп, Ун кала төбәгендә Гәлиләя күленә чыкты. 32Шунда Гайсә янына чукрак һәм начар сөйләшә торган берәүне алып килеп, Аның әлеге кешегә куллары белән орынуын үтенделәр. 33Гайсә аны халык төркеменнән читкәрәк алып китте дә тегенең колагына бармагын тыкты, аннары, Үзенең бармагына төкереп, теленә кагылды һәм, 34күккә карап, тирән итеп сулыш алды да чукрак кешегә:

– Эффата! («Ачыл!») – диде.

35Шунда ук теге кешенең колагы ишетә башлады һәм теле чишелде, ул ачык итеп сөйләшәргә тотынды. 36Кешеләргә Гайсә бу хакта берәүгә дә сөйләмәскә кушты. Әмма Ул тыйган саен, кешеләр күбрәк сөйли бирделәр. 37Аларның гаҗәпләнүе чиксез иде.

– Ул нәрсә генә эшләсә дә, яхшы итеп эшли: чукраклар ишетә башлый, телсезләрнең теле ачыла! – диде алар.

Copyright information for TatIBT15