‏ Nehemiah 12

Руханилар һәм левиләр

1Шеһалтиел углы Зеруббабел һәм Ешуа белән бергә әсирлектән кайткан руханилар вә левиләр түбәндәгеләр.

Руханилар: Сераяһ, Иремия, Эзра,
2Амария, Мәллүк, Хаттуш, 3Шекания, Рәхум, Меремот, 4Идду, Гиннетон, Абия, 5Миямин, Магадия, Билгәй, 6Шәмәгыйя, Йояриб, Едагыйя, 7Саллу, Амук, Хилкыйя, Едагыйя. Болар – Ешуа чорында яшәгән руханиларның башлыклары һәм аларның хезмәттәшләре.

8Левиләр: Ешуа, Биннуй, Кадмиел, Шәрәбия, Яһүдә һәм хезмәттәшләре белән шөкрана мәдхияләре башкару өчен җаваплы Маттания, 9шулай ук алар белән чиратлашып җырлаучы Баквукыйя, Унни һәм аларның хезмәттәшләре. 10Ешуа – Йоякыймның, Йоякыйм – Эльяшибнең, Эльяшиб – Йояданың, 11Йояда – Йонатанның, Йонатан Яддуганың атасы иде.

12Йоякыйм заманында руханиларның нәселбашлары түбәндәгеләр иде: Сераяһ нәселендә – Мерая, Иремия нәселендә – Ханания, 13Эзра нәселендә – Мешуллам, Амария нәселендә – Еһоханан, 14Малухи нәселендә – Йонатан, Шекания нәселендә – Йосыф, 15Харим нәселендә – Әднә, Мәрают нәселендә – Хелкай, 16Идду нәселендә – Зәкәрия, Гиннетон нәселендә – Мешуллам, 17Абия нәселендә – Зихри, Миньямин нәселендә бер ыругбашы, Магадия нәселендә – Пилтай, 18Билгәй нәселендә – Шаммуа, Шәмәгыйя нәселендә – Йонатан, 19Йояриб нәселендә – Маттынай, Едагыйя нәселендә – Уззи, 20Саллай нәселендә – Каллай, Амук нәселендә – Гыйбер, 21Хилкыйя нәселендә – Хәшәбия, Едагыйя нәселендә – Нетанел.

22Левиләрнең нәселбашлары – Эльяшиб, Йояда, Йоханан вә Яддуга заманында, ә руханилар Фарсы патшасы Дәрәвеш заманында исемлеккә теркәлгәннәр. 23Леви ыругындагы нәселбашларының исемнәре Эльяшиб углы Йоханан яшәгән көннәргә кадәр теркәлеп барылган. 24Левиләрнең башлыклары: Хәшәбия, Шәрәбия, Кадмиел углы Ешуа һәм аларның хезмәттәшләре. Аллаһы кешесе Давыт фәрманы буенча, җырчылар, ике төркемгә бүленеп, чиратлашып Аллаһыга мактау яудырырга һәм шөкер кылырга тиеш иде. 25Маттания, Баквукыйя, Убадия, Мешуллам, Талмун вә Гаккуб капка янындагы келәтләр өчен җаваплы булды. 26Бу адәмнәр үз вазифаларын Йосадактан туган Ешуа углы Йоякыйм, шулай ук өлкә башлыгы Нәхәмия һәм кәтип рухани Эзра заманында башкардылар.

Диварны Аллаһыга багышлау

27Иерусалим диварын Аллаһыга багышлау йоласында катнашыр өчен, яшәгән төбәкләреннән барлык левиләр чакырылды. Шатлыклы тантанада алар, җиз тәлинкәләрдә, лираларда вә гөсләләрдә уйнап, шөкрана мәдхияләре башкарырга тиеш иде. 28Җырчылар шулай ук Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән, нетофалылар яшәгән авыллардан, 29Бәйт-Гилгәл, Геба вә Азмавет кырларыннан килде (алар үзләренә йортларны Иерусалим тирәсендә салды). 30Руханилар белән левиләр, йола кушканча пакьләнгәннән соң, халыкны, капкаларны вә диварны да пакьләделәр.

