‏ Proverbs 10

Сөләйман патшаның хикмәтле сүзләре

1Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләре.

Зирәк угыл атасын шатландырыр, ә акылсыз угыл анасын кайгы-хәсрәткә батырыр.
2Нахак юл белән табылган хәзинә файда китермәс, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.
3Раббы тәкъва бәндәсенең җанына ачыгырга юл куймас, яманның комсызлыгын исә кире кагар.
4Ялкау куллар кешене фәкыйрь итәр, ә тырыш куллар баетыр.
5Җәен үз вакытында ашлыгын урып-җыйган угыл акыллыдыр, ә урак өстендә вакытын йоклап уздырган угыл хурлык китерер.
6Тәкъва кешенең күңелендә мәрхәмәт булыр, яманның теле исә золым белән туеныр.
7Тәкъва кешенең истәлеге мөбарәк булыр, ә яманның исеме тиз онытылыр.
8Зирәк кеше үгетне кабул итәр, ә ахмак телле абынып егылыр.
9Туры юлдагы кеше хәвефсез йөрер, ә кыек юлдагы тозакка эләгер.
10Күз кысып ишарәләүче кеше бәлагә салыр, ә ахмак телле абынып егылыр.
11Тәкъва кешенең теле – тормыш чишмәсе, ә яманның теле золым белән туеныр.
12Нәфрәт хисе гауга тудырыр, әмма мәхәббәт хисе барлык гөнаһларны каплар.
13Акыл иясенең авызыннан хикмәт чыгар, ә акылсызның сыртына чыбык төшәр.
14Зирәкләр белем туплар, ә акылсыз кеше үзенең теле белән һәлакәтен якынайтыр.
15Байның милке – куәтле шәһәрдер, ярлының бәласе – фәкыйрьлектер.
16Тәкъва кешенең әҗере – тормышка юл, ә яманның табышы – җәзадыр.
17Нәсыйхәткә тугры кеше тормыш бирүче юлдадыр, ә нәсыйхәтне кире кагучы адашып йөрер.
18Нәфрәтен яшергәннең теле дә ялган сөйләр, ялган таратучы исә ахмак булыр.
19Күп сөйләү гөнаһка китерер, ә телен тыйган акыллы булыр.
20Тәкъва кешенең сүзләре саф көмеш кебек, ә яманның күңеле буп-буш.
21Тәкъва кешенең теле күпләрне тукландыра, ә ахмак кеше акыл азлыгыннан харап була.
22Раббының фатихасы кешене баета һәм кайгы-хәсрәттән коткара.
23Ахмак кеше өчен җинаять эшләү күңел ачу кебек, ә акыллы кешенең сөенече – зирәклектер.
24Яман кешенең курыкканы үз башына килер, ә тәкъва кешенең теләге үтәлми калмас.
25Яман кеше үзе чыгарган өермәдән юк булыр, ә тәкъва кешенең нигезе мәңгелек.
26Теш өчен – серкә, күз өчен төтен ничек булса, йомышы төшкән кеше өчен ялкау да шундый.
27Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү гомерне озайтыр, ә яман кешеләрнең гомер еллары кыскара барыр.
28Тәкъва кешеләрнең өмете – шатлык, ә яман кешеләрнең өмете акланмас.
29Раббының юлы – намуслы кеше өчен сыену урыны, ә явызлык кылучылар өчен – һәлакәт.
30Тәкъва кеше гомер-гомергә тотрыклы яшәр, ә яман кеше иленнән куылыр.
31Тәкъва кешенең авызыннан хикмәт чыгар, ә яманның теле чабып өзелер.
32Тәкъва кешенең телендә – ягымлы-хуш сүзләр, ә яманнарның телендә әдәпсез сүзләр булыр.
Copyright information for TatIBT15