Micah 5
1Әй син, кодрәтле шәһәр, гаскәреңне тупла,чөнки сине дошман камап алды!
Исраил хөкемдарының яңагын таяк белән кыйнар алар.
2«Ләкин син, Эфратадагы Бәйт-Лехем, – ди Раббы, –
Яһүдә шәһәрләре арасында иң кечкенәсе булсаң да,
Минем исемнән Исраил белән идарә итәсе зат синдә туачак.
Аның нәсел-нәсәбе ераклардан, бик борынгыдан киләдер».
3Хактыр: авырлы хатын бала тапканчыга
һәм исраилиләр янына бөтен туганнары
әйләнеп кайтканчыга кадәр
Раббы Исраил халкын дошман кулына тапшырыр.
4Әнә шул чакны Раббы кодрәте белән,
үз Раббы Алласының данлы исеменә төренеп, көтүче киләчәк,
һәм Исраил халкы хәвеф-хәтәрсез яши башлаячак.
Ул затның даны дөнья читләренәчә таралачак,
5һәм ул – тынычлык урнаштыручы булачак.
Әгәр инде Ашшур гаскәрләре, безнең илебезгә басып кереп,
калаларыбызны таптый башласа,
без аларга каршы җиде җитәкче,
хәтта сигез юлбашчы җибәрербез.
6Ашшур җирендә – кылыч,
Нәмруд илендә алар хәнҗәр белән идарә итәрләр.
Әгәр Ашшур гаскәрләре, безнең илгә килеп,
җиребезне таптарга уйласа,
хөкемдарыбыз безне коткарыр.
7Ягъкуб нәселеннән исән калганнар –
исәпсез-хисапсыз башка халыклар арасында
Раббы иңдергән чык бөртеге,
һичкем көтмәгәндә, һичкем чакырмаганда килеп,
басуларны сугарып киткән яңгыр кебек булыр.
8Ягъкуб нәселеннән исән калганнар
башка халыклар, күп санлы кавемнәр арасында
урман җанварлары янына
яисә сарык көтүенә килеп кергән арыслан кебек булырлар:
сиздермичә генә ташланырлар да ботарлап ыргытырлар,
һәм алардан һичкем коткара алмас.
9Исраилнең кулы дошманнарына каршы күтәрелсен –
аларның һәммәсе кырылып бетсен!
10«Ул көнне, – дип игълан итә Раббы, –
Мин сезнең атларыгызны юк итәрмен,
арбаларыгызны җимереп бетерермен.
11Илегездәге калаларны вәйран ▼
▼ Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
кылырмын,ныгытмаларыгызны җир белән тигезләрмен.
12Сихер-тылсымның тамырын корытырмын –
күрәзәчеләр сездә бүтән булмас.
13Пот-сыннарыгызны вә изге ташларыгызны юк кылырмын,
һәм сез инде үз кулларыгыз белән ясаган нәрсәләргә табынмассыз.
14Алиһә Аширә хөрмәтенә куелган изге баганаларыгызны
төбе-тамыры белән йолкып ташлармын,
шәһәрләрегезне җир белән тигезләрмен.
15Миңа буйсынмаган халыклардан
ачуланып һәм ярсып үч алырмын».
Copyright information for
TatIBT15