Nehemiah 10
1Мөһерләрен түбәндәге кешеләр сукты: өлкә башлыгы Хәкәлия углы Нәхәмия, Сәдыкыйя, 2Сераяһ, Азария, Иремия, 3Пашхур, Амария, Малкия, 4Хаттуш, Шебания, Мәллүк, 5Харим, Меремот, Убадия, 6Даниил, Гиннетон, Барух, 7Мешуллам, Абия, Миямин, 8Магазия, Билгәй, Шәмәгыйя. Болар барысы да – руханилар. 9Мөһер суккан левиләр: Азания углы Ешуа, Хенадад нәселеннән Биннуй, Кадмиел, 10шулай ук иптәшләре Шебания, Һодия, Кылита, Пелая, Ханан, 11Микә, Рәхуб, Хәшәбия, 12Зәкүр, Шәрәбия, Шебания, 13Һодия, Бани, Бенину. 14Мөһер суккан халык башлыклары: Паргош, Пахат-Мәаб, Элам, Затту, Бани, 15Бунни, Әзгәд, Бебай, 16Адония, Бигвәй, Әдин, 17Әтир, Хизәкыйя, Аззур, 18Һодия, Хашум, Бесай, 19Харип, Анатот, Небай, 20Мәкпыйгаш, Мешуллам, Хезир, 21Мишезәбел, Садыйк, Яддуга, 22Пелатия, Ханан, Аная, 23Һошея, Ханания, Хашшуб, 24Һаллухеш, Пилха, Шубык, 25Рәхум, Хашабна, Магасея, 26Ахия, Ханан, Анан, 27Мәллүк, Харим, Багъна. 28Бар халык – руханилар, левиләр, капка сакчылары, җырчылар, Аллаһы йорты хезмәтчеләре, Аллаһы кануны хакына чит халыклардан аерылган кешеләр, аларның хатыннары вә угыл-кызлары, зирәк акыллы барча адәмнәр 29үзләренең дәрәҗәле кардәшләренә кушылдылар, Аллаһы хезмәтчесе Муса аша бирелгән Канун буенча эш итәргә һәм Хуҗабыз Раббының барлык боерыкларын, карарларын вә кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә ант иттеләр: 30«Кызларыбызны чит халыкларга бирмәбез, угылларыбызга чит халыктан кызлар алмабыз. 31Чит халыклар шимбә көнне сатарга мал яисә иген алып килсәләр, изге дип саналган ул көнне без алардан әйбер сатып алмабыз. Һәр җиденче елда җирне эшкәртмәбез һәм барлык бурычларны кичерербез. 32– 33Аллабыз йортының ихтыяҗлары – изге икмәк, даими китерелә торган икмәк бүләге вә тулаем яндыру корбаны, шимбә көннәрендә, Яңа ай һәм башка бәйрәмнәрдә китерелә торган корбан-бүләкләр, изге дип саналган корбан-бүләкләр, Исраил халкын пакьләүче гөнаһ йолу корбаны, Аллабыз йортының башка ихтыяҗлары өчен ел да бер шәкыл көмешнең өчтән бер өлешен биреп барырга йөкләмә алабыз. 34Без – руханилар, левиләр вә башкалар – жирәбә салып кемнең кайчан Аллабыз йортына утын китерергә тиешлеген ачыкладык: Канунда язылганча, Раббы Аллабыз мәзбәхендә ут һәрдаим янып торсын өчен, һәрбер нәсел билгеле бер вакытта ел саен утын китерергә тиеш. 35Җиребездән алынган беренче уңышны вә агачларыбыздан җыйган беренче җимешләрне ел саен Раббы йортына китерергә йөкләмә алабыз. 36Аннары без, Канунда язылганча, беренче булып туган угылларыбызны вә эреле-ваклы терлекләребездән алынган беренче үрчемне Аллабыз йортында хезмәт күрсәтүче руханиларга китерербез. 37Яңа уңыштан тарттырылган онны, агачлардан җыелган җимешнең, шәраб вә зәйтүн маеның иң яхшысын Аллабыз йортындагы келәтләргә, руханиларга китерербез. Уңышның уннан бер өлешен левиләргә бирербез, чөнки иген игелә торган барлык төбәкләрдә уңышның уннан берен алар җыярга тиеш. 38Левиләр гошер ▼▼ Гошер – керемнең уннан бер өлеше, Аллаһыга багышлана торган җыем.
алган вакытта, Һарун нәселеннән бер рухани алар янында булырга, левиләр исә гошернең уннан бер өлешен Аллабыз йорты келәтләренә тапшырырга тиеш. 39Чөнки Исраил угыллары да, левиләр дә гошерне – икмәкне, шәрабны вә зәйтүн маен – Аллаһы йортының изге савытлары һәм Аллаһы йортында хезмәт күрсәтүче руханиларның, капка сакчыларының, җырчыларның кирәк-яраклары сакланган келәтләргә илтергә тиеш. Аллабыз йортын караусыз калдырмабыз!»
Copyright information for
TatIBT15