Nehemiah 6
Дошманнарның Нәхәмиягә каршы мәкер-хәйлә корулары
1Санбаллат, Тобия, гарәп Гешем вә бүтән дошманнарыбыз диварны төзеп бетерүем, җимерелгән урыннарның калмавы хакында ишеткәннән соң (гәрчә капкаларга әле ишекләр элмәсәм дә), 2Санбаллат вә Гешем: «Һоно тигезлегендәге берәр авылда очрашыйк!» – дип әйтергә минем янга кеше җибәрделәр. Алар миңа карата явызлык кылмакчы булдылар. 3Хәбәрчеләрем аша мин болай дип әйтергә куштым: «Эшем бик күп булганлыктан килә алмыйм. Әгәр аны ташлап китсәм, эш тукталыр». 4Шундый ук чакыру белән алар миңа дүрт мәртәбә кеше җибәрделәр, мин аларга һаман да бер үк җавапны бирдем. 5Шуннан соң Санбаллат миңа үзенең хезмәтчесен бишенче мәртәбә җибәрде, аның кулында мөһер сугылмаган хат иде. 6Анда болай дип язылган иде: Халыклар арасында шундый имеш-мимеш йөри, Гешем да шуны ук сөйли: син вә яһүдиләр фетнә оештырырга ниятлисез икән, диварны шуның өчен корасың икән. Имеш, алар өстеннән патша булырга телисең, 7синең хакта Иерусалимдә «Яһүдәдә патша бар!» дигән хәбәр таратсыннар өчен, пәйгамбәрләр билгеләгәнсең. Бу сүзләрне патша һичшиксез ишетәчәк. Шуңа күрә безнең янга кил, бергәләп киңәш-табыш итик.8Ләкин мин аңа: «Син әйткәннәрнең берсе дә хак түгел. Син боларны үзең уйлап чыгаргансың», – дип әйтергә кушып, кеше җибәрдем. 9«Кулларыннан эшләре төшәр, аны ахырына җиткерә алмаслар», – дип уйлап, алар безне куркытмакчы булдылар, ләкин мин: «Рухымны ныгыт!» – дип, Аллаһыга дога кылдым. 10Беркөн мин Меһетабелдән туган Делая углы Шәмәгыйя йортына килдем. Ул үз өендә бикләнеп утыра иде. Ул миңа әйтте: – Әйдә, Аллаһы йортына керик тә ишекләрне бикләп куйыйк, чөнки алар сине үтерергә киләчәк, төнлә киләчәк алар, – диде. 11Ләкин мин аңа: – Минем дәрәҗәдәге кеше кача аламы соң?! Минем кебек кеше, исән калыр өчен, Аллаһы йортына керә аламы?! Бармыйм! – дидем. 12– 13Шәмәгыйяне Аллаһы җибәрмәвен һәм минем хактагы пәйгамбәрлек сүзләренең ялган икәнен ачык аңладым, чөнки аны, акча түләп, Тобия белән Санбаллат яллаган иде. Аларның ниятләре шундый иде: мин, хафага төшеп, Шәмәгыйя сүзе буенча эшләрмен дә гөнаһлы булырмын, ә алар, мине хурлыкка калдырыр өчен, яманатымны чыгарырлар иде ▼
▼ Аллаһы йортына кереп, Нәхәмия Канунга сыймаган эш кылыр иде, чөнки ул рухани түгел иде.
. 14Нәхәмия дога кылып әйтте: «Йа Аллам, Тобия белән Санбаллатның шул эшләрен исеңдә тот, шулай ук миңа каршы пәйгамбәрлек иткән хатын-кыз пәйгамбәр Нугадияне һәм мине куркытырга уйлаган башка пәйгамбәрләрне дә исеңнән чыгарма!» Диварны төзеп бетерү
15Дивар Елул аеның егерме бишенче көнендә, илле ике көндә төзелеп бетте. 16Бу хакта барча дошманнарыбыз ишеткәннән һәм тирә-ягыбыздагы халыклар моны күргәннән соң, аларның үз-үзләренә ышанычы бетте, чөнки бу эшнең Аллабыз ихтыяры белән кылынганын аңладылар. 17Шул көннәрдә Яһүдәнең дәрәҗәле кешеләре Тобиягә күп мәртәбә хатлар юллады, аларга да Тобиядән хатлар килеп торды. 18Яһүдәдә күпләр аның белән ант беркеткән иде, чөнки ул – Арах углы Шекания кияве, ә Еһоханан исемле углы Бәрәхиядән туган Мешуллам кызына өйләнгән иде. 19Алар хәтта минем алда аның игелекле эшләре турында сөйли, ә мин әйткәннәрне аңа җиткерә иделәр. Тобия исә, мине куркытмакчы булып, миңа хатлар яза иде.
Copyright information for
TatIBT15