Nehemiah 13
Барлык чит нәрсәдән арыну
1Ул көнне халыкка Муса китабын кычкырып укыдылар. Анда болай дип язылган урынны таптылар: «Аммониләр вә мәабиләрдән берәү дә беркайчан Аллаһы халкы исәбенә керергә тиеш түгел, 2чөнки алар Исраил угылларын икмәк вә су белән каршы алмадылар; киресенчә, исраилиләрне каргар өчен, Билгамны ялладылар, ләкин безнең Аллабыз каргышны фатихага әверелдерде». 3Канун сүзләрен ишеткәч, халык исраилиләр арасыннан барча чит кавемнәрне куып җибәрде. 4Моңарчы Аллабыз йортының келәтләре өчен рухани Эльяшиб җаваплы иде. Ул, Тобияне туганыдай якын күреп, 5әүвәле икмәк бүләкләре, хуш исле сумала-майлар, савыт-саба, шулай ук левиләргә, җырчыларга, капка сакчыларына Канун нигезендә билгеләнгән икмәкнең, шәрабның вә зәйтүн маеның уннан бер өлеше һәм руханиларга тәгаенләнгән бүләкләр сакланган зур бүлмәне аңа бирде. 6Бу эшләр кылынганда, мин Иерусалимдә түгел идем: Бабил патшасы Артахшаста хакимлегенең утыз икенче елында патша янына киткән идем. Күпмедер вакыттан соң мин патшаның рөхсәте белән 7кабат Иерусалимгә әйләнеп кайттым һәм Эльяшибнең, Тобиягә ярарга тырышып, Аллаһы йортының ишегалдында аңа бүлмә бирүен – яман эш кылуын белдем. 8Минем бик нык ачуым чыкты, һәм мин Тобиянең бар әйберсен бүлмәдән чыгарып аттым. 9Шуннан соң мин бүлмәләрне чистартырга куштым һәм Аллаһы йорты савытларын, икмәк бүләкләрен вә хуш исле сумала-майларны урынына кертеп куйдым. 10Шуның өстенә, мин левиләргә тәгаенләнгән өлешнең аларга бирелмәвен, левиләр вә җырчыларның, Раббы йортындагы хезмәтләрен башкармыйча, үз кырларына китеп баруын белдем. 11Шул уңайдан мин, түрәләргә шелтә белдереп: «Ни сәбәпле Аллаһы йорты караусыз калган?!» – дидем. Левиләрне һәм җырчыларны җыеп алып, һәрберсен үз вазифасын башкарырга куйдым. 12Шуннан соң барлык яһүдиләр икмәк, шәраб вә зәйтүн маеның уннан бер өлешен янә келәтләргә китерделәр. 13Келәтләрнең башлыгы итеп мин рухани Шелемияне, кәтип Садыйкны, левиләрдән Пәдаяны билгеләдем, алар янына Маттаниядән туган Зәкүр углы Хананны куйдым, чөнки алар ышанычлы кешеләр булып исәпләнә иде. Алар хезмәттәшләренә тәгаенләнгән өлешне таратырга тиеш булдылар. 14Йа Аллам, бу гамәлләремне онытмасаң иде! Синең йортың өчен һәм шунда гыйбадәтләр кылынсын өчен башкарган игелекле эшләремне исеңдә тотсаң иде! 15Шул вакытларда мин кайберәүләрнең шимбә көнне йөзем изүләрен, ишәкләргә төяп, ашлык, шәраб, йөзем, инҗир вә башка төрле йөк ташуларын, аларны Иерусалимгә илтүләрен күзәттем. Шул көнне ашамлык әйберләре сатуларын күреп, мин аларны бик нык орыштым. 16Тумышлары белән Сурдан булган кешеләр, Иерусалимдә яшәп, шимбә көнне балык вә һәртөрле башка әйбер китерә һәм яһүдиләргә сата иделәр. 17Шул сәбәпле мин Яһүдәнең дәрәҗәле кешеләренә шелтә белдердем: «Ни өчен, шундый яманлык кылып, шимбә көнне мәсхәрәлисез?! 18Сезнең аталарыгыз да шулай эшләгән иде, Аллабыз шуның өчен безгә вә шәһәребезгә бәла-казалар җибәрде. Ә сез, шимбә көнне мәсхәрә кылып, Аллаһының Исраилгә булган ачуын арттырасыз», – дидем. 19Шуннан соң мин шимбә көн алдыннан, кичке эңгер төшә башлауга, Иерусалим капкаларын бикләп куярга да шимбә көн үтмичә аларны ачмаска боердым. Шимбә көнне һичнинди йөк үтеп кермәсен өчен, капка янына үземнең хезмәтчеләремне куйдым. 20Сәүдәгәрләр вә һәртөрле сатучылар бер-ике мәртәбә Иерусалим читендә төн үткәрделәр. 21Ләкин мин аларны бик нык орышып әйттем: «Ни өчен сез дивар буенда төн үткәрәсез?! Тагын шулай эшли калсагыз, сезгә каршы мин көч кулланачакмын», – дидем. Шуннан соң алар шимбә көннәрендә килми башладылар. 22Аннары мин, шимбә көннең изгелеген саклар өчен, левиләргә, пакьләнеп, капка янына сакка басарга куштым. Йа Аллам, шушы эшемне дә исеңнән чыгарма һәм, чиксез мәрхәмәтеңне күрсәтеп, миңа миһербанлы бул! 23Шул көннәрдә мин яһүдиләрнең Ашдод, Аммон вә Мәаб хатыннарына өйләнгән булуын ачыкладым. 24Шунлыктан аларның балаларының яртысы Ашдод яисә башка халыклар телендә сөйләшә, ә яһүдчә белми иде. 25Моның өчен мин аларны бик нык ачуландым, каргадым, кайберләрен кыйнадым, чәчләрен йолкыдым. Мин аларны Аллаһы белән ант иттердем, әйттем: «Кызларыгызны аларның угылларына хатынлыкка бирмәгез, үзегезгә вә угылларыгызга аларның кызларын алмагыз. 26Исраил патшасы Сөләйман чит хатыннар аркасында гөнаһ эшләде түгелме?! Халыклар арасында Сөләйманга охшаш патша юк иде. Ул Үз Алласының сөеклесе иде, Аллаһы аны бөтен Исраилгә патша итеп куйды, ләкин чит халыктан булган хатыннар хәтта аны да гөнаһ юлына этәрде. 27Менә хәзер без сезнең дә шундый зур явызлыкка батуыгызны күрәбез. Чит халыклардан хатыннар алып, сез Аллабызга хыянәт итәсез!» 28Баш рухани Эльяшибтән туган Йояда угылларыннан берсе хорунлы Санбаллатның кияве иде. Мин аны үз янымнан кудым. 29Йа Аллам, аларны исеңдә тот, чөнки алар руханилыкка, руханилар вә левиләр белән Син төзегән килешүгә тап төшерделәр. 30Шулай эшләп, мин халыкны пакьләдем – чит кавемнәр тәэсиреннән арындырдым. Руханилар белән левиләрнең һәммәсенә мин аерым вазифа йөкләдем. 31Мин шулай ук билгеләнгән вакытта утын китерүне һәм беренче уңышны җыеп кайтаруны тиешенчә оештырдым. Йа Аллам, мине онытмыйча игелекләреңне кылсаң иде!
Copyright information for
TatIBT15