Nahum 1
1Ниневә шәһәре хакында әйтелгән пәйгамбәрлек сүзе; элкошлы Нахумга Аллаһыдан иңгән күренешләр турындагы китап.Раббының Ниневәгә ярсуы кузгалу
2 Раббы бары тик Үзенә тугры булуны таләп итә,Ул – үч ала торган Аллаһы.
Раббы – үч алучан; ярсуыннан кайнап,
Үзенең дошманнарыннан үч алыр,
Үзенә каршы килүчеләргә ачу саклар.
3Раббы сабыр-түзем, кодрәте Аның чиксездер;
гаеплене Ул җәзасыз калдырмый.
Аның юлы – өермә вә давыл эчендә,
ә болытлар – аягыннан коелган тузан гына.
4Ул әмер бирә – һәм диңгезләр кибә,
барлык елгалар корый,
Башан белән Кәрмил тавы шиңә,
Ливанның чәчәкләре сула.
5Аның алдында таулар тетрәп тора,
калку урыннар дер-дер килә,
җир, бөтен җиһан, анда яшәүче бар җан иясе калтырап тора.
6Аның ярсуына кем каршы тора алсын?!
Кайнап торган ачуына кем түзсен?! –
Ут ялкыныдай ябырылган ачуыннан Аның кыялар җимерелә!
7Раббы игелекле,
кайгы көнендә Ул – сыену урыны;
Үзенә өмет баглаганнарны хәтерендә тота.
8Су бастырып, Ниневәне Ул тәмам җимерәчәк,
дошманнарын Аның караңгылык йотачак.
9Раббыга каршы нинди гамәл кылмакчы син, Ниневә?! –
Синең ниятләреңне Ул пыран-заран китерәчәк!
Кат-кат аңа каршы чыгу мөмкин түгел!
10Бер-берсенә үрелгән чәнечкеле үлән,
башларыннан шәрабка коенган сәрхушләр кебек алар –
коры саламдай янып бетәчәкләр.
11Әй Ниневә, синнән чыккан бәндә
явыз ният белән Раббыга каршы күтәрелде,
золым кылырга өнди ул.
12Раббы болай ди:
«Гәрчә алар көчле вә күп санлы булса да,
тар-мар ителеп юкка чыгар;
ә сине, Яһүдә, элек җәберләгән булсам да,
бүтәнчә җәбер-золым күрсәтмәм.
13Менә, алар кидергән камытны Мин муеныңнан салдырам,
зынҗырларыңны өзәм!»
14Әй Ниневә, синең хакта Раббы болай хәл кылды:
«Исемеңне йөртердәй нәселең калмас;
илаһларың йортындагы пот вә сыннарны
җимереп ташлармын.
Синең өчен кабер әзерләрмен,
чөнки син җирәнгеч бер нәрсәдер».
15Менә, сөенечле хәбәр алып килүче,
тынычлык игълан итүче берәү таулар буйлап ашыга!
Инде янә бәйрәмнәреңне уздыр, Яһүдә,
биргән нәзерләреңне үтә.
Синең җиреңә залим ▼
▼ Залим – изүче, җәберләүче, явыз.
бүтән аяк басмас:ул инде тәмам юк ителгән!
Copyright information for
TatIBT15