‏ Nehemiah 9

Чит халыклар белән никахлашуга каршы чаралар

1Шул ук айның егерме дүртенче көнендә Исраил угыллары бергә җыелдылар. Алар тупас тукымага төренеп, башларына көл сибеп уразага керделәр. 2Чит кавемнәрдән аерылган Исраил угыллары үзләренең гөнаһларын, ата-бабаларының гаепләрен танып тәүбә итте. 3Өч сәгать дәвамында алар аягүрә басып торган килеш Раббы Аллаларының Канун китабын укыдылар, аннары, Раббы Аллалары алдында гөнаһларын танып, сәҗдә кылдылар. 4Ешуа, Бани, Кадмиел, Шебания, Бунни, Шәрәбия, Бани, Кенани, левиләр өчен ясалган баскычка менеп, Раббы Аллаларына кычкырып дога кылдылар. 5Левиләрдән Ешуа, Кадмиел, Бани, Хәшәбния, Шәрәбия, Һодия, Шебания, Петахия:

– Урыныгыздан торыгыз да әзәлдән
Әзәл – башы булмаган үткән заман; мәңгелек.
мәңгелеккәчә яшәүче Раббы Аллагызга мактау-шөкерләр яудырыгыз! – диделәр. Аннары дога кылдылар:

Синең шан-шөһрәтле исемең мактаулыдыр,
һәртөрле мактау вә данлаудан өстендер!
6Син – бердәнбер Раббы,
Син күкне, күкләрнең күген, андагы бөтен җисемнәрне,
җирне вә андагы һәммә нәрсәне,
диңгезләрне вә андагы һәммә нәрсәне бар кылдың,
аларның һәммәсенә тормыш бирдең;
күк җисемнәренең һәммәсе Сиңа сәҗдә кыла.
7Син, Раббы, Ибрамны сайлап,
килданиләр җирендәге Ур шәһәреннән аны алып чыктың
һәм Ибраһим дип исем куштың.
8Аның ихлас йөрәктән Сиңа тугры булуын күреп,
кәнгани, хитти, амори, фәризи, явүси вә гиргәшиләрнең җирен
аның токымына бирер өчен, аның белән килешү төзедең.
Әйткән сүзеңне Син үтәдең, чөнки Син гадел Зат.

9Мисырда аталарыбызның җәфа чигеп яшәвен күрдең Син,
Камышлы диңгез янында аларның ялваруларын ишеттең.
10Син фиргавенгә, аның хезмәтчеләренә вә бар халкына каршы
Үзеңнең галәмәтләреңне вә могҗизаларыңны эшләдең,
чөнки Син аларның исраилиләрне ни рәвешле кимсетүләрен белдең.
Шул вакыттан башлап, бүгенге көнгә кадәр Синең исемең данлыдыр.
11Исраил угыллары алдында диңгезне икегә аердың –
алар диңгез уртасыннан коры җир буйлап чыктылар.
Аларны куып килүчеләрне Син,
шаулап аккан суларга таш аткандай, диңгез төбенә ыргыттың.

12Көндезен Син, болыт баганасы булып,
алар алдыннан юл күрсәтеп бардың,
төнлә исә, ут баганасы булып, барыр юлларын яктырттың.
13Син Синай тавына төштең,
алар белән күкләрдән торып сөйләштең,
аларга гадел хөкемнәр, дөрес кануннар,
әйбәт кагыйдәләр вә боерыклар бирдең.
14Син аларга изге шимбәңнең барлыгын белдердең,
хезмәтчең Муса аша боерыклар, кагыйдәләр вә кануннар бирдең.
15Алар ачыкканда, күктән икмәк иңдердең,
сусаган чакларында, таштан су чыгардың.
Син, кулыңны күтәреп, сезгә бирәм, дип вәгъдә иткән җирне
аларга үзләштерергә куштың.

16Ләкин киребеткән ата-бабаларыбыз, тәкәбберләнеп,
Синең боерыкларга колак салмады;
17алар Сиңа буйсынырга теләмәде
һәм Син күрсәткән могҗизаларны исләренә төшермәде;
алай гына да түгел, үҗәтләнеп, коллыкка кире кайтыр өчен,
үзләренә юлбашчы сайлап куйды.
Ләкин Син – кичерүчән, кызганучан вә рәхимле,
сабыр-түзем вә чиксез мәрхәмәтле Аллаһы:
Син аларны ташламадың.
18Гәрчә алар, үзләренә бозау сыны коеп:
«Менә бу – безне Мисырдан чыгарган Аллаһы», – дисәләр дә,
Сиңа бик тә мәсхәрәле сүзләр әйтсәләр дә,
19гаять шәфкатьле булганга,
Син аларны чүлдә ялгыз калдырмадың:
көндез әйдәп барган болыт баганасы да,
төнлә яктырткан ут баганасы да юкка чыкмады.
20Үгет-нәсыйхәт бирсен дип,
Син аларга игелекле Рухыңны бүләк иттең,
авызларыннан маннаны
Манна – карагыз: «Чыгыш», 16:13.
өзмәдең,
сусауларын басар өчен, су эчердең.
21Чүлдә Син аларны кырык ел буена асрадың –
алар анда бернинди мохтаҗлык кичермәде,
кигән киемнәре дә тузмады, аяклары да шешенмәде.

