Nahum 3
1Кан коючы шәһәргә – кайгы!Алдау вә талау белән тулы ул;
юлбасарлык туктап тормый анда.
2Камчылар шартлавы,
ат тоякларының дөпелдәве,
тәгәрмәчләр, сугыш арбаларының дөбердәве
яңгырап тора анда.
3Томырылып, атлы гаскәр килә,
кылычлар ялтырый,
сөңгеләр ялык-йолык итә.
Күпме кеше үтерелгән!
Мәетләр өелеп ята,
бихисаптыр алар – мәетләргә абынып йөриләр.
4Үтә чибәр, сихри көчкә ия
шушы фахишә Ниневәнең азгынлыгы аркасында
килеп чыкты болар.
Азгынлыгы белән – халыкларны,
тылсымы белән кавемнәрне үзенә җәлеп итте ул.
5«Менә, Мин сиңа каршы чыгам! – ди Күкләр Хуҗасы Раббы. –
Күлмәгеңнең итәген йөзеңә каплыйм да
халыкларга шәрә тәнеңне,
патшалыкларга оят җиреңне күрсәтәм!
6Өстеңә пычрак ыргытам,
сине хурлыкка калдырам,
кешеләр алдында оятлы итәм!
7Күргән һәркем синнән качар һәм:
„Ниневә тар-мар ителгән!
Кем аны кызганыр?!
Юатучы аны табылырмы?!“– дияр».
8Нил елгасы ярында торган,
су белән уратып алынган Но-Амоннан ▼
▼ Но-Амон – Амон-илаһ исеме белән аталган шәһәр. Греклар аны «Фива» дип йөрткәннәр. Мисырдагы Мемфистан соң зурлыгы һәм дәрәҗәсе буенча икенче шәһәр (карагыз: «Иремия», 46:25).
яхшыракмы син?!Но-Амонны елга саклый,
һәм су аның өчен дивар сыман иде;
9Хәбәшстан вә Мисыр аңа чик-чамасыз көч биреп тора,
Пут вә Луб ▼
▼ Луб – ягъни Ливия.
аның ярдәмчеләре иде.10Шуңа да карамастан, Но-Амон сөрелгән, әсир ителгән;
аның сабый балаларын урам чатларында бәреп үтергәннәр,
аксөякләрен, жирәбә салып, кол иткәннәр,
түрәләренә богау салганнар.
11Әй Ниневә, син дә шундый касәдән эчеп сәрхуш булырсың,
син дә дошманыңнан котылып сыеныр урын эзләрсең.
12Синең барлык ныгытмаларың
җимеше өлгергән инҗир агачы кебек:
агачны селкетсәң,
җимеше туп-туры авызга килеп төшәчәк.
13Күрче: синең гаскәриләр хатын-кыздай куркак! –
Илең капкалары дошман алдында төбенә кадәр ачык,
аларның бикләре янып беткән.
14Камалышта калырга әзерлән!
Эчәр өчен су җый!
Ныгытмаларыңны төзекләндер!
Пычракка кереп, балчык из,
кирпеч сугарга калыбыңны ал!
15Тик шулай да сине ут йотар,
саранча йә чикерткә кебек үрчесәң дә,
саранча уңышны юк иткәндәй,
кылыч тураклар үзеңне.
16Сәүдәгәрләрең күктәге йолдызлардан күбрәк,
ләкин алар, канатын җәеп очып киткән саранча сыман,
бик тиз юкка чыгар.
17Синең сакчыларың – чикерткә,
гаскәр башлыкларың саранча күче кебек:
салкын көндә алар диварларга килеп куна,
кояш чыкты исә – кайсы кая очып тарала.
18Көтүчеләрең йоклый синең, Ашшур патшасы,
түрәләрең ял итә,
халкың тауларга сибелгән,
аларны бергә җыярдай һичкем юк.
19Синең җәрәхәтне дәвалап булмас,
синең яраң – үлем ярасыдыр.
Синең хакта ишеткән һәркем кул чабар:
чик-чамасыз явызлыгың кемгә генә кагылмады икән?!
Copyright information for
TatIBT15