‏ Nehemiah 3

Диварны яңадан төзү

1Шуннан баш рухани Эльяшиб белән бүтән руханилар, эшкә тотынып, Сарык капкасын төзеделәр. Изгеләштерү йоласын үткәреп, капканың ишекләрен элделәр, Меа
Меа – яһүдчә «бер йөз» мәгънәсендә.
манарасыннан алып Хананел манарасына кадәр булган диварны изгеләштерделәр.
2Руханилар күршесендә диварны – әрихәлеләр, әрихәлеләрдән соң Имри углы Зәкүр төзеде. 3Балык капкасын Һассенаһа нәселе төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны вә бикләрне куйды. 4Алардан арырак диварны Һаккостан туган Урия углы Меремот төзеде; алар белән янәшәдә Мишезәбелдән туган Бәрәхия углы Мешуллам, ә тагын да арырак Баһана углы Садыйк эшләде. 5Алар белән янәшәдә тыкуалылар эшләде, әмма Тыкуа аксөякләре, Хуҗа-Хакимнәре өчен эшләп, билләрен бөкрәйтмәде. 6Иске капканы Пасеах углы Йояда вә Бәсүдия углы Мешуллам төзеде: алар борысларны, ишекләрне, йозакларны, бикләрне куйды. 7Алар күршесендә – гибгонлы Мелатия, меронотлы Ядон һәм Елга аръягының өлкә башлыгына буйсынган Гибгон вә Миспа кешеләре эшләде. 8Алардан арырак диварны – Харһая углы көмешче Уззиел, тагын да арырак хушбуй ясаучы Ханания төзеде. Иерусалим диварларын алар Киң диварга җиткәнче төзәттеләр. 9Алар белән янәшәдә Иерусалим өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хүр углы Репая эшләде. 10Арырак – үз йорты каршында – Харумап углы Едайя, ә аның янында Хәшәбния углы Хаттуш эшләде. 11Тагын да арырак диварны Харим углы Малкия вә Пахат-Мәаб углы Хашшуб төзеде; алар Мичләр манарасын да төзәттеләр. 12Алар күршесендә Иерусалим өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Һаллухеш углы Шаллум һәм аның кызлары эшләде. 13Үзәнлек капкасын Зануах кешеләре вә Ханун төзәтте: алар, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Алар тагын Тирес капкасына кадәр мең терсәк
Терсәк – 45 см.
диварны төзәттеләр.
14Ә Тирес капкасын Бәйт-Һаккерем өлкәсе башлыгы Рехаб углы Малкия төзәтте; ул, аны төзеп, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. 15Чишмә капкасын Миспа өлкәсе башлыгы, Хөл-Хөзе углы Шаллун төзәтте; ул, аны төзеп, түбәсен япты, ишекләрен, йозакларын вә бикләрен куйды. Ул әле тагын патша бакчасы каршында Шелах сусаклагычы янындагы һәм Давыт шәһәреннән төшүче басмаларга кадәрге диварны төзеде. 16Аңардан соң – Давыт гаиләсенең төрбәләре каршына, казылган буага, Батырлар йортына кадәр – Бәйт-Сур өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Әзвук углы Нәхәмия эшләде. 17Аңардан арырак – Леви нәселеннән булган Бани углы Рәхум, ә аның янында, үз төбәгенең вәкиле буларак, Кыгыйлә өлкәсенең бер яртысы белән идарә итүче Хәшәбия эшләде. 18Тагын да арырак аның ир кардәше – Кыгыйлә өлкәсенең икенче яртысы белән идарә итүче Хенадад углы Баввай эшләде. 19Аның күршесендә – үр өстендәге коралханәгә илтүче юл каршында, почмакка кадәр – Миспа башлыгы Ешуа углы Эзер эшләде. 20Аңардан арырак – почмактан алып баш рухани Эльяшиб йортының ишегенә кадәр – диварны Заббай углы Барух төзеде. 21Тагын да арырак – Эльяшиб йорты ишегеннән алып, шул йортның азагына кадәр – Һаккос углы Уриядән туган Меремот төзеде. 22Аның күршесендә Иерусалимнең әйләнә-тирәсеннән килгән руханилар эшләде. 23Алардан арырак – үз йортлары каршында – Беньямин вә Хашшуб, тагын да арырак – үз йорты каршында – Ананиядән туган Магасея углы Азария эшләде. 24Янәшәдә – Азария йортыннан алып почмакка, борылышка кадәр – Хенадад углы Биннуй эшләде. 25Аңардан арырак – каравыл йортының ишегалды белән чиктәш булган Өске патша сараеннан алгарак чыгып торган манара почмагыннан башлап – диварны Узай углы Палал төзеде. Паргош углы Пәдая 26һәм Офел калкулыгында яшәүче Аллаһы йорты хезмәтчеләре эшләде. Алар диварны көнчыгышка таба – Су капкасы каршына һәм алгарак чыгып торган манарага кадәр төзәттеләр. 27Тагын да арырак – алгарак чыгып торган манара каршыннан башлап, Офел диварына кадәр – тыкуалылар эшләде. 28Диварның Ат капкасыннан арырак өлешен руханилар төзәтте; аларның һәркайсы үз йорты каршында эшләде. 29Алар күршесендә, үз йорты каршында, – Иммер углы Садыйк, ә аның белән янәшәдә Көнчыгыш капканы саклаучы Шекания углы Шәмәгыйя эшләде. 30Аңардан арырак диварны Шелемия углы Ханания вә Салапның алтынчы углы Ханун төзеде. Тагын да арырак, үз бүлмәсе каршында, Бәрәхия углы Мешуллам эшләде. 31Диварның шуннан соңгы өлешен – Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә сәүдәгәрләр бинасына (ул бина Күзәтү капкасы каршында иде), өске бүлмәсе булган дивар почмагына кадәр – көмешче Малкия төзеде. 32Ә шул почмак бүлмәдән башлап, Сарык капкасына кадәр диварны көмешчеләр вә сәүдәгәрләр төзеде.

Copyright information for TatIBT15