‏ Nehemiah 1

Нәхәмиянең догасы

1Хәкәлия углы Нәхәмия сүзләре.

Фарсы патшасы Артахшаста хакимлегенең егерменче елында, Кисләү аенда мин Шушан кальгасында идем.
2Шунда ир туганнарымның берсе Ханани һәм Яһүдә җиреннән берничә кеше минем яныма килде. Мин алардан сөргеннән исән-сау әйләнеп кайткан яһүдиләр, шулай ук Иерусалим турында сораштым. 3Алар миңа:

– Сөргеннән исән-имин әйләнеп кайта алганнар үз илләрендә бик җәфаланып, кимсетелеп көн күрә; Иерусалимнең диварлары җимерелгән, капкалары янган, – дип җавап бирде.

4Бу сүзләрне ишеткәч, мин утырдым да елап җибәрдем. Берничә көн шулай хәсрәт эчендә йөрдем, ураза тоттым. Күкләр Алласына догалар кылып 5әйттем:

– И-и Раббы, Күкләр Алласы, кодрәтле вә дәһшәтле Аллаһы, Сине яратучы һәм боерыкларыңны үтәүчеләр белән беркеткән килешүне саклаучы вә мәрхәмәтле Аллаһы!
6Мин колыңны игътибар белән тыңласаң иде, күзләреңне ачык тотсаң иде. Шул чагында Син Үзеңнең колларың – исраилиләр хакында көне-төне Синең алдыңда догалар укуымны, алар кылган, үзем һәм атам йорты кылган гөнаһларны тануымны ишетер идең. 7Синең алда яманлык эшләдек без, Үзеңнең колың Муса аша җиткергән боерыкларыңны, Кануның кагыйдәләрен вә карарларыңны үтәмәдек. 8Ләкин Син колың Мусага әйткән сүзеңне исеңә төшер. Син болай дип әйткән идең: «Әгәр Миңа тугры булмасагыз, Мин сезне төрле халыклар арасына таратырмын. 9Ә инде Миңа кире кайтсагыз, боерыкларымны җиренә җиткереп үтәсәгез, шулчак Мин сезне, күкләрнең аргы ягына сөрелгән булсагыз да, Исемем яшәргә тиешле, Үзем сайлаган урынга җыеп китерермен».

10Алар бит Синең колларың, Синең халкың, Син аларны Үзеңнең зур кодрәтең вә куәтле кулың белән йолып калдың. 11И Хуҗа-Хаким, мин колыңның догасына һәм Исемең алдында баш ияргә яратучы колларыңның догаларына колагыңны ачык тотсаң иде. Мин колыңа өмет биреп, Артахшаста патша күңелендә миңа карата рәхим-шәфкать уятсаң иде.

Мин ул вакытларда патша хозурында шәрабчы идем.

Copyright information for TatIBT15