‏ Micah 2

1Җинаять кылырга ниятләгән,
түшәгендә явызлык корып яткан
һәм, кулларында көч булганга,
таң атуга шуны гамәлгә ашырган бәндәләргә – кайгы!
2Кеше басуына күзләре төшсә – тартып алалар,
өе ошаса – басып алалар;
берәүне – үз йортыннан,
икенче берәүне мирас җиреннән мәхрүм итәләр.
3Шуңа күрә Раббы болай ди:
«Мин сезгә афәт җибәрәм,
һәм сез аңардан котылып кала алмассыз.
Моннан ары башыгызны текә тотып йөрмәссез:
сезнең өчен авыр замана башлана.
4Шул көннәр килгәч,
кешеләр сезнең турыда гыйбрәт итеп сөйләрләр
һәм, кайгы җырындагы сүзләрне кабатлап:
„Без тәмам хәерчелеккә төштек!
Аллаһы, җиребезне алып, бүтәннәргә бирде,
кырларыбызны баскынчыларга тапшырды!“– дип үртәрләр».
5Шуңа күрә Раббы ул җирләрне Үз халкына кабат кайтарып биргәндә,
сезнең берегез дә җир бүлүдә катнашмаячак.
6 Пәйгамбәрләргә алар:
«Вәгазь укымагыз, бу турыда сөйләмәгез,
безгә хурлык кагылмаячак! – диләр. –
7Ягъкуб халкы каргалганмыни?!
Раббы түземлеген җуйганмыни?!
Шулай эшли аламыни Ул?!
Дөрес гамәл кылучыларга игелекле түгелмени Ул?!»
8Раббы болай дип җавап бирә:
«Әүвәле Минеке булган халык хәзер иң явыз дошманым кебек.
Яныгыздан тыныч кына үтеп барган,
дошманлашу турында уйламаган кешенең киемен салдырып аласыз.
9Халкымның хатын-кыз затын сез
үзләренең ямьле өйләреннән куып чыгарасыз,
ә балаларыннан Минем хәер-фатихамны мәңгегә тартып аласыз.
10Барыгыз, китегез бу җирдән!
Монда тынычлык булмаячак,
чөнки сез бу урынны пычраттыгыз,
һәм ул ташландык хәлгә киләчәк.
11Берәр бушбугаз, ялганчы адәм килеп:
„Шәраб вә сыра сездә мулдан булачак“, – дип өметләндерсә,
бу халык аны пәйгамбәр дип кабул кыла!
12Әй Ягъкуб нәселе,
Мин, һичшиксез, сезнең барыгызны бергә җыячакмын,
Исраилнең исән калган халкын, һичшиксез, бергә туплаячакмын;
сарыкларны – абзарга, көтүне көтүлеккә туплагандай,
Мин аларны бергә җыячакмын,
һәм бу урын кешеләр белән тулачак».
13Шул чагында диварлар җимерүче, юл салып,
Үз халкы алдыннан барыр,
һәм алар, капкаларны бәреп ачып, иреккә чыгар.
Алар алдыннан патшалары – Аллаһы Үзе атлар.
Copyright information for TatIBT15