Mark 8
Дүрт мең кешене ашату
1Ул көннәрдә тагын бик күп кеше җыелып, аларның ашар ризыклары калмагач, Гайсә, шәкертләрен чакырып: 2– Кешеләр кызганыч. Алар инде өч көн Минем янда, ә ашарларына һичнәрсәләре юк. 3Әгәр аларны өйләренә ач килеш кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чөнки кайберләре ерактан килгән, – диде. 4– Барысын да туендырыр өчен, чүлдә шуның кадәр икмәкне кайдан алыйк соң? – дип сорады шәкертләре. 5– Сездә ничә икмәк бар? – диде Гайсә. – Җиде, – дип җавап бирде шәкертләре. 6Шуннан Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып Аллаһыга шөкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм, халыкка өләшү өчен, шәкертләренә бирде. Алар икмәкне өләшеп чыктылар. 7Шәкертләрнең берничә балыгы да бар иде. Гайсә, шөкрана кылып, балыкны да өләшергә кушты. 8Кешеләр туйганчы ашадылар, һәм калган сыныкларны җыйганнан соң, тагын җиде кәрзин тулды. 9Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Аннары Гайсә аларны өйләренә кайтарып җибәрде, 10ә Үзе шунда ук шәкертләре белән көймәгә утырып, Далманута җирләренә юнәлде. 11Гайсә янына фарисейлар килеп, Аның белән бәхәсләшә башладылар һәм, сынарга теләп, күктән берәр илаһи билге күрсәтүен таләп иттеләр. 12Гайсә, авыр сулап: – Бүгенге буын ни өчен илаһи билге таләп итә икән? Хак сүз әйтәм сезгә: бүгенге буынга илаһи билге күрсәтелмәячәк, – диде. 13Шуннан, аларны калдырып, янә көймәгә утырды һәм каршы ярга таба юл алды.Фарисейлар һәм Һируд ачыткысы
14Гайсәнең шәкертләре үзләре белән ризык алырга оныткан булып чыкты – көймәдә бары тик бер икмәк кенә бар иде. 15Шәкертләрен кисәтеп, Гайсә аларга: – Карагыз аны, фарисейлардан һәм Һируд ачыткысыннан сакланыгыз! – диде. 16Ә шәкертләре исә үзара: «Икмәгебез булмаганга, шулай әйтәдер», – дип сөйләнделәр. 17Аларның нәрсә турында сөйләшкәннәрен белеп, Гайсә әйтте: – Ни өчен сез, икмәгебез юк, дип сөйләнәсез? Сез әле һаман берни аңламыйсыз һәм төшенмисезме? Йөрәкләрегез һаман туң килеш кала бирәме?! 18Күзләрегез булып та күрмисез, колакларыгыз булып та ишетмисезме?! Хәтерләмисез дәме?! 19Биш икмәкне Мин биш мең кешегә бүлеп биргәндә, калган сыныкларны җыеп, сез ничә кәрзин тутырдыгыз? – Унике, – дип җавап бирде шәкертләре. 20– Ә җиде икмәкне дүрт мең кешегә бүлгәндә, ничә кәрзин сынык-санак җыйдыгыз? – Җиде, – дип җавап бирде тегеләр. 21– Әллә һаман аңламыйсызмы?! – диде шунда Гайсә аларга.Гайсәнең Бәйт-Сайдада бер сукыр кешене савыктыруы
22Аннары алар Бәйт-Сайдага килделәр. Биредә Гайсә янына бер сукырны китерделәр һәм аңа кулы белән орынуын үтенделәр. 23Гайсә, сукырны җитәкләп, авыл читенә алып чыкты, аның күзләренә төкереп, башына кулын куйды һәм: – Берәр нәрсә күрәсеңме? – дип сорады. 24Теге, әйләнә-тирәсенә күз салып: – Кешеләрне күрәм, ләкин алар йөри торган агачлар булып күренә, – диде. 25Гайсә аның күзләренә тагын бер тапкыр кулларын тидереп алгач, теге текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады. 26– Кара аны, авылга керәсе булма, – дип, Гайсә аны өенә кайтарып җибәрде.Гайсә кем Ул?
27Гайсә Үзенең шәкертләре белән Филип Кайсариясе шәһәре тирәсендә урнашкан авылларга китте. Юлда барганда, Ул шәкертләреннән: – Кешеләр Мине кем дип белә? – дип сорады. 28– Берәүләр Сине – Чумдыручы Яхъя, икенчеләр – Ильяс, кайберәүләр исә пәйгамбәрләрнең берсе дип исәпли, – диде алар. 29– Ә сез, сез Мине кем дип беләсез? – дип сорады Ул алардан. – Син – Мәсих, – дип җавап бирде Петер. 30Гайсә аларга Үзе хакында беркемгә дә сөйләмәскә кушты.Үлеме хакында Гайсәнең алдан әйтеп куюы
31Шәкертләренә Гайсә болай дип сөйли башлады: «Адәм Углына күп газаплар чигәргә туры килер, өлкәннәр, баш руханилар, канун белгечләре Аны читкә тибәрерләр. Аны үтерерләр, әмма өч көннән Ул терелеп торыр». 32Бу хакта Ул ап-ачык итеп әйтте. Шунда Петер Аны читкәрәк алып китте һәм Аңа каршы сөйләргә тотынды. 33Ләкин Гайсә шәкертләргә борылып карады да: – Кит янымнан, иблис! Уйларың Аллаһыдан түгел, синдә адәми уйлар, – дип, Петерне кырт туктатты. 34Үз янына шәкертләрен һәм халыкны чакырып, Гайсә: – Минем арттан барырга теләгән кеше, үз-үзеннән баш тартып, хачын күтәрсен дә Миңа иярсен, – диде. – 35Җанын саклап калырга теләгән адәм аны югалтыр. Ә инде җанын Минем хакка һәм Яхшы хәбәр хакына югалткан адәм аны саклап калыр. 36Әгәр берәү, бөтен дөньяны яулап, җанын харап итсә, моннан ни файда? 37Кеше нәрсә биреп үз җанын кайтарып ала алыр икән? 38Шушы имансыз һәм гөнаһлы буын алдында кем дә булса Миннән һәм сүзләремнән гарьләнсә, Атасының балкып торган шөһрәте яктылыгында Үзенең изге фәрештәләре белән килгән Адәм Углы да әлеге кешедән гарьләнер.
Copyright information for
TatIBT15