‏ Obadiah

1Убадиягә иңгән вәхи
Вәхи – Аллаһы тарафыннан пәйгамбәр күңеленә салынган хәбәр. Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһыдан иңгән күренеш.
.

Эдомның һәлак булуы

Хуҗа-Раббы юллаган хәбәрне ишеттек без:
«Кузгалыгыз, Эдомга каршы яуга чыгыйк!»
Моны игълан итәр өчен,
барча халыкларга Ул Үзенең илчесен җибәргән.

Эдом хакында Раббы Алла менә ниләр әйтә:
2«Халыклар арасында Мин сине иң мескене итәрмен,
һәм син адәм мыскылына калырсың.
3Йөрәгеңнең тәкәбберлеге алдады сине.
Син кыя ташлар арасында яшисең,
йортың – түбәҗирдә.
Күңелеңнән син: „Кем җиргә егып сала алыр мине?!“– дисең.
4Әмма бөркет сыман югары күтәрелсәң дә,
ояңны йолдызлар арасында корсаң да,
Мин сине аннан бәреп төшерермен! – ди Раббы. –
5Синең янга караклар, төнге талаучылар килгән булса,
үзләренә кирәк кадәр генә урлар иде –
йөзем җыючылардан да куакларда җимеш кала бит
Уңыш җыйганда, кагыйдә буларак, ярлы-ябага өчен хуҗа кеше куакларда җимеш калдырырга тиеш булган (карагыз: «Левиләр», 19:10; «Канун», 24:21).
.
Ә син тәмам бөлгенлеккә төшкәнсең!
6Синең, Эсау
Эсау – Эдомның икенче исеме (карагыз: «Яратылыш», 25:25, 30). Биредә Эдом иле күздә тотыла.
, бар җиреңне актарып,
яшерен хәзинәләреңне талап чыкканнар!
7Синең яклы булганнар сине яшәгән җиреңнән куып җибәрерләр,
дусларың, хыянәт итеп, сиңа көн күрсәтмәс;
икмәгеңне ашаучылар сиңа тозак куяр,
ә син моны белми дә калырсың.
8Ул көнне Мин Эдомның зирәкләрен,
Эсау тавындагы акыл ияләрен юк итәрмен, – ди Раббы. –
9Синең батыр ирләрең куркып калачак, и Теман
Теман – Эдом (Эсау) оныгының исеме белән аталган төбәк. Биредә бөтен Эдом иле күздә тотыла.
,
Эсау тавында яшәүче халык кырылып бетәр.
10Туганың Ягъкубка кылган золым өчен син,
хурлыкка калып, тәмам юкка чыгарсың.
11Чит халыклар Ягъкубны талаган чакта,
Иерусалим капкасыннан кереп шәһәрне жирәбәгә салганда,
син читтән карап тордың, шул дошманнар кебек булдың.
12Туганың бәхетсезлегеннән көлергә,
Яһүдә халкы һәлак булган көнне сөенергә,
аларга каза килгәндә, авыз ерып шатланмаска иде сиңа.
13Бәла килгән көнне халкымның шәһәр капкасыннан кермәскә,
бәхетсезлеген тамаша кылып тормаска,
мал-мөлкәтенә кул сузмаска иде сиңа.
14Бәла килгән көнне, чат башында торып,
качып баручыларны тотмаска,
исән калганнарны дошман кулына тапшырмаска иде сиңа».

Барча халыкларны көткән хөкем. Исраилнең котылуы

15«Менә, Раббы көне –
барча халыклар хөкем ителәсе көн якынлаша!
Әй Эдом, кылган гамәлләрең үзеңә әйләнеп кайтачак,
җәзасы үз башыңа төшәчәк!
16Минем изге тавымда ничек итеп кеше каны койган булсаң,
бүтәннәр дә каныңны шулай кояр,
һәм син бөтенләй дә булмаган кебек юкка чыгарсың.
17Ә Сион тавына котылу килер,
һәм ул изге тауга әйләнер,
Ягъкуб йорты үз биләмәсенә янә хуҗа булыр.
18Ягъкуб йорты – ут,
Йосыф йорты – ялкын,
ә Эсау йорты салам кебек булыр:
Эсауга ут төртеп, аны юк итәрләр, – дип әйтә Раббы. –
19Нәгеб халкы – Эсау тауларын,
тау итәге Шефелада яшәүчеләр – пелештиләрне,
Эфраим вә Самарея кырларын,
Беньямин исә Гилыгадны басып алыр.
20Әсирлектән кайткан исраилиләр
Сарепатка кадәр барлык Кәнган җирләрен,
ә Иерусалимне ташлап китеп,
Сефарадта яшәргә мәҗбүр булган яһүдиләр исә
Нәгеб шәһәрләрен яулап алыр.
21Котылганнар, Сион тавына килеп,
Эсау тауларында яшәүчеләрне хөкем итәр,
һәм патшалык Раббыныкы булыр».
Copyright information for TatIBT15