Micah 4
1Шундый көннәр килер:Раббы йорты урнашкан тау башка барлык таулардан биегрәк булыр,
калкулыклар өстеннән күтәрелеп торыр,
һәм бар халыклар шунда агылыр.
2Күп кавемнәр килеп:
«Әйдәгез, Раббы тавына,
Ягъкуб Алласы йортына меник! – дип әйтер. –
Ул безгә Үзенең юлларын өйрәтер,
һәм без шулардан йөрербез».
Чөнки Канун – Сионнан,
Раббы сүзе Иерусалимнән чыгачак.
3Барлык халыклар арасында Раббы хөкем оештырачак,
ерактагы көчле халыкларның дәгъваларын хәл итәчәк;
һәм алар кылычтан – сука төрәне,
ә сөңгедән урак ясаячак;
бер халык икенчесенә кылыч күтәрмәячәк,
һәм сугыш һөнәренә алар бүтән өйрәнмәячәк.
4Һәркем үзенең йөзем вә инҗир бакчасында тыныч кына,
беркемнән курыкмыйча көн күрәчәк,
чөнки Күкләр Хуҗасы Раббы шулай дип вәгъдә итте.
5Һәммә халыклар үз илаһларына табынсын,
без исә мәңге үзебезнең Раббы Аллабызга табыначакбыз.
6«Ул көнне Мин, – дип игълан итә Раббы, –
аксакларны җыеп алырмын, сөрелгәннәрне,
Үзем бәла-казага дучар иткәннәрне бергә туплармын.
7Әнә шул аксакларны һәм сөргенчеләрне Мин
көчле бер халык кылырмын
һәм, шушы көннән башлап, алар өстеннән
Сион тавында мәңге хакимлек итәрмен.
8Әй сарыкларны күзәтә торган манара,
Сион-кызның ныгытмасы булган Иерусалим,
хакимлек сиңа кире кайтачак;
Иерусалим патшалыкны үзенә алачак».
9Инде ни өчен син хәзер шулай кычкырып елыйсың?
Патшаң юкмы әллә?! Киңәшчең юкка чыктымы?!
Тулгак тоткан хатын кебек газапланасың.
10Бала тапкандагы кебек газап чик, Сион-кыз,
чөнки хәзер син, шәһәрне ташлап китеп, ачык кырда көн күрерсең.
Син Бабилгә сөрелерсең,
әмма шунда котылу да табарсың:
Раббы сине дошман кулыннан йолып алыр.
11Ә хәзер, сиңа каршы сугышыр өчен, күп халыклар берләште.
Алар: «Сион-кыз хур булсын,
һәм без моны тамаша кылыйк!» – диләр.
12Ләкин алар Раббы уйларын белмиләр,
Аның ниятләрен аңламыйлар:
Ул бит аларны, көлтә сыман
сугу өчен, ындыр табагына җыеп китерде.
13«Тор, Сион-кыз, ашлык сугарга кереш! – ди Раббы. –
Мин сине тимер мөгезле вә бакыр тояклы үгез кебек итәм.
Син бик күп халыкларны тар-мар китерерсең,
аларның көчләп-талап җыйган байлыгын Раббыга тапшырырсың,
мал-мөлкәтен бөтен җирнең Хуҗасына багышларсың».
Copyright information for
TatIBT15