Nehemiah 7
1Дивар төзелеп бетеп, капкалар эленгәннән соң, капка сакчылары, җырчылар вә левиләр үзләренең хезмәтен башлады. 2Иерусалим белән идарә итәргә мин ир туганым Ханани белән Иерусалим кальгасы башлыгы Хананияне куйдым, чөнки әлеге Ханания ышанычлы һәм Аллаһыны бик тә ихтирам итүче кеше иде. 3Мин аларга болай дип әйттем: – Иртән кояш җылыта башлаганчы, Иерусалим капкаларын ачмагыз, сакчылар каравылда торган чакта, капкалар биктә булсын. Сакчылар итеп Иерусалим кешеләрен куегыз: кайберләре – билгеләнгән урыннарда, икенчеләре исә үз йортлары каршында кизү торсын, – дидем.Сөргеннән кайтучыларның исемлеге
4Иерусалим бик зур һәм иркен шәһәр булып, халык анда әле аз санлы, йортлар да төзәтелмәгән иде. 5Шунда Аллам минем күңелгә бер уй салды, һәм мин, дәрәҗәле кешеләрне, башлыкларны һәм бар халыкны җыеп, нәселләре буенча исемлеккә теркәргә булдым. Әсирлектән беренче булып кайткан кешеләрнең шәҗәрә язуын таптым, анда болай дип язылган иде: 6– 7Заманында Бабил патшасы Нәбухаднессар әсир кылып өлкәбездән Бабилгә алып киткән кешеләр Зеруббабел, Ешуа, Нәхәмия, Азария, Рагамия, Нахамани, Мәрдәкәй, Билшан, Мисперет, Бигвәй, Нәхум вә Багъна җитәкчелегендә Иерусалимгә вә Яһүдәгә әйләнеп кайттылар – һәркем үз шәһәренә кайтып урнашты. Әлеге исраилиләрнең исемлеге түбәндәгечә:8Паргош нәселеннән – ике мең йөз җитмеш ике кеше; 9Шефатия нәселеннән – өч йөз җитмеш ике кеше; 10Арах нәселеннән – алты йөз илле ике кеше; 11Ешуа һәм Йоав нәселеннән Пахат-Мәаб угыллары – ике мең сигез йөз унсигез кеше; 12Элам нәселеннән – мең ике йөз илле дүрт кеше; 13Затту нәселеннән – сигез йөз кырык биш кеше; 14Зәккәй нәселеннән – җиде йөз алтмыш кеше; 15Биннуй нәселеннән – алты йөз кырык сигез кеше; 16Бебай нәселеннән – алты йөз егерме сигез кеше; 17Әзгәд нәселеннән – ике мең өч йөз егерме ике кеше; 18Адоникам нәселеннән – алты йөз алтмыш җиде кеше; 19Бигвәй нәселеннән – ике мең алтмыш җиде кеше; 20Әдин нәселеннән – алты йөз илле биш кеше; 21Хизәкыйя нәселеннән Әтир угыллары – туксан сигез кеше; 22Хашум нәселеннән – өч йөз егерме сигез кеше; 23Бесай нәселеннән – өч йөз егерме дүрт кеше; 24Харип нәселеннән – йөз унике кеше; 25чыгышы белән Гибгоннан булганнар – туксан биш кеше; 26чыгышы белән Бәйт-Лехем һәм Нетофадан булганнар – йөз сиксән сигез кеше; 27чыгышы белән Анатоттан булганнар – йөз егерме сигез кеше; 28чыгышы белән Бәйт-Азмаветтан булганнар – кырык ике кеше; 29чыгышы белән Кыръят-Ягарим, Кепира вә Беһероттан булганнар – җиде йөз кырык өч кеше; 30чыгышы белән Рамаһ вә Гебадан булганнар – алты йөз егерме бер кеше; 31чыгышы белән Микмәстән булганнар – йөз егерме ике кеше; 32чыгышы белән Бәйт-Эл вә Гайдан булганнар – йөз егерме өч кеше; 33чыгышы белән Икенче Нәбудан булганнар – илле ике кеше; 34чыгышы белән Икенче Эламнан булганнар – мең ике йөз илле дүрт кеше; 35чыгышы белән Харимнән булганнар – өч йөз егерме кеше; 36чыгышы белән Әрихәдән булганнар – өч йөз кырык биш кеше; 37чыгышы белән Лод, Хадид һәм Һонодан булганнар – җиде йөз егерме бер кеше; 38чыгышы белән Сенаһадан булганнар – өч мең тугыз йөз утыз кеше.
