‏ Proverbs 1

Гыйбрәтле сүзләрнең файдасы

1 Исраил хөкемдары Давыт углы Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре 2зирәклек һәм нәсыйхәтнең асылын танып белергә, акыл көченең хикмәтле мәгънәләрен аңларга; 3акыллы гамәл-хәрәкәтләрнең, тәкъвалык, гаделлек, намуслылыкның кагыйдәләрен үзләштерергә; 4гади кешегә – тапкыр булырга, яшь кешегә гыйлемдә һәм эш-гамәлдә үзенең сәләтен үстерергә ярдәм итәр. 5Зирәк кеше, боларны тыңлап, белемен киңәйтер, аңлы кеше акыллы гамәлләр табар 6һәм дә бу гыйбрәтле вә хикмәтле сүзләрнең, зирәк затлар әйткән бу тәгъбирләрнең серләренә төшенер.

7Гыйлемнең башы – Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү; зирәклекне һәм киңәш-нәсыйхәтне фәкать ахмаклар гына хәкарәт итә
Хәкарәт итү – хурлау, кимсетү.
.

Зирәклекне көмеш эзләгән кебек эзлә

8Углым! Атаң нәсыйхәтен тыңла, анаң үгетен кире какма; 9чөнки алар синең башыңа кидерелгән гүзәл таҗ һәм муеныңа тагылган нәфис бизәктер.

10Углым! Гөнаһлылар сине үз якларына аударырга тырышсалар риза булма; 11әгәр алар сиңа әйтсәләр: «Әйдә безнең белән, аулак җирдә тозак корып, гаепсезләрне сагалап торыйк, 12аларны теге дөньяга олактыргандай, тере килеш кабергә күмгәндәй, җаннарын кыйыйк та, 13һәртөрле мал-мөлкәтләрен алып, өйләребезне тутырыйк, 14шунда уртак малдан үзеңә дә өлеш чыгар», – дисәләр, аларга иярмә, сүзләрен тыңлама.

15Углым! Сак бул, алар белән бер юлга чыкма, алар сукмагына аяк басма; 16чөнки аларның аяклары явызлыкка таба чаба, кан коярга ашыга. 17Кошларның үз күзләре алдында аларны эләктерер өчен тозак кору – мәгънәсезлек; 18гөнаһлылар куйган тозак та бары аларның үз каннары коелуга, үз җаннары кыелуга гына китерәчәк. 19Чит кеше малына кызыккан һәркемнең юлы әнә шулай тәмамлана: комсызлыгы аны һәлак итә.

20Зирәклек ул үзен урам чатларында белдерә, аның авазы мәйданнарда яңгырый. 21Сүзләрен ул халык җыелган урыннарда, шәһәр капкалары алдында бәян итә:

22– Әй томана бәндәләр, кайчанга кадәр шулай беркатлы булып калырсыз?! Әй акылсызлар, кайчанга кадәр шулай ахмаклыктан тәм табарсыз?! Әй наданнар, кайчанга кадәр гыйлемне дошман итәрсез?! 23Гыйбрәт итеп тыңлагыз: уемдагын сезнең өскә яудырам, сүзләремне сезгә җиткерәм. 24Мин өндәдем, ә сез тыңламадыгыз; сезгә кулымны суздым, сез игътибар итмәдегез. 25Сез минем барлык мәслихәтләремне кире кактыгыз, шелтә сүзләремә колак салмадыгыз. 26 27Шуңа күрә мин дә сезнең һәлакәтле язмышыгызга көлеп карармын; давыл кебек куркынычлы афәт, өермә кебек хәтәр бәла-каза өстегезгә ябырылганда, сезне кайгы һәм кысынкылык чолгап алганда, мин дә шатланып көләрмен. 28Менә шул чакта мине чакырырлар, ә мин ишетмәм; мине эзләрләр, ләкин тапмаслар. 29Чөнки алар гыйлемне хәкарәт иттеләр һәм үзләренә Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү юлын сайламадылар; 30минем киңәшемне кабул итмәделәр, искәртүләремә колак салмадылар; 31менә шуның өчен алар үзләре сайлаган юллары һәм ниятләренең ачы җимешен татырлар. 32Чөнки томаналарның дуамал кирелеге, акылсызларның ваемсызлыгы аларның үзләрен һәлакәткә илтәчәк. 33Ә инде мине тыңлаучы, явызлыклардан курыкмыйча, хәвефсез һәм имин яшәячәк.

Copyright information for TatIBT15