Micah 1
1Яһүдә патшалары Иотам, Әхәз һәм Хизәкыйя идарә иткән заманнарда морешетлы Михә пәйгамбәргә Раббы Үз сүзен җиткерә торды. Самарея белән Иерусалим хакында аңа Раббыдан менә нинди вәхи ▼▼ Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһыдан иңгән күренеш.
булды: 2Әй халыклар, һәммәгез тыңлагыз,җир дә, җирдәге һәрбер җан иясе дә тыңласын:
Хуҗа-Раббы Үзенең изге йортыннан
сезгә каршы шаһитлык бирә.
3Күрегез: Раббы, Үзенең яшәгән урыныннан чыгып,
тау башларына басып, түбән төшә.
4Аның аяк астында таулар
утка төшкән балавыз сыман эри,
таудан агып төшкән ташкыннан ерылган сыман,
үзән җирләр икегә аерыла.
5Бу – Ягъкуб нәселе кылган җинаятьләр,
Исраил халкы кылган гөнаһлар өчендер.
Ягъкуб нәселен гөнаһ юлына кем этәрде соң?
Самарея түгелмени?!
Яһүдә җирендәге потханәләр төзүдә кем гаепле соң?
Иерусалим түгелмени?!
6«Шуңа күрә Самареяне хәрабәләр өеменә,
йөзем үрчетә торган урынга әйләндерермен, – ди Раббы, –
шәһәр ташларын үзәнлеккә аударып,
нигезенә кадәр җимерермен!
7Аның барча потларын ватып бетерермен,
уйнашчылык итеп алган бүләкләрен утка салырмын,
бөтен пот-санәмнәрен җимерермен!
Уйнашчылык итеп алган бүләкләре
яңадан да фахишәләргә бүләккә китәр».
8Шуңа күрә мин үкереп елармын,
яланөс, яланаяк йөрермен;
чүл бүресе кебек улармын,
ябалак кебек ухылдармын.
9Чөнки Самареянең ярасы төзәлерлек түгел,
аның авыруы Яһүдәгә кадәр таралды –
халкымның капка төбенә,
Иерусалимнең үзенә кадәр барып җитте.
10Бу хакта Гәттә ▼
▼ Гәт – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «сөйләү» сүзе белән аваздаш.
сөйләмәгез,кычкырып еламагыз анда.
Бәйт-Лыгапрада ▼
▼ Бәйт-Лыгапра – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «көл йорты» сүзе белән аваздаш.
көлдә аунагыз.11Ә сез, Шапирдә ▼
▼ Шапир – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «гүзәл» сүзе белән аваздаш.
яшәүчеләр,шәрә калган, хурлыкка төшкән хәлдә әсир китәрсез.
Саананда ▼
▼ Саанан – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «чыгу» сүзе белән аваздаш.
яшәүчеләр шәһәрдән чыгарга җөрьәт итмәс.Бәйт-Әсәлдә яшәүчеләр кайгыга баткан:
сезгә һичнинди ярдәм булмас!
12Маротта ▼
▼ Марот – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «кайгылы» сүзе белән аваздаш.
яшәүчеләр, борчылып, яхшы хәбәр көтәләр,әмма Раббы Иерусалим капкасына һәлакәт җибәрде.
13Әй Лахишта ▼
▼ Лахиш – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «ат» сүзе белән аваздаш.
яшәүчеләр, атларыгызны арбаларга җигегез!Сион-кызның гөнаһ юлына аяк басуына
сез сәбәпче булдыгыз,
чөнки Исраилнең җинаятьләре сездән башланды.
14Ә хәзер, яһүдиләр, хушлашу бүләкләрен ▼
▼ Хушлашу бүләге – кияүгә чыккан кыз төп йорттан киткәндә, әти кеше бирә торган бүләк күздә тотыла.
Морешет-Гәткә озатыгыз.
Әкзиб ▼
▼ Әкзиб – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «ялган» сүзе белән аваздаш.
шәһәренә өметләнеп, Исраил патшалары алдана гына.15Әй Марешада ▼
▼ Мареша – биредә сүз уйнату: яһүд телендә «баскынчы» сүзе белән аваздаш.
яшәүчеләр,Раббы сезгә каршы баскынчылар җибәрер,
һәм Исраил түрәләре Адулламга качып китәр.
16И-и яһүдиләр, сөекле балаларыгыз өчен кайгырып,
чәчләрегезне кырыгыз.
Башыгыз бөркетнеке сыман шәрәләнеп калсын,
чөнки балаларыгыз сөрген китәр.
Copyright information for
TatIBT15