39Руханилар: Ешуа нәселеннән Едагыйя угыллары – тугыз йөз җитмеш өч кеше; 40Иммер нәселеннән – мең илле ике кеше; 41Пашхур нәселеннән – мең ике йөз кырык җиде кеше; 42Харим нәселеннән – мең унҗиде кеше.
43Левиләр: Ешуа нәселеннән (Кадмиел токымыннан, Һодавиянең нәсел җебе буенча) – җитмеш дүрт кеше.
44Җырчылар: Асаф нәселеннән – йөз кырык сигез кеше.
45Капка сакчылары: Шаллум, Әтир, Талмун, Гаккуб, Хатита вә Шобай нәселеннән – йөз утыз сигез кеше.
46Аллаһы йорты хезмәтчеләреннән: Сиха нәселе, Хасупа нәселе, Таббагот нәселе, 47Кыйрос нәселе, Сыйга нәселе, Падон угыллары, 48Лебана нәселе, Хәгәбә нәселе, Шалмай нәселе, 49Ханан нәселе, Гиддел нәселе, Гәхәр нәселе, 50Реһая нәселе, Рәсин нәселе, Ныкода нәселе, 51Гәззәм нәселе, Узза нәселе, Пасеах нәселе, 52Бесай нәселе, Мыгуним нәселе, Нәпушесим нәселе, 53Баквук нәселе, Хакупа нәселе, Хархур нәселе, 54Баслит нәселе, Мехида нәселе, Харша нәселе, 55Баркыс нәселе, Сисера нәселе, Темах нәселе, 56Нәсиах нәселе, Хатипа нәселе.
57Сөләйман колларының угыллары: Сотай нәселе, Соперет нәселе, Перида нәселе, 58Ягъла нәселе, Даркон нәселе, Гиддел нәселе, 59Шефатия нәселе, Хаттил нәселе, Пөкерет-Һассебаим нәселе, Амон нәселе.
60Аллаһы йорты хезмәтчеләре вә Сөләйман колларының угыллары – барысы өч йөз туксан ике кеше.
61– 62Тел-Мелах, Тел-Харша, Керуб, Аддун, Иммер шәһәрләреннән килүчеләр: Делая нәселе, Тобия нәселе, Ныкода нәселе – алты йөз илле ике кеше. Алар ата-бабаларының Исраил тумасы булуын исбатлый алмады.
63Руханилардан: Хобая, Һаккос вә Барзиллай (ул, гилыгадлы Барзиллай кызларыннан хатын алып, алар исемен йөртә башлый) угыллары. 64Үзләренең шәҗәрә кәгазьләрен таба алмаганга, алар руханилыктан чыгарылдылар. 65Өлкә башлыгы аларга: «Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде.
66Җәмгыятьтә барлыгы кырык ике мең өч йөз алтмыш кеше исәпләнә иде. 67Аларда ир вә хатын-кызлардан җиде мең өч йөз утыз җиде кол, ике йөз кырык биш җырчы ир вә хатын-кыз, 68шулай ук җиде йөз утыз алты ат, ике йөз кырык биш качыр, 69дүрт йөз утыз биш дөя, алты мең җиде йөз егерме ишәк бар иде.
70Ыруг башлыкларының кайберләре, төзү эшләрен башкарыр өчен, ихтыяри иганә бирделәр. Өлкә башлыгы казнага мең дарик ▼
▼ Дарик – 10 гр.
алтын, илле җамаяк, биш йөз утыз руханины киендерерлек кием бирде. 71Ә ыруг башлыкларының бүтәннәре, төзү эшләрен башкарыр өчен, хәзинәгә егерме мең дарик алтын вә ике мең ике йөз мина ▼▼ Мина – 500 гр.
көмеш тапшырдылар. 72Калган халык егерме мең дарик алтын, ике мең мина көмеш вә алтмыш җиде руханины киендерерлек кием бирде. 73Шулай итеп, барча исраилиләр – руханилар, левиләр, капка сакчылары, җырчылар, гади халык, Аллаһы йорты хезмәтчеләре – үз шәһәрләрендә яши башлады.
Copyright information for
TatIBT15