‏ Nahum 2

Ниневәнең җимерелүе

1Синең өскә җимерүче дошман килә, Ниневә:
ныгытмаларыңа сакчылар куй, юлларны күзәт,
билеңне ныгытып бу да бар көчеңне бер йодрыкка төйнә!

2Чөнки Раббы Ягъкубның –
Исраилнең бөеклеген кире кайтарыр,
гәрчә бөлдерүчеләр инде илне вәйран
Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
итеп,
йөзем куакларына кадәр бар нәрсәне кырып бетергән булса да.

3Дошман баһадирлары кызыл калкан тоткан,
сугышчылары куе кызыл кием кигән;
сугышка әзерләнгән көнне арбалары ялт-йолт итә,
сөңгеләре чайкала.
4Ялкындай ялтырап,
яшендәй атылып,
урамнар буйлап арбалар чаба,
мәйданнардан ашкынып уза.
5Дошман үзенең гаскәрбашларына фәрман биреп,
тегеләр абына-абына шәһәр диварына,
җимерүче җайланма янына омтыла.
6Елга капкалары инде ачылган,
сарай җимерелә.
7Хәл ителгән: шәрә калган Ниневә әсирлеккә китәчәк.
Аның кол кызлары, күкрәкләрен төя-төя,
күгәрченнәр кебек ыңгыраша.
8Ниневә хәзер суы агып киткән буа кебек булды:
качып баручыларга: «Туктагыз, туктагыз!» – дип кычкыралар,
тик һичкем әйләнеп кайтмый.
9«Урлагыз көмешләрен, алтыннарын урлагыз!
Бихисап зур Ниневәнең байлыгы!» – дип кычкыра баскынчылар.

10Ниневә таланган, бушап калган, тәмам бөлгән!
Куркудан йөрәкләр туктап кала, тез буыннары калтырый;
гәүдәләр дер-дер килә, йөзләр ап-ак.
11Арысланның өне, яшь арысланнар туена торган урын кайда хәзер?
Анда ата вә ана арыслан үзләренең балалары белән йөри,
һәм аларга куркыныч янамый иде.
12Балаларын туйдырыр өчен, арыслан күпме киек өзгәләде,
ана арысланнары өчен күпме корбаннар буды,
табыш белән – мәгарәсен, ботарланган киек белән өнен тутырды!

13«Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Мин синең арбаларыңны яндырырмын – алар төтенгә әйләнер;
кылыч синең яшь арысланнарыңны юк итәр;
син инде җир йөзендә үтереп-талап көн күрмәссең,
илчеләреңнең тавышы бүтән ишетелмәс».
Copyright information for TatIBT15