‏ Philemon

Коллык һәм туганлык

1 2Кадерле дустыбыз һәм хезмәттәшебез Филимунга, шулай ук йортыңда җыела торган иман итүчеләр бердәмлегенә, имандашыбыз Апфия ханым һәм көрәштәшебез Архипка Мәсих Гайсә хакына зинданда утыручы Паул һәм имандашыгыз Тимутәйдән сәлам. 3Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.

4Филимун, догаларымда сине искә төшергәндә, һәрвакыт Аллама рәхмәт укыйм, 5чөнки Хакимебез Гайсәгә иманың һәм изгеләргә карата мәхәббәтең турында еш ишетәм. 6Безнең өчен уртак иманыбыз сине Мәсихтә без ия булган бар яхшылыкны тагын да тирәнрәк аңлауга китерсен дип дога кылам. 7Имандашым, мәхәббәтең миңа олы шатлык һәм зур юаныч булды, чөнки синең аша иман итүчеләрнең күңелләре тынычланды.

8Мәсихтә рухи кардәшең буларак бурычыңны үтәүне таләп итәргә хакым булса да, 9башка һичкем түгел, мин, Паул – Мәсих Гайсәнең илчесе һәм Аңа иман итүем
…Мәсих Гайсәнең илчесе һәм Аңа иман итүем… – Бу сүзләрне грек теленнән болай да аңларга мөмкин: инде карт кеше һәм Мәсих Гайсәгә иман итүем.
өчен хәзер зинданда утыручы тоткын – мәхәббәткә таянып, сиңа үтенеч белән мөрәҗәгать итүне кулайрак күрәм.
10Тоткынлыкта мин рухи атасы булган углым Онисим
Онисим – бу грек исеме «файдалы» дигәнне аңлата.
хакына сиңа мөрәҗәгать итәм.
11Элек ул сиңа файдасыз иде, хәзер исә синең өчен дә, минем өчен дә файдалы.

12Аны, йөрәгемнән өзеп, кире синең янга җибәрәм. 13Мин аны үз янымда калдырырга теләр идем: ул, сине алыштырып, Яхшы хәбәр хакына зинданда вакытта миңа ярдәм итәр иде. 14Әмма ризалыгыңнан башка бернәрсә дә эшлисем килмәде: игелекле эшең ирексезләп кушканга түгел, ә ихтыяри булсын. 15Ул яныңда бөтенләйгә калсын өчен, синнән вакытлыча аерылып торган булуы да ихтимал. 16Хәзер ул кол кебек түгел, бәлки колга караганда да яхшырак – кадерле туганыңдай яныңда калыр иде. Мин аны бик яратам, әмма ул кеше буларак та, Хаким Гайсә иярчене буларак та синең өчен тагын да кадерлерәк.

17Шулай булгач, әгәр мине дус күрсәң, мине кабул иткәндәй, аны да якты чырай белән каршы ал. 18Ул сиңа ниндидер зыян китергән икән яки бирәчәге булса, боларны минем бурычым итеп сана. 19Мин, Паул, моны үз кулым белән язам: сиңа үзем түләячәкмен. Инде үзеңнең дә тормышың белән миңа бурычлы булуыңны әйтеп тормыйм. 20Әйе, имандашым, Хакимебез хакына миңа яхшылык кыл; Мәсихтә имандаш буларак, күңелемне күтәр. 21Бу үтенечемне кире какмасыңа ышанып язам һәм сораганымнан күбрәк тә эшләячәгеңне беләм.

22Шулай ук минем өчен дә бер бүлмә хәстәрләп куйчы, чөнки догаларыгызга җавап булып, сезгә кире әйләнеп кайтырмын дип өметләнәм.

23 24Мәсих Гайсә хакына кулга алынган Эпафрас һәм хезмәттәшләрем Марк, Аристарх, Димас һәм Лүк тә сине сәламли.

25Хакимибез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын.

Copyright information for TatIBT15