22Син аларга патшалыкларны, халыкларны буйсындырдың,
илнең һәр карышын бүлеп бирдең;
алар Хишбун патшасы Сихон җирен,
Башан патшасы Ог җирен алдылар.
23Аларның нәселен күктәге йолдызлар санынча ишәйттең,
ата-бабаларына вәгъдә иткән җиргә алып килеп урнаштырдың.
24Алар, шул җиргә килеп, аны биләп алдылар.
Син шунда яшәүче кәнганиләрне буйсындырдың –
халыкны патшалары белән бергә исраилиләр кулына тапшырдың,
һәм алар ни теләсәләр, шуны эшләделәр:
25ныгытылган шәһәрләрне вә уңдырышлы җирләрне биләделәр,
төрле мал-мөлкәт тулы йортларга,
ташны чокып ясаган сусаклагычларына,
йөзем вә зәйтүн бакчаларына,
исәпсез-хисапсыз җимеш агачларына хуҗа булдылар.
Алар Синең чиксез игелекле булуың аркасында
ашап-эчеп тазардылар, рәхәт чиктеләр.

26Ләкин тора-бара алар, буйсынмас булып, Сиңа каршы баш күтәрделәр,
Кануныңнан йөз чөерделәр,
Сиңа кире кайтырга үгетләгән пәйгамбәрләреңне үтерделәр,
Сиңа бик тә мәсхәрәле сүзләр әйттеләр.
27Һәм Син аларны дошманнары кулына тапшырдың.
Дошманнарының җәберенә түзә алмагач,
алар Сиңа ялвардылар,
ә Син, күкләрдән аһ-зарларына колак салып,
чиксез шәфкатьлелегең аркасында коткаручылар җибәрдең,
һәм алар халыкны дошманнан коткарды.
28Әмма тынычланып рәхәткә чыккач,
алар янә Синең күзеңә ятышсыз күренгән гамәлләр кылды;
Син аларны кабат дошманнары кулына тапшырып,
тегеләр халык өстеннән хакимлек итте.
Ләкин алар Сиңа тагын ялваргач,
чиксез шәфкатьлелегең аркасында аһ-зарларына колак салып,
Син аларны коткарып калдың.
29Син аларны элеккечә Кануныңны үтәргә өндәдең,
ләкин алар, тәкәбберләнеп, боерыкларыңа игътибар итмәделәр,
Синең карар-хөкемнәреңне үтәү
аларга имин-рәхәт тормыш бүләк итсә дә,
шул карар-хөкемнәреңне үтәмичә гөнаһ кылдылар,
үҗәтләнеп, Синнән йөз чөерделәр, сүзләреңә буйсынмадылар.
30Син аларны күп еллар сабыр гына көттең;
пәйгамбәрләрең аша Үзеңнең Рухың белән үгетләп, кисәтеп торсаң да,
алар игътибар итмәделәр.
Шунлыктан Син аларны чит халыклар кулына тапшырдың.
31Әмма Үзеңнең чиксез шәфкатьлелегең аркасында
аларны тәмам кырып бетермәдең һәм ташламадың,
чөнки Син – кызганучан вә рәхимле Аллаһы.

32И Аллабыз, олуг, кодрәтле вә дәһшәтле,
Килешүгә тугры, мәрхәмәтле Аллаһы!
Ашшур патшалары заманыннан алып, бүгенге көнгә кадәр
патшаларыбыз вә башлыкларыбыз,
руханиларыбыз вә пәйгамбәрләребез,
аталарыбыз вә Синең бар халкың башына төшкән бәла-казалар
аз булып тоелмасын иде Сиңа!
33Безгә җәза биреп, дөрес эшләдең Син,
чөнки Син тугрылык белән эш иттең,
ә без яманлык кылдык.
34Патшаларыбыз вә башлыкларыбыз,
руханиларыбыз вә аталарыбыз Кануныңны үтәмәделәр,
аларга Син биргән боерык вә кисәтүләрне санга сукмадылар.
35Хәтта элек тә, үзләренең патшалыгында да,
Син аларга биргән чиксез вә уңдырышлы җирдә
мул игелекләреңне кабул кылып та,
алар Сиңа хезмәт итмәделәр,
үзләренең яман эшләреннән ваз кичмәделәр.
36Инде менә хәзер без – коллар;
җимешләреннән, муллыктан файдаланыр өчен,
ата-бабаларыбызга Син биргән җирдә коллыкта яшибез!
37Кылган гөнаһларыбыз өчен ул җир хәзер үзенең мул уңышын
безнең өстән хакимлек итәргә Син куйган чит патшаларга бирә.
Алар безнең белән вә мал-туарыбыз белән ни теләсәләр,
шуны эшлиләр.
Без зур бәлагә тарыдык!

38Менә шуңа күрә без язма рәвештә килешү төзибез, һәм башлыкларыбыз, левиләребез вә руханиларыбыз аңа мөһерләрен сугалар.

Copyright information for TatIBT15