‏ Proverbs 13

1Акыллы угыл үз атасының үгет-нәсыйхәтен тыңлар, ә җәнҗаллы угыл шелтә сүзенә колак салмас.
2Кеше үзе әйткән яхшы сүзләрдән игелек күрер, ә Канун бозучы үзенең җанында бары явызлык тояр.
3Телен тыйган җанын саклар, ә авызын ерып күп лыгырдаучы үзен бәла-казага дучар итәр.
4Ялкауның җаны нәрсә генә эстәсә дә, теләгенә ирешмәс, ә тырыш кешенең җаны тук булыр.
5Тәкъва кеше ялганны дошман күрә, ә яман кеше үзен хур һәм рисвай итә.
6Гаепсез кешене тәкъвалык саклар, ә намуссызны кылган гөнаһлары һәлак итәр.
7Кайбер кеше, һичнәрсәсе булмаса да, бай булып кылана; икенче берәү, байлыгы зур булса да, үзен ярлы итеп күрсәтә.
8Бай кеше байлыгы белән үзенең тормышын саклап калыр, ә фәкыйрь кешегә һичнәрсә янамас.
9Тәкъваларның уты якты янар, ә яманнарның шәме пыскып сүнәр.
10Тәкәббер кешедән фетнә чыгар, ә киңәш-табыш итүчеләр акыл җыяр.
11Хәрәм юл белән табылган мал тиз бетәр, ә хезмәт белән табылганы арта барыр.
12Гамәлгә озак ашмаган өмет йөрәкне әрнетер, ә чынга ашканы тереклек агачыдай булыр.
13Гыйбрәтле сүзне санга сукмаучы үзенә зыян китерер, ә үгет-нәсыйхәткә колак салучы тиешле әҗерен күрер.
14Зирәк акыл иясенең өйрәтүләре – үлем тозагыннан саклый торган тереклек чишмәседер.
15Аек акыл кеше күңеленә хуш килер, явызларның юлы исә һәлакәткә илтер.
16Аңлы кеше белемгә таянып эш итәр, ә аңсыз кеше ахмаклыгын күрсәтер.
17Начар илче бәлагә эләгер, ышанычлы илче иминлек китерер.
18Нәсыйхәтне кире кагучы фәкыйрьлеккә һәм мәсхәрәгә дучар булыр, ә мәслихәтне тотучы хөрмәт казаныр.
19Гамәлгә ашкан теләк җанны җылыта; ахмаклар өчен иң газаплысы – яманлыктан аерылу.
20Зирәкләр белән аралашучы үзе дә зирәк булыр, ә ахмаклар белән дуслык йөртүче юлдан язар.
21Гөнаһлылар бәла-казага калыр, ә тәкъва кешеләр бәрәкәт табар.
22Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра, ә гөнаһлының байлыгы тәкъва кешеләр файдасына булыр.
23Фәкыйрьләр басуында да ашлык мул игелә, әмма гаделсезлекләр аркасында алардан да кайберәүләр һәлак була.
24Ата кеше үз углын чыбыкларга кызгана икән, димәк, ул аны яратмый; ә кем үз углын ярата, ул аны чыбыклап үстерә.
25Тәкъва кеше туйганчы ашар, ә яманның карыны ач калыр.
Copyright information for TatIBT15