‏ Proverbs 11

1Алдый торган үлчәү – Раббы каршында кабахәтлек; Раббыга үлчәүнең гадел булганы хуш.
2Тәкәббергә ияреп, хурлыгы да килеп җитәр, әмма тыйнакларга ияреп, зирәклек килер.
3Гадел кешенең күңел сафлыгы аңа туры юл күрсәтер, ә мәкерле кешенең хәйләсе аның үзен һәлак итәр.
4Хисап көнендә байлык ярдәм итә алмас, тәкъвалык исә үлемнән коткарыр.
5Гаепсез кешене тәкъвалыгы туры юлдан алып барыр, ә яманнар үзләренең яманлыгыннан һәлак булыр.
6Гадел кешене тәкъвалыгы коткарыр, ә яманнар үзләренең явыз ниятләре аркасында тозакка эләгер.
7Яманның үлеме белән бергә аның өметләре дә юкка чыгар, бозык кешенең өметләре җимерелер.
8Тәкъва кеше бәла-казадан котылып калыр, ә аның урынына бәла-казага явыз кеше эләгер.
9Монафикъ кеше үзенең мәкерле теле белән якынын һәлак итәр, әмма тәкъва кешеләр зирәклекләре аркасында бәладән котылып калырлар.
10Тәкъва кешеләр унышка ирешкәндә, шәһәр шатлыкка күмелер; явызлар һәлак булганда, тантана итәр.
11Гаделләрнең бәрәкәтле фатихасы шәһәрне югары күтәрер, ә явызларның мәкерле теле аны җимереп ташлар.
12Акылы сай кеше үзенең якынын хурлап тәм табар, акыллы кеше исә дәшми калыр.
13Сүз йөртүче кеше серне ачар, ышанычлы кеше исә серне саклый белер.
14Үгетсез халык бөлгенлеккә төшәр, ә үгетчеләре күп халык имин яшәр.
15Чит-ят кеше өчен үз өстенә җаваплылык алучы бәлагә тарыр, ә бу йөкне үз өстенә алудан баш тарткан кеше хәвефсез яшәр.
16Ачык йөзле хатын – хөрмәт, ә тырыш кеше байлык казаныр.
17Миһербанлы кеше үз-үзенә игелек итәр, ә миһербансыз кеше үз-үзенә зыян китерер.
18Яман кешенең бар эше өметсез чыгар, ә тәкъвалык орлыгы чәчүченең әҗере ышанычлы булыр.
19Тәкъвалык кешене тормыш юлына кертә, ә явызлык эстәүче үзенең үлемен якынайта.
20Күңеле мәкерлеләр Раббы каршында җирәнгеч саналыр, әмма гөнаһсыз юлдагыларны Раббы якын күрә.
21Хакыйкать ки, яманнар җәзасыз калмас, тәкъва кешеләр исә коткарылыр.
22Җилбәзәк хатынның гүзәллеге – дуңгыз борынындагы алтын боҗра белән бер үк.
23Тәкъва кешеләрнең эстәгәне – фәкать игелек, яманнарны көткән нәрсә – газап.
24Берәү юмарт була, шулай да аның байлыгы арта бара; икенче берәү бик саран булса да, фәкыйрьлектән котыла алмый.
25Юмарт җанлы бай булыр; бүтәннәргә ярдәм иткәннең үзенә дә әҗер чыгар.
26Кыйммәт бәһа өмет итеп, ашлыгын сатмыйча торучыны халык каргар, ә ашлыгын вакытында сатканны мактар.
27Кем игелек эсти, ул илтифат табар, ә кем яманлык эзли, эзләгәне башына килер.
28Байлыкка гына өмет итүче егылыр, ә тәкъва кеше җәйге яфрак кебек яшәрер.
29Үз өенең иминлеген туздыручы әҗергә җил алыр; ахмак кеше зирәк акыллыга кол булыр.
30Тәкъва кешенең җимеше – тереклек агачы; зирәклек саф җаннарны үзенә җәлеп итәр.
31Тәкъва кеше дөньялыкта ук бүләкләнер, ә яман бәндә һәм гөнаһкяр, һичшиксез, җәзасын алыр.
Copyright information for TatIBT15