Nehemiah 5
Нәхәмиянең ярлыларга булышуы
1Бервакыт кайбер ирләр һәм аларның хатыннары, яһүди кардәшләреннән зарланып, тавыш куптарды. 2Берәүләр: – Без үзебез дә, угыл-кызларыбыз да күп; тамагыбызны туйдырыр һәм яшәр өчен безгә икмәк кирәк, – диде. – 3Икмәк табар, ачлыктан котылыр өчен без кырларыбызны, йөзем бакчаларыбызны, йортларыбызны рәһен ▼▼ Рәһен – закладка калдырылган әйбер.
итеп бирергә мәҗбүрбез, – диде икенчеләре. 4– Кырларыбыз вә йөзем бакчаларыбыз өчен патшага салым түләргә бурычка акча табарга тиешбез, – диде өченчеләре. – 5Яһүди кардәшләребездән ким җиребез юк. Угылларыбыз да аларныкы кебек үк. Әмма без угыл-кызларыбызны коллыкка бирергә мәҗбүрбез, кызларыбызның кайберләре инде кол ителде. Без бернәрсә дә эшли алмыйбыз, чөнки кырларыбыз вә йөзем бакчаларыбыз бүтәннәр кулында. 6Аларның сукрануын, әйткән сүзләрен тыңлагач, минем бик нык ачуым чыкты. 7Бу турыда бер фикергә килеп, дәрәҗәле кешеләргә вә башлыкларга мин: – Сез халык исәбенә байлык туплыйсыз! – дидем. Шуннан зур җыен җыйдым да 8түрә булган кешеләргә: – Чит халыкларга коллыкка сатылган яһүди кардәшләребезне без мөмкин булганча йолып алырга тырыштык. Ә сез менә үз кардәшләрегезне сатып җибәрәсез! Инде аларны яңадан сатып алыйкмы?! – дидем. Алар дәшмәделәр, ни дип тә җавап бирмәделәр. 9Шуннан соң мин аларга: – Бер дә әйбәт эшләмисез, – дидем. – Дошман халыкларның хурлавына дучар булмас өчен, Аллабыздан куркып яшәргә тиеш түгелме сез?! 10Мин үзем, кардәшләрем һәм хезмәтчеләрем дә бурычка акча вә икмәк биреп торабыз. Ләкин бурычларын кайтарганда, әйдәгез, халыкны таламыйк инде! 11Аларның кырларын, йөзем вә зәйтүн бакчаларын, йортларын бүген үк кире кайтарыгыз; бурычка биреп торган акча, икмәк, шәраб вә зәйтүн мае өчен тиешле рибаны ▼▼ Риба – биреп торган әйбер яки акчадан алынган процент.
да кире кайтарыгыз. 12– Кире кайтарабыз, берни дә таләп итмибез алардан! Һәммәсен син әйткәнчә эшлибез, – дип җавап бирде алар. Шуннан соң мин руханиларны чакырып алдым да нәкъ шулай эшләячәкләренә ант итәргә куштым. 13Аннары өстемдәге киемемне салып селкедем ▼▼ Яһүдиләрнең өс киемендә төрле вак-төяк әйберләр саклана торган, билбау белән бәйләнгән бер урын булган. Нәхәмия шуны селкегән.
дә болай дидем: – Әйткән сүзендә тормаган кешене Аллаһы үз йортыннан менә шулай селкеп чыгарсын! Ул да шулай бернәрсәсез калсын! Бөтен җыен шунда: – Амин! – диде, һәммәсе Раббыны мактады. Биргән вәгъдәсен барысы да үтәде. 14Шунысын да әйтим: Яһүдә җирендә өлкә башлыгы итеп билгеләнгән көнемнән башлап, мин унике ел дәвамында – Артахшаста патша хакимлегенең егерменче елыннан алып, утыз икенче елына кадәр – үзем һәм кардәшләрем өчен тиешле булган нәрсәләрнең берсен дә таләп итмәдем. 15Ә миңа кадәр булган өлкә башлыклары, кырык шәкыл ▼▼ Шәкыл – 10 гр.
көмештән тыш, халыктан шәраб вә икмәк тә алдылар, шул рәвешле, халык җилкәсенә авыр йөк булып яттылар. Аларның хәтта хезмәтчеләре дә халык өстеннән хакимлек итте. Ә мин, Аллаһыдан куркып яшәгәнгә, алай эшләмәдем. 16Киресенчә, мин үземне диварны торгызу эшенә багышладым; кырлар сатып алмадым; барлык хезмәтчеләрем диварны төзүдә катнашты. 17Минем табыныма, тирә-яктан килгән халыктан тыш, йөз иллеләп яһүди вә башлыклар җыела торган булды. 18Туклану өчен, көн дә бер үгез, алты симез сарык вә кош-корт әзерләнә, ун көнгә бер тапкыр күп итеп төрледән-төрле шәраб кайтарыла иде. Әмма шуның белән бергә мин өлкә башлыгына тиешле икмәкне таләп итмәдем, чөнки халыкның хезмәте бик авыр иде. 19Йа Аллам, шушы халык өчен кылган игелекләремне истә тотып, мине рәхмәтеңнән аермасаң иде!
Copyright information for
TatIBT15