Proverbs 18
1Үзбелдекле кеше үзенә генә кирәкне эзли һәм һәр акыллы гамәлгә каршы чыга.2Ахмак кеше белемне яратмас, әмма үзен акыллы итеп күрсәтергә тырышыр.
3Яманга ияреп – хурлыгы, оятсызга ияреп, гарьлеге дә килә.
4Кеше теленнән түгелгән сүзләр тирән су кебек; зирәклек чыганагы ташкын суга охшаш.
5Гаепсезне хаксызга гаепләп, гаеплене аклап маташу – җинаятьтер.
6Акылсызның сүзләре җәнҗал куптарыр һәм кыйналуга сәбәп булыр.
7Ахмакның теле – үзе өчен һәлакәт, ә җаны өчен – тозак.
8Гайбәтченең сүзләре татлы ризык кебек, алар карынның иң тирән урыннарына үтеп керәләр.
9Эшендә ялкау – афәтченең кардәшедер.
10Раббының исеме – биек ныгытма-манара ул: тәкъва кеше, аның эченә кереп, хәвефтән котыла.
11Байның милке – куәтле шәһәрдер: хуҗасы хыялында ул биек ихаталы кальга булып күренә.
12Егылыр алдыннан кешенең күңеле тәкәбберләнер, ә күндәм-тыйнак булу дан-хөрмәткә юл ачар.
13Кеше сүзен тыңлап бетермичә җавап әйткән – ахмак, һәм хурлыгы да аның үзенә булыр.
14Рухи ныклык кешенең хасталыгын да җиңә; ә рух какшаса, аны кем ныгыта алыр?!
15Аңлы кеше колагы белән белем эзләр һәм йөрәге белән акыл туплар.
16Биргән бүләк кешегә киң мәйдан ача, ул аны бөекләр дәрәҗәсенә күтәрә.
17Хөкемдә беренче сөйләүче үзенең дәгъвасында хаклы кебек күренсә дә, көндәше, килеп, аның дәлилләрен җимерер.
18Көчле дәгъвачылар арасында бәхәсне жирәбә туктата һәм хәл итә.
19Ачуы кабарган кардәшең шәһәр-ныгытмадан да көчлерәктер: бәхәстә аны җиңеп булмый.
20Кешенең карыны үз авызының җимешләре белән тулы: ул үзе әйткән сүзләр белән туена.
21Үлем һәм яшәү – тел хакимлегендә; телгә осталар аның җимешләрен ашарлар.
22Хатын тапкан ир бәхетен дә табар һәм Раббысының илтифатын казаныр.
23Ярлы кеше ялварып сөйләр, ә бай кешенең җавабы тупас булыр.
24Дусларның күп булуы яхшыга илтми; дусның кайберсе бертуганыңа караганда да якынрак һәм кадерлерәк була.
Copyright information for
TatIBT15