Micah 6
Аллаһының зары
1Раббының ни сөйләгәнен тыңлагыз:«Аягүрә торып бас, таулар каршында дәгъваңны белдер,
калку җирләр тавышыңны ишетсен!» – ди Ул.
2Әй таулар, Раббының гаепләү сүзен ишетегез,
җирнең мәңгелек нигезләре, сез дә тыңлагыз!
Раббы Үзенең халкын гаепли – Исраилне хөкем итә.
3Раббы болай ди:
«Әй халкым, сиңа каршы нәрсә эшләдем Мин?!
Нинди авырлык китердем?! Җавап бир!
4Мин сине Мисырдан алып чыктым, коллыктан йолып алдым.
Сине җитәкләп йөртсен өчен,
Мусаны, Һарунны вә Мәрьямне җибәрдем.
5Әй халкым, Мәаб патшасы Бәлакның ни кылырга ниятләгәнен
һәм Бигур углы Билгамның аңа нәрсә дип җавап биргәнен
исеңә төшер ▼
▼ Карагыз: «Саннар», 22-24.
.Шиттимнән Гилгәлгә ясаган сәяхәтеңне хәтереңә ал ▼
▼ Карагыз: «Ешуа», 3-4.
һәм Раббының сиңа күпме яхшылыклар кылганын күрерсең».
6Раббыга мин нәрсә алып барырмын,
Сәҗдә кылырга барганда, Аллаһы Тәгаләгә нәрсә белән килермен?
Тулаем яндыру корбаннары –
бер яшьлек бозаулар беләнме?
7Аңа багышлап, меңләгән сарык тәкәсе суйсам,
зәйтүн маен елгалар итеп агызсам,
Раббы канәгать калырмы икән?!
Әллә, җинаятьләремне йолыр өчен, беренче баламны,
гөнаһларым өчен үземнең бәгырь җимешемне корбан итәргәме?
8Әй адәм баласы, нәрсәнең яхшы булуын
һәм синнән нәрсә таләп ителгәнне Раббы сиңа әйтте:
гадел бул, шәфкать кылудан тәм тап,
Аллаң алдында күндәмлек күрсәтеп яшә.
9Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү – зирәклектер!
Раббы, шәһәргә мөрәҗәгать итеп:
«Әй кавемем халкы, әй җәмәгать, тыңлагыз әле сүземне! – ди. –
10Яманнарның өйләрендәге хәрәм байлыкны,
каһәр төшкән бозык үлчәүләрне күрәлмыйм Мин!
11Дөрес үлчәми торган үлчәүләр
вә герләр белән эш итүчене акларгамы Миңа?!
12Бу шәһәрдә байлар җәбер-золым кыла,
халкы ялганлаша, телләре дөрес сүз сөйли белми.
13И шәһәр, әнә шуның өчен Мин сине тар-мар китерермен,
гөнаһларың өчен вәйран итәрмен.
14Син ашарсың, ләкин тамагың туймас, ашказаның һаман буш булыр.
Байлыгыңны саклап калырга тырышырсың,
ләкин саклый алмассың,
саклап калдырганыңны исә кылычка тапшырырмын.
15Игенне чәчәрсең, ләкин җыеп ала алмассың,
зәйтүн җимешен сыгарсың, ләкин маеннан файдалана алмассың,
йөзем җимешен сыгарсың, ләкин шәрабыннан авыз итмәссең.
16Син Омри патшаның
һәм Ахаб йортының гадәт-йолаларын саклап калгансың ▼
▼ Карагыз: «III Патшалар», 16:21-34.
.Шуңа күрә Мин сине тар-мар китерәм,
халкыңны хур итәм,
һәм син барча кавемнәр алдында мәсхәрәгә калачаксың».
Copyright information for
TatIBT15