‏ Nehemiah 8

Эзраның Канунны укуы

1Җиденче айда, Исраил угыллары үз шәһәрләрендә урнашып яши башлаганнан соң, бөтен халык бер булып Су капкасы каршындагы мәйданга җыелды һәм кәтип Эзрага: «Исраил халкына Муса аша Раббы биргән Канун китабын алып кил», – дип әйтте. 2Җиденче айның беренче көнендә рухани Эзра, шулай итеп, җыенга килгән ирләр, хатын-кызлар һәм укыганны аңлардай балалар каршына Канун китабын алып килде. 3Су капкасы алдындагы мәйданда Эзра ирләргә, хатын-кызларга һәм укыганны аңлардай балаларга иртә таңнан өйләгә кадәр шул китапны укыды; бар халык Канун китабын бик игътибар белән тыңлап торды. 4Кәтип Эзра агачтан эшләнгән махсус мөнбәрдә басып торды, аның уң ягында – Мәттития, Шема, Аная, Урия, Хилкыйя вә Магасея, ә сул ягында Пәдая, Мишаил, Малкия, Хашум, Хашбаддана, Зәкәрия вә Мешуллам булды. 5Җыелган кешеләрдән югарырак торган Эзра бар халыкның күз алдында китапны ачкач, барысы да аягүрә басты. 6Эзра бөек Раббы Аллага мактау-шөкерләр яудырды. Халык, кулларын югары күтәреп, «Амин! Амин!» дип торды, аннары, баш иеп, Раббы алдында сәҗдә кылды. 7Левиләр Ешуа, Бани, Шәрәбия, Ямин, Гаккуб, Шаббетай, Һодия, Магасея, Кылита, Азария, Йозабад, Ханан, Пелая шундагы халыкка Канунны аңлатты. 8Аллаһының Канун китабын алар аңлатмалар биреп, шәрехләп укыды, һәм укыганны халык аңлады.

9Шунда өлкә башлыгы Нәхәмия, кәтип рухани Эзра һәм җыелган халыкка Канун тәгълиматларын аңлатучы левиләр:

– Бүгенге көн – Раббы Аллагыз өчен изге көн, шуңа күрә яшь түкмәгез, еламагыз! – диделәр, чөнки, Канун сүзләрен тыңлаганда, бөтен халык елады.

10Нәхәмия аларга әйтте:

– Барыгыз, иң тәмле ризыклар ашагыз, баллы шәраб эчегез, бәйрәмгә берни әзерләмәгән кешеләрне дә өлешсез калдырмагыз, чөнки Хуҗа-Хакимебез өчен изге көн бу. Кайгырмагыз, чөнки Раббы биргән шатлык сезне ныгытачак.

11Левиләр дә:

– Бу – изге көн, кайгырмагыз! – дип, халыкны тынычландырырга тырышты.

12Шуннан соң бар халык ашап-эчәргә, бүтәннәрне сыйларга, күңел ачарга китеп барды, чөнки үзләренә әйтелгән сүзләрне аңлады.

13Икенче көнне барча халыкның ыруг башлыклары, руханилар вә левиләр, Канунда язылганнарны өйрәнер өчен, кәтип Эзра янына җыелдылар. 14Муса аша бирелгән Раббы канунында алар: «Исраил угыллары җиденче ай бәйрәмен чатырларда үткәрсен» 15һәм «Тауга менегез дә, Канунда язылганча, чатырлар кору өчен бакча зәйтүне, кыргый зәйтүн, мәрсид
Мәрсид – мирт.
, хөрмә, шулай ук башка төр агачларның ботакларын җыеп төшегез; барлык кала-салаларда вә Иерусалимдә бу турыда игълан итегез!» – дигән урынны укыдылар.
16Шуннан соң кешеләр, ботаклар алып килеп, үзләренең өй түбәләрендә, ишегалларында, Аллаһы йорты ишегалдында, Су капкасы һәм Эфраим капкасы алдындагы мәйданда чатырлар кордылар. 17Әсирлектән кайткан һәр кеше, чатыр корып, шунда яшәде. Нун углы Ешуа заманыннан башлап шушы көнгә кадәр Исраил угылларының болай бәйрәм иткәннәре юк иде. Шатлык бик зур булды. 18Эзра Аллаһының Канун китабын көн саен – бәйрәмнең беренче көненнән алып соңгы көненә кадәр укыды. Халык җиде көн бәйрәм итте, ә сигезенче көнне, Канун кушканча, тантаналы җыен булды.

Copyright information for TatIBT15