Proverbs 12
1Нәсыйхәтне үз күрүче белемне дә яратыр, ә шелтә сүзен күрәлмаучы – томанадыр.2Игелекле кешедән Раббы разый булыр, ә мәкерле кешене хөкем итәр.
3Явыз гамәлләре белән кеше иминлек казана алмый, тәкъва кешеләрнең исә нигез тамырлары нык булыр.
4Игелекле хатын – ире өчен таҗ, яманаты чыккан хатын исә иренең сөякләрендәге черек кебек.
5Тәкъва кешенең уй-теләге – гаделлек, ә явызларның үгете – мәкер.
6Явызларның сүзләре – кан кою өчен тозак, ә гаделләрнең сүзе яманлыктан коткара.
7Явызлар гөнаһларына батып дөмегерләр, ә тәкъваларның өе имин торыр.
8Акылы зирәк булганны мактарлар, ә бозык уйлы бәндә нәфрәткә дучар булыр.
9Бер телем икмәккә мохтаҗ булып та, үзен затлы итеп күрсәтергә тырышучы тәкәббердән үзе эшләп ризык табучы гади кеше күпкә яхшырак.
10Тәкъва кеше үзенең мал-туары турында да кайгыртып яшәр, явызның күңеле исә рәхимсез.
11Үзенең җирен эшкәртүче икмәккә туяр, ә эшләмичә көн күрүчеләргә ияргәннең акылы сайдыр.
12Яман кеше намуслыларны явыз гамәлләр ятьмәсенә эләктерергә теләр; әмма тәкъваларның нигез тамырлары нык.
13Явыз кеше үз сүзенең тозагына эләгер, ә тәкъва кеше бәладән котылыр.
14Кеше үз сүзенең җимешләре белән игелеккә ирешә; һәм бүләге дә кешегә хезмәтенә карап бирелә.
15Ахмак кеше үзенең юлын туры дип уйлар; ә акыллы кеше үгет-киңәшкә колак салыр.
16Ахмак кешенең ачуы тиз кабыныр, ә акыллы кеше хәкарәт ителүен яшерә белер.
17Хакыйкать сөйләүченең сүзләре гадел; ялган сөйләүченең шаһитлыгы да ялган.
18Әдәпсезнең сүзләре кеше җанын үткен кылычтай телгәли, ә акыллы кешенең сүзләре йөрәккә дәва булып ята.
19Хак сүзнең гомере – мәңгелек, ә ялган сүзнең гомере – күз ачып йомганчы гына.
20Усал ниятле кешеләр йөрәгендә – мәкер, ә татулык яклы кешеләр йөрәгендә сөенеч-шатлык булыр.
21Тәкъва кешегә һичнинди явызлык килмәс, яман кешенең күңеле исә золым-әшәкелек белән тулган.
22Ялган сөйләү – Раббы алдында җирәнгечтер, ә хакыйкать сөйләүчене Раббы үз күрә.
23Зирәк кеше үзенең белгәнен яшереп саклый, ә акылсыз кеше үзенең ахмаклыгын теленә күчерә.
24Тырыш кеше хакимлек итәр, ә ялкау кеше кол булыр.
25Йөрәктәге сагыш кешенең рухын төшерә, ә ягымлы сүз аның күңелен ача.
26Тәкъва кеше үзенең якынына дөрес юл күрсәтер, ә яманнар күрсәткән юл адаштырыр.
27Ялкауга кош итен кыздырып ашау да насыйп түгелдер, ә тырыш кеше зур байлыкка ия булыр.
28Тәкъвалыкның юлы – тормышка илтүче юлдыр; тормыш юлында үлем юк.
Copyright information for
TatIBT15