31Шунда мин, Яһүдәнең нәсел башлыкларын дивар янына китереп, Раббыга рәхмәтләр яудырыр өчен, җырчыларны ике төркемгә бүлдем. Төркемнең берсе дивар буйлап уң якка, Тирес капкасына таба атлады. 32Аның артыннан Һошагыйя вә Яһүдәдәге нәсел башлыкларының бер яртысы, 33Азария, Эзра, Мешуллам, 34Яһүдә, Беньямин, Шәмәгыйя, Иремия, 35быргыда уйнаучы берничә яшь рухани, Зәкәрия (Зәкәрия – Йонатан углы, Йонатан – Шәмәгыйя, Шәмәгыйя – Маттания, Маттания – Микәя, Микәя – Зәкүр, Зәкүр – Асаф углы иде) 36һәм аның хезмәттәшләре Шәмәгыйя, Азарел, Милалай, Гилалай, Магай, Нетанел, Яһүдә, Ханани барды. Аларның кулында Аллаһы кешесе Давытның уен кораллары иде. Иң алдан кәтип Эзра атлады. 37Чишмә капкасына җиткәч, алар Давыт шәһәренең баскычлары буйлап туп-туры югарыга, диварга күтәрелделәр һәм Давыт йорты яныннан ары таба, көнчыгыш тарафтагы Су капкасына юнәлделәр.

38Җырчыларның икенче төркеме дивар буйлап сул якка китте. Аның артыннан халыкның яртысы белән мин үзем киттем. Мич манарасыннан Киң диварга кадәр атладык, 39Эфраим капкасы, Иске капка, Балык капкасы, Хананел манарасы, Меа манарасы, Сарык капкасы яныннан үтеп, Сакчылар капкасы турысында туктадык. 40Аннары җырчыларның ике төркеме дә, Аллаһы йортына җитеп, тезелеп басты. Мин анда нәсел башлыкларының бер яртысы, 41быргы кычкырткан руханилар Эльякыйм, Магасея, Миньямин, Микәя, Элиогынай, Зәкәрия, Ханания, 42шулай ук Магасея, Шәмәгыйя, Элгазар, Уззи, Еһоханан, Малкия, Элам вә Эзер белән бергә басып тордым. Израхия җитәкчелегендәге җырчылар кычкырып-кычкырып җырлады. 43Ул көнне зур корбаннар китерделәр һәм күңел ачтылар, чөнки Аллаһы аларга бөек шатлык бүләк итте. Хатыннар вә бала-чага рәхәтләнеп күңел ачты. Иерусалимдәге шатлык авазлары әллә кайларга кадәр ишетелеп торды.

Аллаһы йорты хезмәтчеләренә ярдәм итү

44Аллаһы йортына китерелгән бүләкләр, беренче җимешләр һәм уңышның уннан бер өлеше саклана торган келәтләр өчен ул көнне җаваплы кешеләр билгеләнде. Канунда әйтелгәнчә, әлеге кешеләр, руханилар вә левиләргә тәгаенләнгән өлешне шәһәр янындагы кырлардан җыеп алып, шул келәтләргә тупларга тиеш булдылар, чөнки рухани вә левиләрнең Аллаһыга хезмәт итүен күреп тору яһүдиләргә рәхәт иде. 45Алар үзләренең Аллаларына хезмәт иттеләр һәм пакьләндерү йоласын башкардылар. Давыт һәм аның углы Сөләйман кушканча, җырчылар вә капка сакчылары да үз хезмәтен башкарды. 46Чөнки бик күптәннән, Давыт һәм Асаф заманыннан ук, җырчыларның җитәкчеләре, шулай ук Аллаһыга мактаулар яудыра һәм шөкрана кыла торган җырлар билгеләп куелган иде. 47Зеруббабел вә Нәхәмия заманында барлык исраилиләр җырчыларга вә капка сакчыларына көндәлек өлешләрен биреп бардылар; алар шулай ук левиләргә дә тиешле өлешне бирделәр, ә левиләр үз чиратында Һарун токымына өлеш чыгардылар.

Copyright information for TatIBT15