Nehemiah 4
Диварны төзекләндерүгә каршы торучылар
1Дивар коруыбызны ишеткәч, Санбаллат ачуыннан тәмам кайнап чыкты. Яһүдиләрне мәсхәрәләп, 2үзенең туганнары һәм Самарея гаскәриләре алдында ул болай диде: – Бу мескен яһүдиләр нәрсә эшләргә җыеналар? Диварны яңадан күтәрергә, корбаннар китерергә уйлыйлармы? Төзү эшләрен бер көндә бетермәкче булалармы? Янып беткән, хәрабәгә әйләнгән ташларга җан өрмәкчеме алар? 3Ә аның янында басып торган аммони Тобия: – Төзесеннәр әйдә, аларның таш диварына төлке сикереп менсә дә, җимерелергә тора ич! – диде. 4Мин дога кылып әйттем: «Йа Аллабыз, безне ничек түбәнсеткәннәрен ишет тә үз начарлыкларын кире үзләренә кайтар: дошманга табыш булып әсир китсеннәр. 5Аларның гаепләрен кичермә, гөнаһларын исеңнән чыгарма, чөнки алар төзүчеләрне кимсетте». 6Без диварны күтәрә бирдек, һәм ул яртысына кадәр төзелеп бетте. Халык бөтен күңелен биреп эшләде. 7Иерусалим диварларының корылуын, җимерелгән урыннарның төзәтелүен ишетеп, Санбаллат, Тобия, шулай ук гарәпләр, аммониләр вә ашдодлыларның бик нык ачуы чыкты. 8Шуннан соң алар, безгә комачауламакчы булып, Иерусалимгә каршы сугыш ачарга ниятләделәр. 9Без Аллабызга догалар кылдык һәм, алардан сакланыр өчен, көн-төн каравыл тордык. 10Яһүдә халкы: – Чүп ташучыларның хәле бетте, ә чүп-чар күп; без диварны төзеп бетерә алмабыз! – дип зарланырга тотынды. 11Дошманнарыбыз исә үзара: «Безнең бәреп керүебезне һәм аларны кырып бетерүебезне белми дә, сизми дә калырлар – шуннан эш тукталачак!» – диде. 12Дошманнарыбыз күршесендә яшәүче яһүдиләр, төрле тарафлардан килеп: «Сезгә һөҗүм итәргә җыеналар», – дип, безне кат-кат кисәттеләр. 13Шуннан соң мин шәһәр диварының тышкы ягындагы иңкүлекләргә, ачык урыннарга, ыру-гаиләләргә бүлеп, кылыч-сөңге вә ук-җәяләр белән коралланган кешеләр куйдым. 14Мин аларның һәммәсен карап чыктым да дәрәҗәле кешеләргә, башлыкларга вә бүтән кешеләргә әйттем: – Курыкмагыз алардан! Бөек вә дәһшәтле Хуҗа-Хакимебезне исегездә тотыгыз! Кардәшләрегез, угыл-кызларыгыз, хатыннарыгыз һәм яшәгән йортларыгыз өчен көрәшегез! – дидем. 15Безгә каршы корган ниятләреннән хәбәрдар булуыбызны дошманнарыбыз ишетеп белде. Аларның хәйләләрен Аллаһы юкка чыгарды, һәм без төзелә торган дивар янына кайттык – һәркайсыбыз үз эшенә кереште. 16– 17Шул көннән башлап, халкымның бер өлеше эш белән мәшгуль булды, ә калганнары исә, сөңге-калкан тотып, сугыш киемнәре киеп, сакта торды. Халык башлыклары дивар торгызуда катнашкан барча яһүдиләргә терәк булды. Йөк ташучылар бер кулында сугыш коралы тотып эшләде, 18төзүчеләрнең дә билендә кылыч иде. Һәм быргычы һәрчак минем янда булды. 19Дәрәҗәле кешеләргә, башлыкларга һәм бүтәннәргә мин: – Эш бик күп, ә без бөтен дивар буйлап таралганбыз, бер-беребездән еракбыз, – дидем. – 20Шуңа күрә, быргы кычкырта башлауга, тавыш килгән якка йөгерегез. Аллабыз безнең якта сугышачак! 21Эшебезне без әнә шул рәвешле дәвам иттек; ә халыкның икенче өлеше кояш чыкканнан алып йолдызлар калыкканга кадәр кулыннан сөңгесен төшермәде. 22Ул көннәрдә мин халыкка: – Һәркем үзенең кешеләре белән төнгә Иерусалимдә калсын. Төнлә сакта торырбыз, ә көндезен эшләрбез, – дидем. 23Мин үзем дә, кардәшләрем, хезмәтчеләрем һәм янымдагы сакчыларым да киенгән килеш йокладык, уң кулыбыздан коралны төшермәдек ▼▼ …уң кулыбыздан коралны төшермәдек. – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: һәркемдә корал вә су булды.
.
Copyright information for
TatIBT15