Micah 3
1Мин, Михә, шулай дидем: «Ягъкуб халкының башлыклары, Исраил йортының хакимнәре!Тыңлагыз мине:
гаделлек саклауны кайгыртырга тиеш түгелмени сез?!
2Әмма сез яхшылыкны күрәлмыйсыз, яманлыкны яратасыз,
халкымның тиресен тунап, итен сөякләреннән аерасыз.
3Сез халкымның итен ашыйсыз:
тиресен тунап, сөякләрен сындырасыз,
казанга, табага салырга җыенгандай, итен кискәлисез».
4Килер бер вакыт, һәм алар Раббыга ялвара башлаячак,
ләкин Ул аларга җавап бирмәячәк,
кылган явызлыклары өчен алардан йөз чөерәчәк.
5Ашарга биргән кешеләргә – тынычлык,
ә ризык бирмәгәннәргә сугыш игълан итеп,
бу пәйгамбәрләр минем халкымны алдыйлар.
Раббы аларга болай ди:
6«Менә шуңа күрә өстегезгә бастырып караңгылык, төн килә,
һәм сез гаиптән хәбәрләр ▼
▼ Гаиптән хәбәр – Аллаһыдан иңгән хәбәр, вәхи.
бирә, күрәзәлек итә алмассыз.Пәйгамбәрләр өчен кояш батар, көн караңгылыкка чумар».
7Гаиптән хәбәр бирүчеләр оятка калыр,
күрәзәчеләр хурлыкка төшәр.
Алар авызларын томалар,
чөнки Аллаһыдан аларга җавап килмәс.
8Мин исә Ягъкуб нәселе кылган җинаятьне,
Исраил халкы кылган гөнаһны фаш итәр өчен,
Раббы Рухы белән, гаделлек вә ныклык белән тулганмын!
9Гадел хөкемне санламаган,
барлык хак нәрсәне бозып күрсәткән
Ягъкуб йорты башлыклары
һәм Исраил хакимнәре, тыңлагыз!
10Сионны сез – кан өстендә,
Иерусалимне гаделсезлек өстендә төзисез.
11Биредә җитәкчеләр ришвәт алып хөкем кылалар,
руханилар акча өчен гыйлем бирәләр,
пәйгамбәрләр сәмән ▼
▼ Сәмән – акча.
алып киләчәкне әйтәләрһәм шул ук вакытта, Раббыга аркаланмакчы булып:
«Раббы безнең белән түгелме соң?!
Безгә бәла-каза килмәячәк!» – диләр.
12Сезнең аркада Сионны басу кебек сөрәчәкләр,
Иерусалим хәрабәләр өеменә әйләнәчәк,
һәм Аллаһы йорты урнашкан тау урман белән капланачак.
Copyright information for
TatIBT15