‏ Nehemiah 11

Иерусалимдә һәм башка шәһәрләрдә яшәүче кешеләр

1Халык башлыклары Иерусалимдә урнашты, ә бүтәннәр жирәбә салды: ун кешенең берсе изге шәһәр Иерусалимдә, калган тугызы исә башка шәһәрләрдә яшәргә тиеш булды. 2Иерусалимдә яшәргә теләк белдергән бар кешегә халык үзенең хәер-фатихасын бирде.

3 4Шулай итеп, исраилиләрнең бер өлеше, руханилар, левиләр, Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары Яһүдә шәһәрләрендә, үз биләмәләрендә, ә Яһүдә вә Беньямин ыругларыннан кайберәүләр Иерусалимдә төпләнеп калды.

Иерусалимдә яшәгән өлкә башлыклары түбәндәгеләр:

Яһүдә ыругыннан: Атая (ул – Уззия углы, Уззия – Зәкәрия, Зәкәрия – Амария, Амария – Шефатия, Шефатия – Маһалалел, Маһалалел – Перес углы иде),
5Магасея (ул – Барух углы, Барух – Хөл-Хөзе, Хөл-Хөзе – Хазая, Хазая – Адая, Адая – Йояриб, Йояриб – Зәкәрия, Зәкәрия – Шела углы иде). 6Перес нәселеннән Иерусалимдә яшәүче дүрт йөз алтмыш сигез кешенең һәммәсе гаярь сугышчы иде.

7Беньямин ыругыннан: Саллу (ул – Мешуллам, Мешуллам – Йогыд, Йогыд – Пәдая, Пәдая – Колая, Колая – Магасея, Магасея – Итиел, Итиел – Ишагыйя углы иде). 8Саллу туганнары Гәббәй вә Саллайны кертеп исәпләгәндә, алар тугыз йөз егерме сигез кеше иде. 9Зихри углы Йоил аларның башлыгы булды, ә Һассенуһа углы Яһүдә шәһәрдә икенче дәрәҗәдәге башлык иде.

10Руханилардан: Йояриб углы Едагыйя, Яхин, 11Аллаһы йорты өчен җаваплы Сераяһ (ул – Хилкыйя углы, Хилкыйя – Мешуллам, Мешуллам – Садыйк, Садыйк – Мәрают, Мәрают – Әхитүб углы иде). 12Аллаһы йортында хезмәт итүче туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар сигез йөз егерме ике кеше иде. Шулай ук Адая (ул – Ерухам углы, Ерухам – Пелалия, Пелалия – Амси, Амси – Зәкәрия, Зәкәрия – Пашхур, Пашхур – Малкия углы иде). 13Ыруг башлыклары булган туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар ике йөз кырык ике кеше иде. Шулай ук Амашсай (ул – Азарел углы, Азарел – Ахзай, Ахзай – Мәшиллемот, Мәшиллемот – Иммер углы иде). 14Гаярь сугышчылар булган туганнарын кертеп исәпләгәндә, алар йөз егерме сигез кеше иде. Аларның башлыгы Һаггедолим углы Зәбдиел булды.

15Левиләрдән: Шәмәгыйя (ул – Хашшуб углы, Хашшуб – Азрикам, Азрикам – Хәшәбия, Хәшәбия – Бунни углы иде), 16тышкы эшләр буенча Аллаһы йорты башлыклары Шаббетай вә Йозабад; 17гыйбадәт кылганда, башлап шөкрана мәдхияләре башкаручы Маттания (ул – Михә углы, Михә – Зәбди, Зәбди – Асаф углы иде), аның ярдәмчесе Баквукыйя, шулай ук Абда (ул – Шаммуа углы, Шаммуа – Гәләл, Гәләл – Едутун углы иде). 18Изге шәһәрдә барлыгы ике йөз сиксән дүрт леви яшәде.

19Капка сакчыларыннан: Гаккуб, Талмун һәм аларның капка янында сакта торучы иптәшләре – барлыгы йөз җитмеш ике кеше.

20Исраил халкының, руханиларның, левиләрнең калганнары Яһүдә шәһәрләрендә, һәркем үз биләмәсендә яшәде. 21Аллаһы йорты хезмәтчеләре Офел калкулыгында яшәде; Сиха белән Гишпа алар өчен җаваплы булды.

22Иерусалимдә левиләрнең башлыгы итеп Уззи билгеләнде (ул – Бани углы, Бани – Хәшәбия, Хәшәбия – Маттания, Маттания – Михә углы иде). Әлеге Уззи Аллаһы йортында хезмәт итүче җырчылар нәселеннән – Асаф нәселеннән иде. 23Җырчыларның көндәлек вазифалары патша фәрманы белән расланган иде. 24Яһүдә углы Зерах нәселеннән Мишезәбел углы Петахия халыкка кагылышлы һәртөрле эшләр буенча патша вәкиле булды.

25Үзләренең авыл-кырларында яшәүчеләргә килгәндә, Яһүдә ыругы Кыръят-Арба, Дибон, Екабсиел шәһәрләрендә һәм алар тирәсендәге авылларда төпләнде. 26Алар шулай ук Ешуада, Моладада вә Бәйт-Пелетта, 27Хатсар-Шугалда, Беер-Шеба һәм аның тирәсендәге авылларда, 28Сыйкләгтә, Мекүн һәм аның тирәсендәге авылларда, 29Эн-Риммунда, Соргада, Ярмутта, 30Зануахта, Адуллам һәм аның тирәсендәге авылларда, Лахиш һәм аның тирәсендәге авылларда, Азыка һәм аның тирәсендәге авылларда гомер итте. Аларның ыругы Беер-Шеба шәһәреннән Һинном үзәнлегенә кадәр сузылган җирләрдә көн күрде.

31Беньямин ыругы Гебада, Микмәстә, Әйядә, Бәйт-Элдә һәм алар тирәсендәге авылларда, 32Анатотта, Нобта, Ананиядә, 33Хатсорда, Рамаһта, Гиттаимдә, 34Хадидтә, Сәбогыймда, Нәбаллатта, 35Лодта, Һонода, Осталар үзәнендә көн күрде.

36Леви ыругына караган нәселләрнең кайберләре – Яһүдә җиренә, кайберләре исә Беньямин җиренә килеп төпләнде.

Copyright information for TatIBT15